Ислам – бердәмлек һәм татулык дине
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ислам – бердәмлек һәм татулык дине

15.06: Ислам – бердәмлек һәм татулык дине

Ислам – бердәмлек һәм татулык динеИзге Рамазан аена дәвам бәйле сорауларга Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Ислам университеты проректоры Мөрсәл хәзрәт ӘХМӘТОВ җавап бирә.

– Безнең буын мөселманнар өчен изге булган Ураза ае турында дәү әни һәм дәү әтиләреннән ишетеп белә. Көндез ризыктан баш тартып, дин әһелләре иман көчен күрсәтә, нәфесен йөгәнләргә тырыша. Әлеге гомуми, мотлак ниятләрдән тыш, ураза тотучы үз алдына шәхси максатларын куя аламы? Аларның кайсысы саваплы дип исәпләнәчәк?
– Рамазан – хак мөселман тормышында мөһим вакыйга. Моңа бәйле изге Рамазан ае турында физик тыюлар күзлегеннән чыгып кына әйтү дөрес булмас. Әйе, без тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән, аерым планнарны гамәлгә ашырудан баш тартабыз. Әмма бу үз өстеңдә эшләүнең тышкы ягы гына. Әлеге чорда һәрбер мөселман үз өстендә җитди һәм эзмә-эзлекле эш алып барырга тиеш. Үз тормышына, элек башкарылган һәм бүгенге ниятләре һәм гамәлләренә бәя бирергә, алардан дөрес нәтиҗә ясап, киләчәккә уңай юнәлеш тотарга тиеш. Боларның барысының да Аллаһы Тәгалә исеме, аңа табыну аша башкарылуы мөһим.

– Әле Сез сөйләгәннәр – ураза тотучы мөселманнар өчен гадәти хәл. Әмма бүген күп кеше әлеге вакыйгалар турында белми. Бу җитешсезлекне кем тулыландырырга тиеш? Җавабы үзеннән-үзе күренеп тора – имам. Әмма аларны кайберләре үзләренә куелган таләпләргә җавап бирми. Әлеге имамларның бер өлеше Ислам турында мәгълүматны системалы белем алу белән түгел, ә Коръән сүрәләре ятлау аша ала.
– Әлеге мәсьәлә белән килешергә мәҗбүрмен. Әмма мин аны проблема димәс идем. Аны хәл ителәсе мәсьәлә дип билгеләсәк, дөресрәк булыр. Аны хәл итү юлын бер көндә генә табып булмый. Бу – җентекле, төптән уйланылган, эзмә-эзлекле эш. Мин әлеге тема турында Русия Ислам университеты тәҗрибәсен исәпкә алып фикер йөртә алам. Мәсәлән, соңгы 20 ел эчендә университетта 1500 имам укытылды. Математика күзлегеннән чыгып караганда, бу сан бик аз сан. Әгәр дә республика буенча ачылган яисә тергезелгән мәчетләр саны статистикасын исәпкә алсак, бу сан илдә актив үсешүче Ислам дөньясының ихтыяҗын тәэмин итәргә сәләтле түгел. Әмма монда сан күрсәткече мөһим түгел. Һәм университет кысаларында без Исламны тирәнтен өйрәнүгә, аны дөрес аңлауга ярдәм итеп һәр шәкерткә карата индивидуаль алымнар кулланабыз. Имамнарны традицион Ислам кануннары, традицияләре һәм нормаларына таянып әзерләү мөһим.
Икенче яклап караганда, Ислам мәгарифе – ул мәчетләрдә гыйбадәт кылуны оештыручы һәм алып баручы имамнар әзерләү яисә аларның белем камилләштерү генә түгел. Ислам мәгарифе Ислам дөньясы кыйммәтләре һәм традицияләренә битараф булмаган һәр граждан өчен уңайлы булырга тиеш.
Әлеге вакытта Русия Ислам университеты, читтән торып һәм кичке уку төрләрен файдаланып, яңа белем алуга мохтаҗ булганнарга шартлар һәм мөмкинлекләр тудырып, бу юнәлеш буенча актив эш алып бара.

