Ракета очырганны күрдек
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ракета очырганны күрдек

24.08: Ракета очырганны күрдек

Ракета очырганны күрдекМин “Русия мәктәп укучылары хәрәкәте” балалар, үсмерләр оешмасы һәм Русия балалар үзәге тарафыннан оештырыл­ган һәм Байконур шәһәрендә үткән Бө­тенрусия балалар космос фес­тивалендә катнаштым. Анда катнашу өчен 2016-17 уку елында муниципаль, бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәләрдәге уңышлар һәм күрсәткечләрне раслаган портфолио җибәрергә һәм Русия мәктәп укучылары хәрәкәтен үстерү буенча проект төзергә кирәк иде. Мин “Бер кояш балалары” проектын эшләп җибәрдем.

Шундый чарада булу мөмкин­леге тияр дип башыма да китер­мәгән идем. Фестиваль программасы бай эчтәлекле булды. Без Байконур космодромы музеенда, С. Королев һәм Ю. Гага­ринның мемориал йортында, Геройлар аллеясендә булдык. Русия мәга­риф һәм фән министры Ольга Васильева, очучы-космонавтлар, Русия Геройлары Сергей Рязанский һәм Александр Лазуткин, Русия балалар үзәге директоры, мәктәп укучылары хәрә­кәтенең координацион советы җавап­лы сәркә­тибе Алиса Крюкова белән очраштык. “Буран” корабында һәм Халыкара космос мәктәбендә экскурсиядә булдык, хәтта “Орлан” скафандрын да киеп карадык һәм “Союз МС-85” ракетасын очырганны күрдек.
Байконур шәһәре буйлап та экскурсиядә булдык. Безне шәһәр һәм Байконур космодромы төзелү тарихы, шулай ук казах халкы­ның традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштырдылар.
Халыкара космос станциясенә барырга бер көн кала Русия Герое, “Союз-МС” экипажы командиры, Русия мәктәп укучылары хәрә­кә­те рәисе Сергей Рязанский белән аралаштык. Очрашу Ю. Гагарин исемендәге фәнни-тикше­ренү сынау үзәгендә үтте. Сергей Николаевич безгә үзенең космоска сәяхәте турында сөйләде. Сергей Рязанский икенче тапкыр оча икән инде. Ул 167 тәүлек авырлыксызлыкта үткәргән, өч тапкыр ачык космоска чыккан. Очканда үзе белән уенчык – бәй­ләнгән гном – ала икән. Очар алдыннан космонавтларның барысы да традиция буенча “Белое солнце пустыни” фильмын карый. Нәкъ шул фильм беренче булып станциягә китерелгән.
Ачыклануынча, һәр космо­навт­ның үз исем-чакыруы бар. Алар үзаллы сайлана һәм гадәттә борынгы Рим аллалары һәм йолдызнамә исемнәре белән бәйле. Сергей Рязанскийның чакыруы – Борей. Сергей Нико­лаевичның яраткан урыны — Яңа Зеландия һәм Тахо күле, ә ярат­кан музыкаль төркемнәре – “Алиса” һәм “ДДТ”. Аның безгә ки­ңәше: “Һәркемнең мөмкинлеге була. Чыннан да теләгән нәр­сәне һәрвакыт эшләп карарга һәм җиңелүдән курыкмаска ки­рәк”.
Сергей Рязанский планнары турында болай диде: Русия мәктәп балалары хәрәкәтен үстерү турында хыялланам. Әлеге хәрәкәт илебезнең һәр мәктәбендә булыр дип өмет итәм. Һәм без бөтен дөньяга таралачакбыз!”
Очучы-космонавт Александр Лазуткин белән дә очраштык. Русия Герое безгә һөнәр сайлау һәм үзенең космонавт булып китүе турында сөйләде: “Моның өч сәбәбе бар: авырлыксызлыкта очарга, Җиргә читтән карарга һәм башка планетада яшәүчеләр белән танышырга теләдем”.
1997 елның 10 февралендә үзенең космоска очуы турында сөйләве аеруча кызыклы булды. Ул “Союз ТМ-25” корабында һәм “Мир” комплексында 184 көн һәм 22 сәгать булган. 1997 елның 15 августында экипаж Җиргә төш­кән. Космонавт хыяллары­бызның тормышка ашуын һәм кешеләргә яхшылык өләшеп яшәргә кирәк­леген онытмавыбызны теләде.
В. Челомяев исемендәге Халыкара космос мәктәбендә Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән очрашу үтте. Укучылар министрга үзләренең проектлары турында сөйләде. Ә кичен ул безнең белән бергә космоска ракета очыруны карады.
Бу минем тормышымда онытылмас атналарның берсе булды. Русия мәктәп балалары хәрәкә­тенә моның өчен зур рәхмәт, мин бу очрашулардан бик күп нәрсә белеп һәм дуслар табып кайттым.
Денис Хәйбрахманов,
Николо-Березовка мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.
Краснокама районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»