Күзләргә зыян килмәсен
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күзләргә зыян килмәсен

27.07: Күзләргә зыян килмәсен

Күзләргә  зыян килмәсенЯшьләр арасында контактлы линза йөртүчеләр елдан-ел арта. Бүген линзалар заманча имиджның бер өлеше кебек тә кабул ителә — уңайлы, җайлы, хәтта, төслесен кисәң, үзгәрергә дә мөмкинлек бирә. Модадан артта калмаска тырышучы кызлар алдында еш кына шундыйрак сораулар туа: линзага да, күзләргә дә зыян килмәслек итеп ничек бизәнергә соң? Линза йөрткән кызларга бизәнергә ярыймы икән?

Әлбәттә, ярый. Әгәр ярамаса, аларны кызлар шулкадәр яратып кулланмас та иде. Ләкин берничә киңәшкә игътибар итү бер дә артык булмас. Офтальмолог­лар линзаларны кигәч кенә макияж ясарга киңәш итә. Алай эшләгәндә линза астына кершән яки башка бизәнгеч кисәкчекләре эләкмәс. Косметика сайлаганда савытындагы язуга игътибар итегез: әгәр анда линза йөртүчеләргә кулланырга мөмкин дип язылган икән, курыкмыйча сатып алыгыз! Ә менә румяна һәм пудраның тыгыз текстуралысын сайлагыз, күзегезгә кисәкчекләре кермәс.
Линзаларны салганда киресенчә эшләргә: башта линзаларны алабыз, аннары макияжны юабыз. Линзаларны салмыйча, макияжны чистартмыйча, йокларга ятарга ярамый. Ул очракта йокыдан уянуга күзләрегез ялкынсынып, конъюнктивит башланган булырга да мөмкин. Күзләрегездә авыру башлана икән, һич кичекмәстән, күзлеккә күчегез, бизәнү турында да бераз онытып торырга туры киләчәк. Линза йөртүчеләргә иң кирәкле киңәш: аны кигәндә һәм салганда кулларыгыз сабынлап юылган булсын!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»