Регинада Тукай моңы бар!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Регинада Тукай моңы бар!

26.04: Регинада Тукай моңы бар!

Регинада Тукай моңы бар!Туган авылымда мәдәният йортында булсынмы, мәктәптәме үткән чараларда көләч йөзле шушы кызны еш очратам. Аның яңгыравык тавыш белән җырлавын, хисләнеп тә, тетрәнеп тә шигырь сөйләвен сокланып тыңлый авылдашлары.

Ә күптән түгел Туймазы районы Райман мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Бикташева сөенечле хәбәр җиткерде. 7нче сыйныф укучысы Регина Гыйльфанова “Тукай моңнары” республика бәйгесендә беренче урын яулаган.
Кечкенәдән күптөрле түгәрәкләргә йөреп, сәләтен үстергән кызның район күләмендә дә уңышлары күп. Авылның 300 еллык юбилее уңаеннан язылган тикшеренү эше белән фәнни-гамәли конференциядә туган якны өйрәнүчеләр секциясендә призер булган. Регина музыка мәктәбендә дә укый, бию түгәрәгенә йөри, мәктәп, район күләмендәге бик күп бәйгеләрдә катнашып, мактау грамоталарына ия булган. Шундый активлыгы Регинага гел “бишле” билгеләренә генә укырга һич тә комачауламый. Кыз үзе әйтүенчә, киресенчә, ярдәм итә икән, чөнки һәр эшне тиз һәм вакытында башкарырга этәргеч бирә.
Узган ел Регина республика Башлыгы чыршысында катнашып, илһамланып кайткан. Тырыш кызның тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгенә иманым камил.
Әти-әнисенең горурлыгы булган кызның зур терәге – юридик колледжда укучы абыйсы Айдар булса, Регина үзе – балалар бакчасына йөрүче сеңлесе Рианна өчен үрнәк.

Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»