Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 23

Уфага — тимер тәгәрмәчле тракторда!

Уфага — тимер тәгәрмәчле тракторда! Әлеге бурычны намус белән башкарып чыккан картәнием ач бүреләр һөҗүменнән дә исән-имин котыла алган.

Стәрлебаш якларында юллар урыны белән бик үк шәптән түгел. Өлкәннәр өчен бигрәк тә. Күптән түгел картәниемне туган авылы Турмайга алып кайттым. Олы кешегә ни булмас, юл буе борчылып бардым. Ә бит киләсе елда аңа 90 яшь тула. Һәр 10-15 минут саен хәлен сораша башлагач, картәнием түзмәде:
— Әй, оныккаем-улыкаем, юкка борчылма. Синең “текә” машинаңда җылы да, иркен дә. Селкетәдер дип тә хафаланма, һичбер уңайсызлык та кичермим. Сөйләгәнем юктыр әле, сугыш елларында мин бит трактор белән Уфага барган кеше. Безнең МТСтан тракторны башкалага китерергә кирәк иде. “ХТЗ” тракторы иде ул. Кабинасы да юк. Тимер тәгәрмәчле. Амортизатор дигәннәре бөтенләй юк. Менә шул Уфага барганда гомер буена җитәрлек итеп селкетте ул техника...

24.03.2015 (№ 56 (24660)): Дөнья бу...

Әкияттәге кебек кенә түгел!

Әкияттәге кебек кенә түгел! Көзге яхшыны да, яманны да “хәтер”ендә калдырырга сәләтле.

Көзгеләр тарихы гасырлар тирәнлегенә яшерелгән. Аларны беренче тапкыр Һиндстан, Мисыр осталары эшләгән. Иң элек аны ясаганда көмеш һәм бронза кулланылган. Көзгеләрне эшләү серен Венеция осталары 200 елдан артык беркемгә дә ачмаган.
Көзгеләр үзендә гаҗәеп көч һәм серләр сакларга сәләтле. Ул үзе каршында булган хәлләрне хәтерендә калдыра, дигән фикердә галимнәр. Көзгеләр гасырлар дәвамында сихерче-шаманнарга, күрәзәчеләргә гади кешеләр күзенә күренмәгән образлар белән сөйләшергә, хәл-вакыйгаларны күрергә ярдәм иткән. Хәзерге заманның билгеле физиклары көзгене кешенең җанын һәм яшәү көчен үзендә сакларга сәләтле, дип раслый, хәтта.
Көзгеләр турында нәрсәләр беләбез? Ни өчен мәет яткан бүлмәдәге көзгеләрне арты белән әйләндереп яки япма белән каплап куялар?

19.02.2015 (№ 31 (24635)): Дөнья бу...

Бүген – Зилә Сәетовна, иртәгә – Кыш Бабай!

Бүген – Зилә Сәетовна,  иртәгә – Кыш Бабай! Уңыш бәйрәме. Балалар актлар залына керергә әзерләнә. Алар янына Урман иясе булып киенгән тәрбияче Зилә Әдеһәмова килеп: “Балалар! Мин килеп кергәч, курыкмагыз!” — дип елмая да чыгып китә. Чара башлана. Сценарийга ярашлы, залга Урман иясе килеп керә. Нәниләр көләргә дә, еларга да белмичә, аптырап утыра. Бизәнгән, ят кием кигән тәрбияче апаларын берсе дә таный алмый. Яннарына кереп, үзе хакында әйтеп чыгып киткәнен дә онытканнар. Күпчелеге әкият героеның алар янына кунакка килгәненә ышанган. Әти-әниләр дә тәрбияченең осталыгына шаккатып утыра. Баксаң, алар каршында атказанган артист та, акчага махсус чакырылган аниматор да чыгыш ясамый. Балалар бакчасы тәрбиячесе Зилә Әдеһәмова икән. Шул ук вакытта, югары уку йортын тәмамлап та, рольләрне Зилә Сәет кызы сыман оста уйный алмаучылар да бар. Моның сере безне дә кызыксындырды.
11.02.2015 (№ 25 (24629)): Дөнья бу...

90 яшьтә – җиңүче!

90 яшьтә – җиңүче! Бишбүләк районында үткән икмәк пешерүчеләр бәйгесендә Рәшидә Тәхәветдиновага җитүче булмаган.

Аның башыннан үткәннәр, чынлап та, шулай диярлек. 1924 елның 28 сентябрендә дөньяга килгән, дәһшәтле Бөек Ватан сугышын 16 яшьлек булып каршылаган кызның ачы язмышын күзаллавы артык кыен түгел.
— Ундүрт яшемнән үзебездә оештырылган “Идеал” колхозында эшли башладым. Сугыш алдыннан Прогресс дигән авылга җибәрделәр, шул якта юл салучыларны ашаттым. Аш-суга сәләтем шунда ачылгандыр инде. Каһәр суккан сугыш чыкмаса, бәлки, шулай пешекче булып, җиңел эшләрдә генә үтәр иде гомеркәем. Кая ди инде ул! Ирләр фронтка китеп бетү белән бөтен эш безгә торды да калды. Мине Бишбүләккә тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. Урау юлы — 25, урман-тау аша турыга —18 чакрым. Чаңгы тагып, туры юлдан йөреп, биш ай укыдым. Муллаәхмәт исемле иргә алмашка куйдылар. Ул — төнлә, мин көндез сөрдем басуларны. Кышын урман кисәргә җибәрәләр иде. Без күргән михнәтләрне, ачлык-ялангачлыкны бүген искә алсаң да

07.02.2015 (№ 22-23 (24627)): Дөнья бу...





Новости русской версии сайта

Яңа номер

6 (25310) от 17 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»