– Соңгы 20 елда әлеге юнәлештә күп эш башкарылу белән килешәм. Имамнар әзерләүне күз уңында тоту да җитә. Әмма аларны күбесе өчен туган районнарыннан республика башкаласына бер атнага яисә бер айга килү – өлкән яшьтә булуларына бәйле, бик проблемалы мәсьәлә. Ә яшьләр Аллаһы Тәгаләгә һөнәри рәвештә хезмәт итүгә бик теләк белдерми. Моның белән килешәсезме?
– Бу сорауга ата-бабалар тарихы белән җавап бирәм. Минем картәти Фазлый безнең авылда мулла иде, “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаган. Әмма ул гомер буе укыды, 5 тел белә иде. Атнасына бер тапкыр аның янына яшьләр килеп, алар төрле темаларга фикер алышты. Бу – 100 ел элек булган хәл. Җыелган акчага мәхәллә иң сәләтле малайларны гына Башкортстан мәдрәсәләренә укырга җибәргән. Укучы егет мулла статусы алып кайта. Укып бетергәч тә аңа йорт төзиләр, үзен һәм гаиләсен арытаба тәэмин итәләр. Ул балалар һәм өлкәннәр өчен укытучы һәм остаз була. Остаз да, бер үк вакытта хаким дә. Тирәнтен, киң, һәрьяклы белем дин әһелләренә карата зур абруй уята. Шуңа күрә, минем картәти гомер буе укыды, дигәнгә очраклы рәвештә генә басым ясамыйм. Ул сүз белән генә түгел, эш-гамәлләре белән яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә үрнәк булып торды.
Бүген әлеге системаны тергезергә чакырмыйм, бу мөмкин дә түгел. Әмма аның кайбер элементларын бүгенге тормышта да файдаланырга мөмкин.

– Әйе, дин тергезелә, ул чынбарлыктагы рухи тормышның мөһим элементына әверелеп бара. Әмма кайбер русиялеләр, Көнбатышны сөйләп торасы да юк, Исламны террорчылык белән бәйли. Моның белән килешү мөмкин түгел. Сезнең университет традицион Исламны тергезүдә, аны яклауда нинди роль уйнарга мөмкин?
– Шуны әйтәсем килә: мөмкин генә түгел, ә күптән уйный. Моны исбатлаучы мисаллар күп. Атап әйткәндә, элегрәк безнең мөгаллимнәр, республика шәһәрләре һәм районнарына чыгып, яшьләр, укытучылар, дәүләт, көч структуралары хезмәткәрләре белән очрашуда аларга Ислам дине турында аңлатмалар бирә иде. Кызганычка каршы, соңгы вакытта бу эш алып барылмый, әмма монда безнең гаеп юк. Мин мондый төрдәге акцияләр дәвам итәр һәм без халык арасында аңлату эшләрен тагын да активрак алып барырбыз дип ышанам.
Шул ук вакытта без мигрантлар белән эшкә аерым игътибар бүләбез. Һәм үз республикабызда гына түгел. Мәсәлән, ике ел элек Хабаровскида университетның актив катнашлыгында “Ерак Көнчыгышта Ислам: бердәмлек һәм тынычлык территориясе” дип аталган 2нче мөселман форумы үтте. Әлеге чара кысаларында Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Ерак Көнчыгыш федераль округына караучы субъектлар җитәкчеләре белән очрашты. Чарага җитди әзерлек алып барылды, миңа берничә ай Хабаровскида яшәргә туры килде. Конфессия һәм күпмилләтлелек ягыннан караганда, төбәк гади түгел. Анда элекке совет республикаларыннан килгән мигрантлар исәбенә Ислам диненең абруе арта бара. Безгә бүген кайберәүләрнең үз максатларына ирешү өчен Ислам динен файдалануын фаш итү, Ислам диненең асылын күрсәтү мөһим иде.
Шәйхел-ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның православие дине әһелләре белән очрашуы, Русия Үзәк диния нәзарәте вәкиле Артур Гарифуллинның Хабаровск руханилары семинариясендә Ислам тарихын һәм нигезләрен укытуы күп нәрсә турында сөйли.
Мин Русия Ислам университетының Исламның чын кыйммәтләрен һәм террорчыларның идеологик ысулларын аеру мәсьәләләрендә халык арасында аңлату эшләрен алып баруны дәвам итү ниятен раслыйм. Шул ук вакытта без, Исламның кыйммәтләре һәм традицияләренә таянып, мәгърифәтчелек эшләре дә алып барачакбыз. Бары тик шул рәвешле генә без динебезгә янаучы хәвефне җиңеп чыга алачакбыз һәм Русия җәмгыятен үстерү юлыннан ышанычлы атлый алачакбыз.

