Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күмертау моношәһәрләр рейтингын җитәкли

Күмертау моношәһәрләр рейтингын җитәкли
26.06.2018 / Икътисад

Күмертау моношәһәрләр рейтингын җитәклиМәскәүдә Русиядәге барлык моношәһәрләр өчен төп рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде. Күмертау янә Русиядә иң яхшы моношәһәрләрнең берсе дигән исемен раслады, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Рейтингны Монәшһәрләрне үстерү фонды төзегән һәм ул “Моношәһәрләрне комплекслы үстерү” программасы бурычларын үтәгәндә урындагы үзидарә органнары эшенең активлыгы һәм нәтиҗәлелеген бәяли. Рейтинг алдынгы моношәһәрләрнең иң көчле, перспективалы якларын ачыкларга һәм шушы муниципалитетларда тормыш сыйфатын яхшырту буенча уңышлы проектларны ачыкларга ярдәм итә.

Былтыр да Күмертау шәһәре ун лидер исемлегендә иде, быел ул үзенең статусын дәлилләде. Ел ярым эчендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш биләмәсе статусындагы Күмертауда тугыз резидент үз предприятиеләрен ачты, шәһәр халкы өчен 1300дән артык эш урыны булдырылды.

“Моношәһәрләрне комплекслы үстерү” программасы җитәкчесе Ирина Макиева кулыннан югары бүләкне беренчеләрдән булып Күмертау шәһәре башлыгы Борис Беляев алды.

Ирина Макиева билгеләвенчә, Күмертаудагы май җитештерү заводы үрнәкле инвестиция проектларының берсе булып тора.

Фото Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәтеннән алынды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Чиста булсын, кыйммәт булмасын!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Чиста булсын, кыйммәт булмасын!
“Бурычыбыз гади –  эш барсын”
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
“Бурычыбыз гади – эш барсын”
һәркем Җаваплылык тойсын!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
һәркем Җаваплылык тойсын!
Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Сегодня, 00:00 :: Яңалыклар
Яңа вазыйфага тәгаенләнде








Новости русской версии сайта

Яңа номер

146 (25300) от 18 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»