Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 7

Безнең геройлар — Гагарин һәм Высоцкий!

Безнең геройлар — Гагарин һәм Высоцкий! Русиялеләр ХХ гасырның төп кумирлары дип кемне атый? Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге моңа җавап бирер өчен сораштыру үткәргән. Тикшеренү нәтиҗәләре ХХ гасырның төп кумиры Җирнең тәүге космонавты Юрий Гагарин икәнен күрсәткән. Аны респондентларның 35 проценты сайлаган. Икенче урында 31 процент тавыш җыйган артист, җырчы Владимир Высоцкий килә. Өченче урын Җиңү маршалы Георгий Жуковта — аңа 20 процент өстенлек биргән. Шулай ук беренче унлыкка язучылар Лев Толстой һәм Александр Солженицын белән “халыклар юлбашчысы” Иосиф Сталин да эләккән.

Әйткәндәй, Сталиннан елдан-ел күбрәк респондент кумир ясый. Бу юлы ул шундый сораштырулар тарихында тәүге тапкыр Александр Солженицынны узып киткән. Генсекны —16, ә “Архипелаг ГУЛАГ” авторын 14 процент кеше сайлаган.

29.01.2018 (№ ): Дөнья бу...

Ә мин Барселонага киттем, сөеклем!..

Ә мин Барселонага киттем, сөеклем!.. Илфат белән Сәлимә моннан берничә дистә ел элек университетта укыган чакта очрашып таныштылар. Эх, сагынып сөйләргә генә калган ул студент еллары!.. Сәлимә — ифрат та нечкә күңелле, чибәр, гади авыл кызы, ә Илфат үзенең мөлаем төс-кыяфәте белән барлык кызларның йөрәген яндыручы, ыспай, кыю, хәтта бераз тәкәббер дә булган шәһәр егете иде. Дулкынланып торучы коңгырт чәчләренең, шомырттай чем-кара күзләренең сихри матурлыгына хәйран калып, ягымлы, серле карашына сокланып, аңа бер күрүдән үлеп гашыйк булган иде Сәлимә. Егет тә кызны ошатты һәм алар югары уку йортында белем алган чорда дустанә мөгамәләдә аралашып, очрашып-күрешеп йөрде. Шулчак ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт ялкыны кабынды, бер-берсенең холык-фигыльләрен үзара сынау чорын да уңышлы үткән кебек иде алар, югыйсә. Тик менә мәхәббәт дәрьясында изрәп йөзгән, чиксез бәхет, шатлык-куанычтан күкнең җиденче катында гизгән чагында сөйгәненең нәкъ шул тәкәбберлек сыйфатына игътибар биреп җиткермәгән икән шул Сәлимә.
11.01.2018 (№ 3 (25157)): Дөнья бу...

Гасыр кешесе

Гасыр кешесе Үткән гасырның 20нче еллары ахырында һәм 30нчы еллары башында Башкорт­станның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури елга бер-ике тапкыр Дүртөйле районының Әсән авылына сәфәр кылыр булган. Дүртөйлегә пароход белән килә дә аннары 10 чакрым араны җәяүләп бара. Әсәнгә җитәр-җитмәстән Тәкәрлек авылы аша үтәргә туры килә. Биредә ул минем әти белән очраша. Әтиемнең: “Нинди йомышлар белән йөрисең, яшьтәш?” — дигән соравына шагыйрь болай дип җавап бирә:

— Авылдагы яңа тормыш корылышы белән якыннан танышасым килә. Колхозлар төзелеше белән кызыксынам.
Әмма өченче тапкыр очрашуында ул әтигә бөтенләй икенче сүз әйтә:

— Әсәндә бит бөек шагыйрь Шәехзадә Бабич туган. Аның гомере бик аянычлы тәмамлана. Җитмәсә, хәзер аның әдәби мирасы тыелган. Шагыйрь эзләрен күрер өчен килүем.

— Үзегезне бик зур куркыныч астына куясыз түгелме? Шулай да бик дөрес юлда торасыз. Шәехзадә Бабич иртәме яки соңмы — барыбер туган халкына кайтачак, — дип, ышанычлы рәвештә йомгаклый

07.12.2017 (№ 141 (25145)): Дөнья бу...

Эх, терсәкне булса икән тешләп...

Эх, терсәкне булса икән тешләп... Моны аңлар өчен бик күп хаталар һәм сынаулар аша үтәргә туры килгән танышым шулай ди.

Кешеләр дөньялыкта яшәгәндә төрле хаталар кыла. Кайчандыр ялгыш адым ясауларына үкенеп, сыкрана-сыкрана гомер йомгагын сүтә алар. Адәм баласы хатадан хали түгел, дисәләр дә, җанга һич тынгы бирми икән ул хаталар... Әлеге язмамның герое, бүген сау-сәламәт, тулыканлы тормыш белән яшәүче Наил дә, үткәннәргә караш ташлап, еш кына уйлана, өзгәләнә, үкенә һәм үз-үзен битәрли. Ләкин терсәк якын булса да, аны тешләп булмаячагын яхшы аңлый ул. Тормышта бик күпне күрергә һәм кичерергә туры килгән бу ир-егет белән танышуым шаулап-гөрләп узган сабантуйларның берсендә очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Инде күп еллар үткәннән соң туган ягын өзелеп сагынып кайткан Наил, сүзгә сүз ялганып, миңа үзенең ачы язмышы турында бәян итте. Бу фәһем алырлык гыйбрәтле хикәятне түкми-чәчми сезгә дә җиткерергә булдым...

02.12.2017 (№ 139 (25143)): Дөнья бу...





Новости русской версии сайта

Яңа номер

6 (25310) от 17 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»