Сайрар кошларны каршылыйбыз
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сайрар кошларны каршылыйбыз

26.04: Сайрар кошларны каршылыйбыз

Сайрар кошларны каршылыйбызЯз җитүгә, гадәттәгечә, зур түземсезлек белән җылы яктан кайтучы кошларны көтә башлыйбыз. Ишек алдына чыгып, сыерчык ояларын барлыйбыз, яңаларын ясыйбыз. Балтачның 1нче мәктәбе укучылары да канатлы дусларның кайтуына ел саен алдан әзерләнә.

Сез рәсемдә күргән егетләр – 10 Б сыйныфы укучылары. Алар технология дәресләрендә оялар ясап, аларны үз ихаталарына да, мәктәп алдына да элгәннәр. Алай гына да түгел, уңган егетләр мәктәп каршында эшләп килүче “Теремкәй” балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайларга да булышкан. Ростислав Әхмәдуллин, Эльнар Шәяхмәтов, Мирослав Шәйисламов, Нияз Закиров сабыйларның әти-әниләре белән бергәләп ясаган ояларны күз ачып йомган арада агачларга ураштырып биргәннәр.
– Унынчыларымның барысы да эшкә уңганнар. Язлы-көзле чишмәләрне чистартуда, өмәләрдә, макулатура җыю һәм башка төрле акцияләрдә актив катнашалар. Безнең мәк­тәп­тә тимурчылык эше яхшы оештырылган. Укучылар өлкән яшьтәге авылдашларыбызга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына булыша. Бу игелекле эштә укучыларым бик теләп катнаша, – ди алар белән горурланып, сыйныф җитәкчесе Рима Мансурова.
Шунысы куанычлы, тырыш, өлгер унынчылар укуда, олимпиадаларда, спорт бәйгеләрендә дә сынатмый. Әйтик, Денис Мансуров быел татар теле һәм әдәбияты буенча республика конкурсында икенче урын яулаган. Ул хоккей белән дә яратып шөгыльләнә. Розана Кашапова – гер спорты буенча республика һәм Русия чемпионы! Ил бе­ренчелегендә Розана 63 килограмм авырлыктагылар категориясендә 16 килограммлы герне 10 минут эчендә 163 тапкыр күтәргән. Озын циклда 16шар килограммлы гер­ләрне 10 минут эчендә 22 тапкыр күтәрүгә ирешкән.
Ә Эльнар Шәяхмәтов армспорт буенча уңышлар яулый. Егет берничә ел рәттән кул көрәше буенча алдынгы урыннарны били.
Гомумән, 10Б сыйныфында белем алучы 15 укучының барысы да тырыш, сәләтле. Ә иң мө­һиме – яшьтән хез­мәтне яратып, актив тормыш рә­веше алып барып, кече­ләргә һәм өлкәннәргә карата игелекле, шәф­катьле һәм ярдәмчел булып үсәләр!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Балтач районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»