Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстан миллиардлы дивидендларны кая сала?

Башкортстан миллиардлы дивидендларны кая сала?
05.07.2018 / Икътисад

Башкортстан миллиардлы дивидендларны кая сала?Дәүләт халык алдындагы йөкләмәләрен үти.

Соңгы елларда республикадагы бик күп төп күрсәткечләр илдәге уртача саннардан югарырак, без инвестиция климаты хәвефсез төбәкләр төркеменә карыйбыз. Башкортстан илдә иң яхшы тау һәм авиация инженерлары, бораулаучылар һәм энергетиклар, иң алдынгы нефть эшкәртүче предприятиеләр һәм сыйфатлы бензин, заманча фән һәм ышанычлы самолет двигательләре белән билгеле. Бүген дәүләтнең халык алдындагы барлык социаль йөкләмәләре дә тулы күләмдә үтәлә.


Ел саен тулай төбәк продукты, сәнәгать, авыл хуҗалыгы җитеш­терүе арта. Әйтик, сигез ел дәва-мында тулай төбәк продукты – 20 процентка, сәнәгать һәм инвести­цияләр – өчтән бергә, аграр тармак – 1,5, торак төзелеше – өчтән бергә, автомобиль юлларын төзү ике тапкыр артты. Башкортстанның җәлеп итүчәнлеген арытаба да үстерү буенча эшчәнлекне активлаштыру таләп ителә. Җәлеп итүчәнлек ул – инвестицияләр, эш урыннары, хезмәт хакы һәм салымнар дигән сүз.
Соңгы өч елда Русия икътисадына салынган инвестицияләр күләме 8 процентка кимеде. Башкортстанда исә, киресенчә, ул арта барды. Башкортстан Хөкүмәте быел республикада икътисадка акча салу күләме, 2016 ел белән чагыштырганда, 0,4 процентка артып, 361,4 миллиард сумга җитәчәк дип фаразлый. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов предприя­тиеләр җитәкчеләренә инвесторлар җәлеп итүдә һәрдаим актив эш итәргә куша.
– Безнең максат – республикада 2025 елга инвестицияләр күләмен 660-665 миллиард сумга җиткерү. Моның өчен еллык үсеш 50-60 миллиардтан да ким булмаска тиеш, – дигән иде ул Хөкүмәт утырышыннан соң.
Ләкин үткән ел йомгаклары буенча үсеш булмады, темпларның кимүе күзәтелә. Мондый шартларда максатларга ирешү авыр булачак. Шул ук вакытта, аналитиклар фикеренчә, инвесторларда акча бар, әмма алар средстволарны яңа куәтләргә салырга ашыкмый. Инвесторларга уңайлы шартлар тудыру буенча эшчәнлек активлашкан саен алар да активлашыр дигән ышаныч бар. Бу уңайдан Башкорт-станның “КамАЗ” белән күптән түгел төзегән килешүләре игътибарга лаек. Чит илләр, аеруча Кытай белән элемтәләр ныгый, яңа проектлар тормышка аша.
Әйткәндәй, аграр тармакта да җанлылык күзәтелә. Республ­и-каның азык-төлекне чит илгә күбрәк сата башлавы да шуның белән аңлатыла. Мәсәлән, шушы елның дүрт аенда Башкортстан чит илләргә 30,4 миллион долларлык азык-төлек сатты. Бу күрсәткеч, 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, 3,2 тапкырга күбрәк. Башкортстан продукциясе, башлыча, Әзербайҗан, Монголия, Латвия, Литва, Беларусь, Бельгия, Мисыр, Иран, Израиль, Төркия һәм Сөгуд Гарәбстанына озатыла.
Социаль йөкләмәләр тулы күләмдә үтәлә, дигәннән. Узган елда “Роснефть” белән Башкортстан арасында хезмәттәшлекне киңәйтү буенча килешүгә кул куел­ган иде. Шуңа ярашлы, нефть компаниясе республикада җитеш­те­рү базасын киңәйтү, мөһим социаль проектларны тормышка ашыру буенча (нефтьчеләр республиканың социаль өлкәсенә 4 миллиард сумнан артык акча бүлә) эшчәнлекне активлаштыра. Атап әйткәндә, химия сәнәгате белән бәйле инновацияле проектларны тормышка ашыру күздә тотыла. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтик: “Башнефть” акционерлары җыелышында 2017 ел йомгаклары буенча 28 миллиард сумнан артык дивидендлар түләү турында карар кабул ителде. Башкортстанга да шактый миллиардлар тия дигән сүз, чөнки компания акцияләренең 25 проценты республиканыкы. Димәк, социаль инфраструктурага средстволар күбрәк салыначак.

Идрис Сәетгалиев.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»