Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әй урман, урман...

12.07: Әй урман, урман...

Әй урман, урман...Аңа экологик һәм икътисади иминлек нигезе буларак тиешле караш бармы?

Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Русиядә. Илебездә 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Русия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән исәпләнә. Безнең республиканың урман фонды 56,3 миллион гектар, ягъни республика территориясенең 38 проценты (республикада һәркемгә 1,5 гектарга якын урман туры килә). Урманнардагы агач запасы – 708 миллион кубометр.


Безнең барыбыз өчен дә урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел. Ул тормышыбызның, мәдә­ниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик һәм икътисади иминлек нигезе дә. Шул ук вакытта Башкортстан урман-нарының икътисадтагы өлеше 1,6 проценттан артмый. Урман хуҗа-лыгы тармагы пред­приятиеләренең тулы куәткә эшләмәве нәтиҗәсендә генә дә казна ел саен салымнар рәвешендә 1,5 миллиард сум күлә­мендә акча югалта.
Республикада төзелеш материалы буларак киселергә тиешле агачларның өчтән беренә генә ихтыяҗ бар. Бу бик аз. Мәсәлән, урман тармагы елына 14 миллиард сумлык табыш китерә. Әгәр дә мөмкинлекләр тиешенчә файдаланылса, бу санны 100 миллиард сумга җиткереп булыр иде. Белгеч­ләр фикеренчә, тармакның бүгенге хәле җитештерү куәтләренең заманнан артта калуы белән аңла­тыла. Урман хәзерләүчеләр югары технологияле автоматлаштырылган комплекслар сатып алган очракта дәүләт чыгымнарның яртысын күтәрәчәк. Шушы максатка 2018-22 елларда 600 миллион сум акча бүлү каралган.
Заманча комплекслар сатып алганда дәүләт ярдәменә таяну һәр як өчен отышлы булачак. Бу, үз чиратында, урман кисү, ташу техникасын яңарту белән беррәт­тән, 2000 яңа эш урыны барлыкка китерәчәк һәм казнага салымнар күләмен 4,5 миллиард сумга җит­керү мөмкинлеге бирәчәк.
Файдалануга яраклы агачның өчтән бер өлешенә генә ихтыяҗ бар дидек. Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълү­матларыннан күренүенчә, узган елда 9 миллион кубометр агач хәзерләү мөмкинлеге булса, бу күләм нибары 3,2 миллион кубометр белән чикләнгән. Әлеге вакытта башлыча йорт төзелешендә файдаланылган ылыслы агачка гына сорау зур. Ә башка төр һәм картайган агачка хуҗа юк диярлек. Шулай ук төзелеш материалына дип киселгәненең дә 60-70 процен­ты гына эшкә яраклы дип табыла, калганының беразы утынга алынса, күпчелек калдык берәүгә дә кирәк­ми. Калдыкларны эшкәртеп, кулланышка кертүне җайга салып кына тармактагы хәлне уңай якка үзгәртергә мөмкин. Әйтергә кирәк, ылыслы гына түгел, ә Башкортстанда үскән башка төр агач калдыкларын эшкәртеп, заманча төзелеш материаллары чыгаруда уңай төсмерләр күренә башлады. Узган ел агач эшкәртү, агач материаллар җитештерүдә 40 процентлы үсешкә ирешелде, барлыгы 7 миллиард сумлык продукция чыгарылды. Якын елларда бу санны 40 миллиард сумга җиткерү максаты куела.
Бу уңайдан “Кроношпан-Башкортостан” компаниясенең эшчән­леге игътибарга лаек. Билгеле булуынча, Уфада агач-йомычка пли­тә­ләр (ДСП һәм ДВП) җитештерү буенча Европадагы иң куәтле комплексның беренче чираты файдалануга тапшырылган иде. Ул 1 миллион кубометр продукция чыгаруга исәпләнгән. Аны төзүгә 14 миллиард сум инвестицияләр җәлеп ителде. Бу предприятие килә­чәктә ел саен 1,85 миллион кубометр плитәләр җитештерәчәк. Биредә 600 кеше эшләячәк. Чимал белән тәэмин итүне дә кертеп исәпләсәк, яңа эш урыннары 4 меңнән арта. Чимал исә тулысынча диярлек Башкортстан урманнарыннан ташылачак. Димәк, әлегәчә сыйфатсыз дип саналган агач өс­тәмә табыш китерә башлый. Шунысын да билгеләү мөһим, биредә җитештерелгән материаллар үзе­бездә дә, чит илләр базарында да зур сорау белән файдалана. Килә­чәктә агач калдыкларын ваклап, ягулык брикетларын җитештерү җайга салыначак дип планлаштырыла.

Идрис Сәетгалиев.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»