Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җәй — акча эшләү чоры!

Җәй — акча эшләү чоры!
30.07.2015 / Очкын

Җәй — акча эшләү чоры!Каникул көннәрендә Иске Күктау фермасында эшләүче егетләр-кызлар шулай ди.

Әлеге вакытта кемдер диңгез ярында кызына, кемдер лагерьда ял итә, кемдер өендә генә әти-әнисенә булышып мәктәпкә барырга көч-куәт туплый. Ә менә Илеш районы Иске Күктау урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары авыл янындагы “500 ферма” программасы буенча яңартылып корылучы фермадагы төзелештә эшли.


— Җәй — акча эшләү чоры. Үзебезнең авылда акча эшләү мөмкинлеге булганда ничек өйдә ятмак кирәк? — дип каршылады мине яңа мал торагына нигез салу белән мәш килүче бер төркем өлкән сыйныф укучылары.
— Айга күпме акча эшли аласыз соң? — дип кызыксынам тырыша-тырыша цемент измәсе болгатучы, кирпеч ташучы егетләрдән.
— Егерме меңнән калган юк. Айдар абый (“Урожай” хуҗа­лыгы рәисе Айдар Мөхәрләмов) саранланып тормый — акчаны мул түли. Шуңа да көн дә сөенә-сөенә эшкә киләбез. Җитмәсә, безне биредә ике тапкыр бушлай ашаталар. Апаларның аш-суны ничек тәмле итеп әзерләгәннәрен белсәгез сез?!
— Кайчаннан башлап төзе­лештә эшлисез?
— Каникул башланган көн­нән бирле, — дип җавап бирәләр абыйлы-энеле Илнар һәм Ильяс Мәрвәровлар.
— Эш авыр түгелме соң?
— Бер авырлыгы да юк. Без — авыл малайлары бит, — дип җаваплый бу соравыма гел елмаеп кына торучы Дамир Миркасыймов.
— Сер булмаса, әйтегез әле, беренче эш хакына нәрсәләр алдыгыз, егетләр?
— Мин әнигә кер юу машинасы алып бирдем, — дип кыюсыз гына җаваплый бу сорауга Тимур Газизов. “Мин үземә матур спорт костюмы алдым”, — ди Идрис Бикташев.
Әйткәндәй, Бикташевлар төзелештә бөтен гаиләләре белән эшли. Әниләре Рифа төзүчеләргә ашарга пешерә, әтиләре Венер биредә эретеп ябыштыру эшлә­рен башкара, Татарстанның Актаныш районы Кәзкәй авылында урнашкан кадет мәктәбендә белем алучы Идрис төзүче­ләргә кирпеч ташып, измә китереп тора, ә Иске Күктау урта мәк­тәбенең 5нче сыйныфында укучы Мәрьям исә тимер конструкцияләрне буйый.

Җәй — акча эшләү чоры!— Арада мин иң бәләкәе. Әти-әнием белән абыем биредә эшләгәч, минем дә өйдә ятасым килмәде. Җит­мәсә, буяу эшләрен дә бик яратам. Төзүчеләр бригадасы җитәкчесе Радик абый Хә­лиуллин миңа ял итә-итә генә эшләргә куша, кайвакытларны эштән ир­тәрәк тә кайтарып җибәрә. Аш пешерүдән бушаган арада әнием дә конструк­ция­ләрне буярга булыша. Тәүге эшләп алган акчамны ниш­ләтергә уйлыйммы? Әлбәттә, мин аны уку кирәк-яраклары һәм матур киемнәр алырга тотыначакмын, — ди Мәрьям.
Кызлар һәм малайлар! Сез­нең арагызда менә нинди эшсөяр һәм тырыш яшьтәш­ләрегез бар. Сез дә алардан үрнәк алсагыз һәм җәйге ялыгызны мәгънәле һәм файдалы итеп үткәрсәгез иде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»