Талантлылар мәктәбе
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Талантлылар мәктәбе

29.06: Талантлылар мәктәбе

“Умырзая” театр коллективы.“Умырзая” театр коллективы.Чыгарылыш укучылары өчен иң җаваплы чор — Бердәм дәүләт имтиханнары тәмам. Сынаулар өчен борчылулар, киеренкелек инде артта калса да, тулысынча тынычланырга иртәрәк әле. Алда —сайлаган уку йортларына керү, балларның җитү-җитмәү мәсьәләсе тора.

Балтачның 471 бала белем алган 2нче мәк­тәбенең унберенче сыйныфын быел 19 укучы тәмамлады. Шунысы куанычлы, аларның барысы да имтиханнарны уңыш­лы тапшырган. Һәр­кайсы үзе теләгән уку йортына кереп, һөнәр алу турында хыяллана. Сыйныфта күпчелек медицина һәм нефть техник университетларын сайлаган.
рсәткеч­ләргә ирешүе, иҗади, спорт бәйгеләрендә җи­ңүләре белән билгеле. Әлеге мәктәп укучылары төбәгебез данын бөтен Русиягә танытты. Сочида узган “Берег Побед”ы конкурс-фестивалендә аларның Башкорт­стан­ның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова җитәкчелегендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнүләре турында инде язган идек.
Айгөл Фазлыева.Айгөл Фазлыева.Белем учагы үзенең “Балтач яшьләре” КВН командасы белән дә хаклы горурлана. Зона этап­ларында берничә ел рәттән уңышлы чыгыш ясап, алар республика бәйге­ләрендә дә матур нәтиҗәләр күрсәткән. Мәсәлән, 2015 елда алар республика фестивалендә “Самая стильная команда” исемен яуласа, узган ел “Иң музыкаль команда” булганнар. Быел исә “Безопасная дорога детства” КВНының зона этабында призлы урын алганнар.
Ә инде белем учагы­ның “Умырзая” театр коллективы быел узган фес­тивальгә Г. Камалның “Бе­ренче театр” әсәрен сәх­нәләш­те­реп, сәнгать осталарыннан югары бәя ал­ган.
2нче мәктәп укучыл­а­рының матур әдәбиятка тартылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Моны укучыларның республика күләмендә үткән иҗади бәйгеләрдә җиңүләре ачык күрсәтә. Мәсәлән, 11 сыйныф укучысы Айгөл Фазлыева — БДУда үткән “Көзге якта җанлы сүз”, 8 сыйныф укучысы Гүзәл Садретдинова — “Җәлил Киекбаев укулары”, 5 сыйныф укучысы Азалия Сабирова “Тукай моңнары” бәйгеләрендә алдынгы урыннарны яулаган. Әйтергә кирәк, әлеге бәйгедә беренчелекне алган Азалия Тукайның “Туган тел” шигырен биш телдә сөйләп күрсәтеп, жюри әгъзаларын таң калдырган.
Азалия Сабирова.Азалия Сабирова.— Биш телдә шигырь өйрәнү авыр булгандыр, мөгаен? — дип кызыксынабыз сәләтле кыздан.
— Мин шигырьләр ятларга яратам. Бер-ике кабатлау белән исемдә кала. Тиз генә ятлыйм да, тиз генә онытам да инде, — дип елмая Азалия.
Әлбәттә, укучыларның мондый бәйгеләрдә катнашып, матур уңыш­ларга ирешүендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилиана Әкбәро­ваның өлеше зур. Балалар күңелендә туган телгә ихтирам, матур әдәбият­ка кызыксыну уятып кына калмый педагог, белем­нәрен сынарга, кыю һәм тәвәккәл булырга да өнди.
Шунысын да әйтергә кирәк, төрле өлкәләрдә уңышлары күп булса да, алар турында зурдан кубып мактанырга яратмый 2нче мәктәп коллективы. Алар өчен уку йортының стендларында урын алган күпсанлы Почет грамоталары, кубоклар сөйли. Сәләтле, тырыш, максатчан яшь дусларыбызны алда да зур биеклекләр көтсен!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»