Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 4

“Ирина Слуцкая белән аралашып яшибез”

“Ирина Слуцкая белән аралашып яшибез” Фигуралы шуу буенча Русиянең көмеш призеры Нина Петушкова Уфада яшь чемпионнар тәрбияли.

Русиянең кышкы Олимпия уеннарындагы төп җиңүләре фигуралы шуу белән бәйле. Советлар Союзы чорында бу спорт төрендә бөтен пьедесталны безнең спортчылар били иде. Үзгәртеп кору елларыннан соң тренерлар чит ил спортчыларын тәрбияли, спортчылар чит ил данын яклый башлады. Нәтиҗәдә, хәзер фигуралы шууда АКШ, Канада, Италия, Франция, Кытай, Көньяк Корея һәм башка илләр дә призлы урынга дәгъва итә. Пхенчан Олимпидасына, допинг скандалы нәтиҗәсендә, Русиянең дәрәҗәле бик күп спортчылары бара алмады. Шул ук вакытта, алтын медаль яулау мөһим иде. Бу юлы да фигуралы шуу сынатмады — Алинә Заһитова алтын медаль яулады. Боздагы катлаулы хәрәкәтләрне күбәләк сыман җиңел башкаручыларның түземлегенә, чыдамлыгына, осталыгына сокланып туеп булмый. Шуларның берсе – 2008 елда фигуралы шуу буенча Русия чемпионатының көмеш призеры, Русиянең спорт мастеры Нина Петушкова. Ул әлеге вакытта Башкортстан дәүләт

10.07.2018 (№ 79 (25233)): Дөнья бу...

Ятып калганчы – атып кал

Ятып калганчы – атып кал Башкортстанда борынгы традиция киң таралу ала.

Безнең балачакта үсмерләр арасында талдан җәя ясап, ук ату гади күренеш саналды. Бәлки мондый шөгыльгә ул чорда авыл мәдәният йортларында күрсәтелгән Чингачкук турындагы фильмнар да дәртләндергәндер. Шул ук вакытта, бүгенге кебек компьютерлар, планшетлар да юк. Гомумән, җәя ясамаган үсмер бик сирәк иде. Ә бит, уйлап карасаң, кайчандыр җәя белән ук гаиләләрне туйдыручы, дошманнардан саклаучы, көч-гайрәтне, осталыкны күрсәтергә мөмкинлек бирүче корал булган. Аеруча төрки халыкларда. Заман үзгәрү белән бу коралга игътибар да, ихтирам да кимегән. Күпләребез ук белән җәяне киноларда, сурәтләрдә, музейларда гына күреп белә. Шул ук вакытта, әкият геройларыдай төз атучы, бу коралның бөтен нечкәлекләрен белүчеләр арабызда яши икән. Бүген Башкортстанда кемнәр җәядән ук ату белән мавыга? Нинди бәйгеләр үтә? “Мәргән укчы” фестивален оештыручы, “Төньяк амурлары” беренче башкорт полкы командиры Юлай Галиуллиннан шул хакта да сораштык.

05.06.2018 (№ 64 (25218)): Дөнья бу...





Новости русской версии сайта

Яңа номер

6 (25310) от 17 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»