Комсызлык харап итәр безне...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Комсызлык харап итәр безне...

19.10: Комсызлык харап итәр безне...

Комсызлык харап итәр безне...Гасырлар үтә, заманалар үзгәрә. Адәм баласы да укымышлы хәзер, техника куллана, җиһан корабында Җир тирәли әйләнә, Марска аяк басарга җыена. Ә шулай да аның табигате һаман шул: бүгенге кешенең дә яшәү мәгънәсе, борынгы бабасыныкы шикелле, табигатьне талап көн итү, үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдән гыйбарәт. Аерма тик шунда: борынгы бабабыз азыкны таш яисә күсәк ярдәмендә җитәрлек кенә тапса, замандашларыбыз, көчле корал һәм техника кулланып, һәр өлкәдә кирәгеннән артыгын җыя. Ә, гомумән, кешелек тарихын карасаң, кайсы гына дәверне алма, адәмнәр байлык җыйган, җир өчен дәгъвалашкан, үз мәнфәгатен башкаларныкыннан өстен куйган, көчсезрәкләрне колга әйләндергән, сугыш ачкан, кан койган. Болар барысы да кемгәдер күңелле, бай яшәргә юл ачкан. Бүген дә кешелек бер үк хаталарны кабатлый, матди байлыкны барлык нәрсәдән өстен куюын дәвам итә. Аның бәхетсезлеге — чиксез нәфес, комсызлык ул.

Ни өчен Җир шарында комсызлык хакимлек итә? Әллә иксез-чиксез галәмдәге барлык планеталардагы комсызлар җиргә әхлакый яктан төзәлергә җибәрелгәнме соң?
Комсызлыкның нинди нәтиҗәләргә китерүен күзгә күренеп начарланучы экология мисалында да аңлап була. Ягулык, химия чималы, нефть табу өчен нинди генә ысуллар кулланмыйбыз! Баштарак “кара ал­тын”ны күбрәк һәм тизрәк чыгарырга, аннары аны газдан арындырырга тырышып, соңгысы турыга атмосферага очырылды. Арытаба газ факелларда яндырыла башлады, ләкин ул ысул да атмосферада кислород күләмен арттыруга булышлык итми. Нефтьне чыгару өчен җир астына күпме тозлы су куыла, күпме эчә торган су чыганаклары пычратыла — күз алдына китерү дә куркыныч. Нефть эшкәртү, химзаводлардан чыккан агулы матдәләр беребезне дә урап узмый. Тумыштан авыру сабыйлар санының артканнан-артуы, яман шеш кебек үлемечле чирләрнең күбәюе – болар барысы да пычратылган мохитнең үзебезгә кире әйләнеп кайткан рәнҗеше.
Байлык бүлешә алмау нәти­җәсендә илләр арасында чыккан җәнҗаллар да, ахыр чиктә, экологик афәткә китерә. Агуланган һава, су, радиация гарипләр санын арифметик түгел, геометрик прогрессиядә арттыра. Төптәнрәк уйлап караганда, болар барысы да — әлеге дә баягы шул комсызлык бәласе.
Нәфес кешене кол иткән. Та­бигатьтә бер генә ерткыч та кирә­геннән артык запас, ризык туп­ламый, ике оя ясамый. Ә адәм баласы җыя да җыя, әйтерсең лә, теге дөньяга үзе белән байлыгын алып китә ала. Гади хезмәт халкын талап җыйган акчага олигархларыбыз чит илләрдә патша сараедай йортлар сала, яхта-самолетлар сатып ала. Ә кемдер гаиләсен көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итә алмый. Кешелек экологик фаҗига, әхлакый таркалу чигенә якынлашып килә.
Табигатьне сакламасак, табигый байлыклардан акыллы итеп файдаланмасак, Җир шарындагы 7 миллиардка якын кешегә якын киләчәктә ачлык янаячак, ди галимнәр.
...Җир шары — үзе бер зур тере организм, дигән теорияне хуплаучы философлар да бар. Әгәр дә бу чынлап та шулай икән, бердәнбер көнне Җир-анабыз, адәм балаларының үзен бу кадәр мәсхәрәләвенә, җәбер­сетүенә түзә алмыйча, бездән котылу чарасын күрүе дә бик ихтимал. Күп гасырлар элек зур, көчле циви­лизацияләрнең дөнья йөзеннән табигый катастрофалар нәтиҗәсендә югалуының төп сәбәбе шул ук комсызлык булмадымы икән?
Ренат Нуретдинов,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы,
Русиянең почетлы нефтьчесе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»