Көзге бал гөрләп узды!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Көзге бал гөрләп узды!

07.11: Көзге бал гөрләп узды!

Көзге бал гөрләп узды!Дүртөйле шәһәренең 4нче «Чыршыкай» балалар бакчасында табигатьне яратучы кызлар һәм малайлар тәрбияләнә. Биредә табигать хакында берсеннән-берсе матур җыр, шигырь, табышмак, әкиятләр генә өйрәнеп калмыйлар, ә бәлки кече яшьтән аны саклау кебек изге эштә катнашып үсәләр. Сабыйлар җәен бакча ихатасында аллы-гөлле чәчәкләр үстерәләр, көзен үзләренең уен мәйданчыкларын коелган яфраклардан тазарталар, ә быел хәтта үз куллары белән яшь агач үсентеләре дә утыртканнар.

Күптән түгел “Чыршыкай”да Экология елына багышланган көзге бал узды.

Балалар әти-әниләре, тәрбиячеләре белән берлектә, әлеге чарага багышлап, “Түтәлдәге могҗиза” дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән эшләнгән нинди генә әйберләр юк иде биредә: патиссоннан - сәгать, кабактан - әкият арбасы, алмалардан - суалчан, кәбестәдән - куян, бәрәңгедән - курчак, миләштән - муенса һ.б. һ.б.

Көзге бал тирә-як мохитне саклау темасын яктыртты. Күбәләкләр, коңгызлар, бал кортлары булып киенгән кызлар һәм малайлар туган ягыбыз табигатенең гүзәллеге хакында шигырьләр сөйләде, җыр-биюләр башкарды.

Урманда ял иткәннән соң, бөтен чүп-чарын шунда калдыручы, теләсә кайда кәнфит кәгазьләре ташлап йөрүче Тискәре кызга алар тирә-як мохитне саклауның никадәр мөһим икәнлеген аңлатты. Кошлар, кыргый җанварлар һәм, әлбәттә, кеше өчен сулар һаваның, эчәр суыбызның чиста булырга тиешлеген аңлаган Тискәре кыз чара барышында үз хатасын бөтен тирәнлеге белән таныды, балалар белән бергәләп бәйрәм залындагы әкияти урманны чүп-чардан тазартуда катнашты.

Көзге бал шаулап-гөрләп узды. Аның ахырында Көзсылу балаларга зур кәрзин белән кып-кызыл алмалар бүләк итте.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»