Изге гамәл кылырга ашык
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Изге гамәл кылырга ашык

11.05: Изге гамәл кылырга ашык

Изге гамәл  кылырга ашыкОктябрьский шәһәренең “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсен тәмамлаучылар диплом алды.

Аң-белем дәрәҗәсе арткан саен, кешедә нечкәлек, миһер­банлылык, шәфкать­лелек хисләре көчәя барырга тиештер. Ә инде, киресенчә, тәкәбберлек, масаючанлык кебек сыйфатлар чәчәк ату хәвефле. Әлеге адәм баласы чын мәгънәсендә галимлек дәрәҗәсенә ирешмәгән, димәк. Чын сәләт ифрат тыйнак, диләр бит. Дин юлындагылар өчен икеләтә әһәмияткә ия бу. Хаклыкка ирешергә теләгәннәр аларның һәр адымын күзәтә, әйткән сүзен “йота” бара. Чиктән тыш җаваплылык. Ниндидер гамәл кылганчы, кемгәдер үгет-нәсихәт укыганчы, кат-кат уйланырлык, бизмәнгә салырлык...


Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарате карамагындагы Октябрьский шәһәренең “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсен елның-елында бихисап күп шәкерт тәмамлый. Аларны изге юлга чыгаручы остазлар исә шатлана да, борчыла-дулкынлана да. Баглаган өмет­ләрне акларлармы, мәхәллә халкы арасында ышаныч-абруй казана алырлармы? Дөньяви “ялтыра­вык”­ка бирелеп-алданып, туры юлдан ялгыш адым ясамаслармы? Һәр мөгаллим, тәрбияче алдында торган мөһим сораулар бу.
Читтән торып уку бүлеген тәмамлаган ир-ат шәкертләр кулына диплом алып таралышуга, гүзәл затларның язгы сессиясенә дә чират җитте. Катлаулы имтихан-сынаулар тотканнан соң, читтән торып уку бүлегеннән – 24, кичке төркемнән 13 кешегә тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды.
...Иркен зал чагу чәчәкләр белән тулы гөлбакчаны хәтерләтә иде. Бәйрәмчә киенгән туташ-ханымнар дулкынланган халәттә. Аңлашыла да. Икенче туган йортларына әверелгән мәдрәсә, кадерле остазлар белән хушлашу мәле якынлаша... Хәер, киләчәктә дә бирегә эз суытмас алар. Чөнки монда һәрчак аңлау, хуплау, фәһемле ки­ңәш табачакларын яхшы бе­ләләр.
Ниһаять, тынлык урнаша. Имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин чараны ачык дип игълан итә. Тантанада катнашу­чы­ларның һәммәсен ихлас тәбрикли.
— Барча мөселман үзара туган, кардәш, – дип ассызыклый ул. – Кайда гына булмасын, бөтен җирдә катгый тәртип, аңлашу кирәк. Бу һәртөрле эшкә дә кагыла. Бәндә­ләрнең иң абруйлысы, хөрмәтлесе җитәкче вазыйфасын намуслы үтәргә тиешле. Сез – абыс­тайлар. Кулыгызга диплом аласыз. Онытмагыз, абыстай да – хикмәтле җитәкче ул. Димәк, аңа халык белән мотлак уртак тел таба белергә кирәк.
Шул ук вакытта дини генә түгел, дөньяви белемгә ия булуның әһә-миятенә басым ясарга телим. Бүгенге дин әһеле һәрьяклап гыйлемле, үрнәкле булырга тиеш. Шул чакта халык сиңа тартылыр, ышаныч белдерер. Яшь буын вәкиллә­ренә дә өлгеле тәрбия булыр.
Мәдрәсә ректоры Айнур хәзрәт Сибгатуллин тәүдә хатын-кызлар­ның кичке төркемен тәмамлаучы­ларга дипломнар тапшырды. Мө­гал­лимә Әнисә абыстай Сәяхова шәкерт­ләре алар. Шәһәребездә 17 ел дәвамында сабак бирә хөрмәтле абыстай нәфис затларга.
– Уку – Аллаһы Тәгалә рәхмә­теннән. Һичнинди гыйлем артык түгел, файдага гына. Гелән яңа-лыкка омтылыгыз, гомер бакый укудан тукталмагыз, – диде Әнисә абыстай.
Әйтергә кирәк, өлкән яшьтәге остаз үрнәгендә яшь мөгалли­мәләр дә камилләшә-үсә бара. Читтән торып уку төркемнәрендә дәрес бирүчеләр – Әминә Ибра­һимова, Заһидә Нуруллина, Азалия Сәмигуллина, Алсу Миңнеәх­мә­това. Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Илеш, Бүздәк, Чакмагыш, Әлшәй һәм республиканың башка районнарыннан, күрше Татарстаннан, Ырынбур өлкәсеннән килгән хатын-кызларга гыйлем үрләрен яуларга ярдәм итә алар. Яшь кенә булуга карамастан, өлкән яшьтәге шәкертләр белән уртак тел таба алганнар, ихтирам казанганнар. Сылу-нәзакәтле, ипле-тыйнак мөгаллимәләргә төбәлгән ягымлы-мөлаем күз карашлары ук раслый моны...
Ниһаять, читтән торып уку бүлеге чыгарылышына – 24 кешегә дипломнар тапшырылып бетте. “Мәдрәсәдә нурлар балкый. Әдәп-әхлак үзәге ул. Олысы-кечесе ифрат тату-дус яши биредә. Сабырлык, итагатьлелек хөкем сөрә. Шундый да күркәм уку йортында гыйлем туплау бәхете тигәнгә шатланабыз, горурланабыз!” – ди дипломга ия булучылар.
...Хушлашу мизгелләре. Шатлыклы да, бераз моңсу да. Истә­леккә фотога төшә кичәге шә­кертләр, бүгенге мөгаллимәләр. Ак юл телик үзләренә!

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.
Октябрьский шәһәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»