– Яшьләрнең “Интеллектуаль юл” иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге дә озайлы хезмәттәшлеккә юнәлтелгән. Мәгълүм булуынча, Сез аның җитәкчелек составына керәсез һәм дини үсеш мәсьәләләре өчен җавап бирәсез. Бу турыда азрак сөйләп китсәгез иде.
– Аңа 1999 елда нигез салына. Оешманың төп бурычы – Евразия киңлегендә халыклар, илләр һәм локаль цивилизацияләр бердәмлеге, хезмәттәшлеге, үзара бәйләнеше өчен интеграцион коммуникацияләр булдыру. Һичшиксез, заманча дөньяда да тотрыклы үсешкә ирешергә мөмкин. Әмма барлык кызыксынган яклар фикерен исәпкә алып. Глобаль төзелешнең катгый кагыйдәләрен үз эченә алган бер генә полярлы дөньяның вакыты чыкты дип ышанам. Кешелеклек тату һәм бердәм тормышка омтыла. Әмма күп полярлыкка һәм партнерлыкка ирешү өчен дәүләтләрнең ихтыяры гына аз. Киң җәмәгатьчелектә тыныч күк йөзе астында яшәү теләген белдерергә генә түгел, Евразия киңлеге илләре лидерларына эш-гамәлләре белән булышлык итәргә тиеш. Хәвеф һәм каршы торулар вакыты артта кала, хезмәттәшлек һәм үзара бәйләнеш вакыты килә. Интеграция элеге процесста кешелеккә барлык юнәлешләр буенча да ярдәм итә ала. Әлеге вакытта Русиянең бу процессның чын лидерына әверелү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. “Интеллектуаль юл” әлеге юнәлеш буенча эш алып бара һәм Евразия территориясендә яшьләр, мәгариф, фән мохитендә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләсендә барлык көчен сала.
Иҗтимагый оешмада минем бурычым – җәмгыятне үстерүче социаль киңлектә рухи башлангычка булышлык итү. Безнең эш якын киләчәктә үз җимешләрен бирер, тырышлыгыбыз бушка булмас дип, ышанам.

– Мөрсәл хәзрәт, Сезнең өчен Ислам нәрсә ул?
– Ислам – син яшәүче төбәктә, илдә, тоташ дөньяда кеше, гаилә өчен тормыш, яшәү рәвеше дине. Ул кеше нинди генә нәсел, милләт, конфессия вәкиле булмасын, аларның һәрберсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәткә нигезләнеп төзелә. Аллаһы Тәгалә һәр мөселманны үз диненә тугры калырга, иманны һәрвакыт йөрәгендә сакларга һәм аны Исламнан ерак торучы кеше йөрәге дә аңларлык булсын дип чакыра.

Зөфәр Тимербулатов әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 18:19 :: Җәмгыять
Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Вчера, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Вчера, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Вчера, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»