Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 5

Нәзек билле... каты йодрыклы

Нәзек билле...  каты йодрыклы Балет белән шөгыльләнгән Анастасия Карпова бүген көчен кикбоксингта сыный.

Берничә ел элек “Кызыл таң”да “Корыч беләкле, назлы йөрәкле” рубрикасы астында язмышын хатын-кызлар өчен гадәти булмаган һөнәрләр белән бәйләгән гүзәл зат­лар турында мәкаләләр сериясе басылган иде. Сәхифәне бүген дә дәвам итәргә мөмкин булыр иде, чөнки гадәти булмаган өлкәләрдә, спорт төрендә бихисап асыл затларга юлыгасың.

Күптән түгел БДМУда Русия дәрәҗәсендә кикбоксинг буенча бәйге үтте. Башкалабызга илнең медицина университетларында белем алып, кикбоксинг секциясендә шөгыльләнүче спортчылар җыелды. Рингта асыл затлар да көч сынашты. Бәйгедә Башкортстан данын яклаган Анастасия Карпова, көндәшләрен зур өстенлек белән җиңеп, алтын медаль яулады. Күз камашырдай гүзәл белән якыннанрак таныштым.

24.04.2018 (№ 47 (25201)): Дөнья бу...

Без дә бит картаябыз...

Без дә бит картаябыз... Рим Зиннәтулла улы Идиятуллин — “Кызыл таң” тарихында шактый билгеле урын алып торучы шәхес. Ул 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган. Укытучы булып эшләгән әтисе сугышның беренче елында ук фронтта хәбәрсез югалган. Дүрт бала белән тол калган ана колхозда көн-төн эшләп, сабыйларын аякка бастырырга тырышкан.
Төпчек малай Рим мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Заводта дүрт ел слесарь булып эшләргә туры килә аңа. Башкортстан дәүләт университетында белем ала, студент чагыннан ук “Кызыл таң”га эшкә кабул ителә.

Рим Идиятуллин — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның Уфада һәм Казанда нәшер ителгән шигъри җыентыкларын әдәбият сөючеләр һәм белгечләр югары бәяләде.

Бүген без өлкән каләмдәшебезнең кайбер иҗат үрнәкләрен гәзит укучыларга тәкъдим итәбез.

05.04.2018 (№ 39 (25193)): Дөнья бу...





Новости русской версии сайта

Яңа номер

6 (25310) от 17 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»