Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Янчыкларны барлар чак

Янчыкларны барлар чак
31.12.2014 / Икътисад

Янчыкларны барлар чакБу көннәрдә кем генә кибет юлын таптамый икән?! Яңа ел табынына әзерләнә торган, инде милли ризыкка әйләнгән “Оливье” салатына колбасасы, балыгы, уылдыгы, тагын әллә ниләре кирәк бит әле аның. Кибет киштәләре янында кем генә юк! Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да биредә. Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты каршындагы азык-төлеккә хакларны контрольдә тоту буенча эшче төркем бәйрәм алдыннан бәяләрне тикшерә. Рейдта депутатлар Рәсүл Госманов, Римма Үтәшева, Руфина Шаһапова, Эдуард Мостафин катнашты.

Берничә ел элек республикадагы кибет киш­тәләрендә, башлыча, чит ил һәм Русиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән продуктларны күрергә була иде. Моңа ризасызлык белдерүчеләр күп булды, бу мәсьәләне Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та контрольгә алды. Ул республика рай­оннарына эш сәфәре барышында кибетләргә керде һәм сатуга куелган продукцияне җитеште­рүчеләр белән кызыксынды. Шунда инде Казахстаннан килгән сөт, Пермьнән кайтартылган камыр ризыклары һәм башкаларның үзебезнең товар җитештерүчеләрне кысрыклап чыгара баруы ачыкланды. Русиядә сөт җитештерү буенча беренче урында баручы рес­публиканың читтән китерелгән сөт ризыклары белән сәүдә итүе аеруча күп сораулар тудырды. Нәтиҗәдә, “Башкортстан продукты” программасы барлыкка килде. Аңа ярашлы, үзебездә, урындагы чималдан җи­тештерелгән азык-төлек шул исемдәге билге белән чыгарыла башлады. Аның сыйфаты махсус лабо­ра­ториядә тикшерелә. Шулай ук, әлеге программа нигезендә җитештерүче, дистрибьютер һәм сатучы арасында бәйләнеш булдырыла. Республиканың төрле төбәкләрендә “Башкортстан продукты” кибетләре ачылды. Депутатлар иң беренче булып нәкъ шундый кибеткә килде.
Башкаланың Революцион урамында урнашкан бу сәүдә ноктасында һәрвакыт кеше күп була. Мәләвездән китерелгән сөт ризыкларын, Шаран колбасасын, Федоровкадан каклаган казны, Күмертау казылыкларын тагын каян аласың?!
Шунда ук шау-шу тудырган карабодай ярмасына игътибар итәбез. Аның Волгоградтан китерелгәненең 800 граммы — 99 сум, үзебездә җитештерелгәненеке — 55 сум. Чиләбе онының бер килограммы 40 сум булса, “Баштехнопром” җәмгыятендә җитештерел­гәненең ике килограммын 47 сумга сатып алырга мөмкин. Икмәк хаклары тешләшә, дип булмый, Уфаның 21нче икмәк заводында пешерелгән ак күмәч — 26, “Өмет” икмәге 23 сум тора.
Әлегә республика кибетләрендә Башкортстанда җитештерелгән 200гә якын продукт тәкъдим ителә. Аларның хаклары, читтән китерел­гәннәреннән башлыча, арзанрак, сыйфаты да яхшырак. Кыш бабайны сыйлаганда аларга күбрәк игътибар бирсәк, акча янчыкларына яхшырак булыр, диясе килә.
.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Сегодня, 09:26 :: Җәмгыять
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Сегодня, 08:54 :: Кызыклы яңалыклар
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сегодня, 08:46 :: Милләт
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Сегодня, 08:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада
Сегодня, 08:13 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»