Йөзек кашы – “Ак димгел”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йөзек кашы – “Ак димгел”

31.05: Йөзек кашы – “Ак димгел”

Йөзек кашы – “Ак димгел”“Ак димгел” үрнәкле бию ансамбле – Дүртөйле шәһәре музыка мәктәбе­нең визит карточкасы. Коллектив Башкортстан Грантына ия, бик күп район, шәһәр, республика, халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган. Бу уңышлар – һичшиксез, ансамбль җитәк­челәренең, анда катнашу­чыларның тырыш хезмәте ята. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлифә Әхмәт­галиева белән Альбина Әфлә­тунованың балаларны, үз эшләрен чиксез яратуы югары казанышларга китерә.

Ансамбль 2015 елда Күгәрчен районында үткән “Байык” телевизион конкурсында катнашып, республика күләмендә танылу алган.
“Ак димгел” быел апрельдә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда чыгыш ясауга ирешкән. Башкала сәхнәсен яулаганчы, Уфада сайлап алу турын узып, финалга чыгалар. Мәскәүдә үткән “Русиянең киләчәге” бәйгесендә илебезнең 172 шәһәреннән 3500 кеше катнаша. 127 бию коллективы арасында 37се төрле номинацияләрдә җиңүче була. Бу бәхеткә “Ак димгел” ансамбле дә ирешә.
– Бию түгәрәгенә йөрүчеләр әйләнә-тирәдәге гүзәллекне күрергә өйрәнә, үз-үзен үстерә, мәдәни яктан тәрбияле була. Бию, шулай ук, физик яктан чыныктыра, йөрешне һәм гәүдәне матурлый, сулау ритмын яхшыртып, физик көчне арттыра. Биюне коллектив белән башкару балаларда игътибарлылык, оешканлык һәм аралашу әдәбе тәрбияли. Биредә чыныгу алган балалар тормыш юлында үз урынын җиңел таба. Күп кенә укучыларыбыз Башкорт хореографик колледжында белем алып, гомерләрен бию сәнгатенә багышлады, – ди музыка мәктәбе директоры Светлана Баянова. – Репертуарда башкорт, татар, урыс, итальян, казак биюләре бар. Костюмнар биюгә милли төсләр өсти, матурлык кертә. Костюм тектертү чыгымнар сорый. Бу четерекле хәлдән чыгарга ата-аналар ярдәм кулы суза. Мәктәбебезгә район хакимияте дә булышлык итә. Район җитәкчеләре мәдәният, сәнгатьнең тәрбияви ролен тирән аңлый. Аларга иң олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
“Ак димгел”нең ак хыяллары тормышка ашып, бик күп еллар тамашачыларның мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын!

Зөһрә Исламова.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»