Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 8

“Өметебез — мәрхәмәтле кешеләрдә!”

“Өметебез — мәрхәмәтле кешеләрдә!” Ярдәмгә мохтаҗ Адәм Вәлиев әнисе Рәмилә белән.Бер колаксыз булып туган Адәм Вәлиевның әнисе шулай ди.

Адәм — Рәмилә белән Рөстәм Вәлиевларның тәүге мәхәббәт җимеше. 2012 елның 5 февралендә дөньяга 51 сантиметрлы, 3370 граммлы малай булып аваз сала ул. Буен, авырлыгын үлчәгәннән соң аны тәүге тапкыр әнисе янына имезергә алып киләләр һәм ипләп кенә яшь анага улының дүрт саны да төгәл түгеллеге турындагы хәбәрне җиткерәләр. Улының бөгәрләнгән яфракка охшап торучы колагын күргәч, Рәмилә телсез-өнсез кала, күз аллары караңгылана, йөрәге бертуктаусыз: “Авырлы чакта барысы да әйбәт иде бит. Нинди гөнаһларым өчен улым колаксыз булып туды икән?” – дип бәргәләнә. Ул вакытта “Ни өчен?” дигән сорауга анык җавап табылмаса да, Аллаһның бу сынавын кабул итеп яшәргә, алга таба атларга туры килә.

25.11.2017 (№ 137 (25141)): Дөнья бу...

“Тормыш — туктаусыз хезмәт ул”

“Тормыш —  туктаусыз хезмәт ул” Марат Шәйхетдинов.“Пакер” җәмгыяте инженер-конструкторы, Русия Федерациясенең атказанган конструкторы Марат Шәйхетдинов шулай ди.

Белеүбезчә, әлеге мактаулы исемгә, гадәттә, конструкторлык, технологик, фәнни-тикшеренү, сәнәгать оешмаларында эшләүче, чын мәгънәсендә, һөнәр осталары тәкъдим ителә. Төп шарт — хезмәткәр техник күрсәткечләр буенча дөньядагы таләпләргә җавап бирердәй, иҗтимагый-икътисади мәсьәләләрне хәл итәрдәй заманча технологияләрне үзләштерүгә шәхси өлешен кертергә тиеш.

Шәйхетдинов — 12 ачыш, 9 тәҗрибә-методик эш авторы. Рационализатор тәкъдиме кертү турында 25 таныклыкка, 7 автор белешмәсенә, бер файдалы модельгә ия. 2012 елда, “Пакер” җәмгыятенең 20 еллыгы уңаеннан, озак еллар намуслы хезмәт иткән өчен Мактау кәгазе белән билгеләнгән.

Әйе, бу шәхес рәсми таләпләргә тулысынча җавап бирә, әмма шул ук вакытта аңа 81 яшь булуын да истән чыгармыйк.

26.10.2017 (№ 124 (25128)): Дөнья бу...





Новости русской версии сайта

Яңа номер

6 (25310) от 17 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»