Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәскәү татарлары “Штабы” төрки халыкларны ифтарга җыйды

Мәскәү татарлары “Штабы” төрки халыкларны ифтарга җыйды
31.05.2018 / Иман

Мәскәү татарлары “Штабы” төрки халыкларны ифтарга җыйдыМәскәүдә беренче тапкыр төрки халыклар өчен зур ифтар оештырылды. Дини җыенны Мәскәү татарлары “Штабы” үткәрде. Чара “Бердәм илнең бердәм халкы” чакыруы белән узды.
Ифтарда татар, кумык, үзбәк, казах, әзербайҗан, төрек, ногай, уйгыр һәм башка халыкларның Мәскәүдәге милли җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. Шулай ук Әзербайҗанның Русиядәге илчелегеннән, Русия Милләтләр эшләре федераль агентлыгыннан вәкил бар иде.


Авыз ачу мәҗлесе Ислам хәзрәт Вәлитовның төрки халыклар тормышында Ислам кыйммәтләренең роленә багышланган лекциясеннән башланып китте. Аннары сүзне ифтарны оештыручы, Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалиев алды. Аның сүзләренчә, ифтарның төп максаты – татар-башкортлар һәм башка төрки халыклар арасында Ислам дине кыйммәтләрен җәелдерү, яшь буын вәкилләренә милли һәм дини мирасны аңлату һәм Русиядәге төрки халыкларны берләштерү.

"Узган елның көзендә Мәскәүдә Кырым татарлары җәмгыяте төрки халыкларның концертын оештырган иде. Шунда башкалада төрки халыкларны алга таба да берләштерү фикере туды. Һәм менә изге Рамазан аенда җыелырга уйладык. Мәскәүдә төрки халыклар, шулай ук яшьләр милли эшләрдә берләшергә тиеш. Ифтарлардан соң төрки халыклар арасында бердәмлек артыр дип уйлыйбыз", - диде меценат Рөстәм Ямалиев.

Татар “Штабы”ның төрки халыкларны берләштерү өлкәсендәге эшчәнлеген Русия Дини җыелышы рәисе, Иҗтимагый палата әгъзасы мөфти Әлбир Крганов та билгеләп узды.

Бу теманы тарихчы Нәзиф Мириханов дәвам итте. Аның сүзләренчә, Русиядә һәрбер халык үз туган телендә белем алырга хокуклы.

Ифтар ахырында төрки халыкларның вәкилләре телне, мәдәниятне югалту, төркилекне саклау проблемаларына тукталды. Шулай ук, уртак эшләрне күбрәк башкару турында да фикер алыштылар.

Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»