Идел суы каннан кызарган...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Идел суы каннан кызарган...

29.04: Идел суы каннан кызарган...

Идел суы каннан кызарган... Бөек Ватан сугышында катнашкан карт картәнием Фәкия Байморатова Кырмыскалы районы­ның Күлләр авылында туган. Сугыш башланганда мәк­тәптә укытучы булып эшли. 1941 елның сентябрендә, 19 яшьлек кенә булуына карамастан, йөрәге кушуы буенча Туган илен сакларга китә. Сталинград янында аэростат гаскәрләрендә аңа пулеметчы да, телефонистка да булырга туры килә. 1942 елда фашист бомбасы шартлавыннан каты контузия ала. Балчык астында калган карт картәниемне полкташы Нюра чокып чыгара. Саратов госпиталендә алты ай дәваланганнан соң гына ул аякка баса.


Карт картәнием сөйлә­венчә, бу канкойгыч сугышта исән-сау калу могҗизага тиң була. Идел аша яралы сугышчыларны икенче ярга чыгарганда елга суы алар­ның каныннан кызыл төскә керә. Сталинградны якларга күпмилләтле иле­безнең кыю уллары һәм кызлары күтә­релә. Алар соңгы чиккә кадәр көрәшә, тик шәһәрне саклап кала. Совет гаскәр­ләре үз җир­ләре өчен кыю кө­рәшеп, фа­шист­­ларның зур армиясен тар-мар итә.
1942 елда карт картәни­ебез “Сталинградны обороналаган өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соңгы елларда колхозга ярдәмләшә. Бераздан яраткан эшенә кайтып, балаларга белем бирүен дәвам итә. Укучыларын кешелекле, кечелекле, кыю булырга өйрәтә. Халык арасында агитатор була, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Без, туруннары, карт картәниебезнең бик батыр, көчле рухлы, хезмәт сөючән булуы белән горурланабыз. Ул үзе бик тыйнак кеше иде. Кызганычка каршы, хәзер арабызда юк инде. Без аны һәрвакыт искә алабыз, карт картәниебезнең батырлыклары турында балаларыбызга да, оныкларыбызга да сөйләрбез әле.

Лиана ҮЛМӘСОВА.
Илеш районы, Югары Яркәй авылы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»