Илленче урыннан — лидерлыкка
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Илленче урыннан — лидерлыкка

30.12: Илленче урыннан — лидерлыкка

Илленче урыннан  —  лидерлыккаРеспублика төп үсеш күрсәткечләре буенча ил төбәкләре арасында үз позициясен ныгытканнан-ныгыта бара.

2010 елдан алып Башкортстанның тулай төбәк продукты – 20, сәнәгать һәм инвестицияләр 30 процентка, аграр тармак – 1,5 тапкыр, торак төзелеше – өчтән бергә, автомобиль юлларын төзү ике тапкыр артты. Кырыклап зур инвестиция проекты тормышка ашырылды.

Быел сәнәгать җитештерүе 2,3 процентка артачак дип фаразлана. Берләштерелгән бюджет керемнәре 160 миллиард сумга җитте. Аерым тармакларның, атап әйткәндә, нефть һәм нефть химиясе предприятиеләренең уңышлы эшләве нәтиҗәсендә (моңа, тәү чиратта, дөнья базарында бәяләр арту этәргеч бирде) табышка салым, 14 процентка артып, 40 миллиард сум тәшкил итте. Ваклап сату әйләнеше 2 процентка диярлек үсте. Республикада уртача айлык хезмәт хакы, 6,3 процентка артып, 29,3 мең сум булды.


2017 елның икътисади йомгаклары, анык саннар алдагы ел башында гына билгеле булачак. Шулай да, билгеле мәгълүматларга таянып, икътисади анализ ясап карыйк. Гомумән, Башкортстан икътисады өчен ел йомгаклары начар түгел, дияргә ярый. Хезмәт хакы арту күзәтелсә дә, халыкның реаль кереме азая, ди белгечләр. Бу күп төрле факторларга бәйле, шул исәптән акчаның сатып алу мөмкинлеге кимү белән аңлатыла. Шуңа карамастан, социаль программалар тулысынча тормышка ашырыла. Икътисадның күп тармаклары буенча Башкортстан күрсәткечләре илдәге гомум саннардан югарырак. Әйтик, ун ай дәвамында 1-2 процентлы үсештән соң, ноябрьдә Русиядә сәнәгать җитештерүе 3,6 процентка кимеде (Башкортстанда бу айда җитештерү күрсәткечләре буенча анык саннар юк).
Берләштерелгән бюджет (район, шәһәр, республика — барысы бергә) 2010 елда 120 миллиард булып, хәзер 160 миллиард сумга җитте, дидек. Бу саннарның принципиаль әһәмияте шунда – алар республика халкының яшәү сыйфатын билгели. Мәсәлән, Башкортстан социаль күрсәт­кечләр буенча шушы чорда, ягъни җиде ел дәвамында ил күләмендә элекке 40-50нче урыннан лидерлар рәтенә керде. Болар барысы да федераль үзәк белән эшчәнлекне активлаштыру, икътисадта яңа алымнарга өстенлек бирү, Башкортстанны илдә генә түгел, ә халыкара аренада таныту, инвестицияләр җәлеп итүдә яңача алымнар куллану нәтиҗәләре. Әмма, Башкортстан югары технологияле һәм фәнгә нигезләнгән тармак продукциясен җитештерүче иң яхшы 10 төбәк исәбенә керергә омтылса да, республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, безнең бүгенге потенциал дөнья икътисады үсешенең инновацияле юнәлешенә тулысынча җавап бирми.
Әйе, нефть һәм газ комплексы – Башкортстан икътисадының төп локомотивы санала. Республикадагы социаль-икътисади иминлек, башлыча, комплексның тотрыклы эшләвенә бәйле. Башкортстанда җитештерелгән сәнәгатъ продукциясенең яртысы шушы тармак предприятиеләре өлешенә туры килә. Республика җитәк­челеге әледән-әле икътисадны диверси­фикацияләү, ягъни, төрләндерү проблемасын күтәрә. Хәбәр ителүенчә, бу уңайдан озак вакытка исәпләнгән махсус программа эшләнде һәм кабул ителде. Тулай төбәк продуктында хәзер сәнәгать өлеше 22,8 процент булса, 2030 елга кадәр яңа энергия чыганакларын саклау һәм сафка кертү, яңа технологик ысулларны файдалануга нигезләнгән продукция чыгару, гомумән, сәнәгать җитештерүен модернизацияләү исәбенә бу санны 35кә җиткерү планлаштырыла. Республикада булдырылган “Сәнәгатьне үстерү фонды” заманча һәм гыйльми нигезле проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, дип көтелә.
Соңгы вакытта ил күләмендә төзелеш темпларының кимүе күзәтелә. Агымдагы елның 11 аенда Башкортстанда да сафка кертелгән мәйданнар узган елның шул чоры белән чагыштырганда азрак булды. Мәсәлән, республикада 11 айда барлыгы 1977,1 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу узган елгы күрсәткечнең 85,9 проценты. “Башкортостанстат” хәбәр иткәнчә, торак төзелеше буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында, төзелгән мәйданнарны республикадагы һәр кешегә бүлеп караганда, безнең урын – бишенче. Һәркемгә бары тик 0,48 квадрат метр туры килә. Халыкның ихтыяҗын заман таләпләреннән чыгып канәгатьләндерү өчен ел саен республикада ким дигәндә һәр кеше исәбенә 1 квадрат метр торак төзелергә тиеш. Шунысы да бар, быел Башкортстанда сафка кертелгән торакның 70,6 процентын халык үз исәбенә төзегән йортлар тәшкил итә.
Икътисадны сизелерлек җанландыра торган тармаклар — билгеле булуынча, кече һәм уртача малтабарлык, сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш. Малтабарлык субъектлары елдан-ел күбәя барып, хәзер 140 меңгә җитте. Аларның казнага керткән өлеше дә арта бара. Ләкин соңгы ике тармак буенча республикада мөмкинлекләр әлегә тиешенчә файдаланылмый. Дөрес, Русия күләмендә икътисади торгынлык күзәтелә. Шулай булуга карамастан, Башкортстан киләчәктә үзенең потенциалы исәбенә лидер позицияләрендә калыр, үсешкә юнәлеш алыр дип ышанырга кирәк.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»