Роботлар, квадракоптерлар, пилотсыз очкычлар...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Роботлар, квадракоптерлар, пилотсыз очкычлар...

26.10: Роботлар, квадракоптерлар, пилотсыз очкычлар...

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Кванториум” технопаркында шөгыльләнүче балаларга зур уңышлар һәм  яңадан-яңа фәнни казанышлар юлдаш булуын теләде.Малайларның роботлар, квадракоптерлар, төрле очкычлар белән кызыксынмаганы бар ми­кән?! Юктыр, мөгаен. Алай гына да түгел, заманча технологияләр кызларны да үзенә тарта. Уфада яңа гына ачылган “Кванториум” технопаркындагы укучылар белән танышкач, без моңа аеруча инандык.

Нәрсә ул “Кванториум”? Ул — 5тән алып 18 яшькәчә балалар һәм үсерләр өчен тәгаенләнгән технопарк. “Кванториум” — гадәти түгәрәк кенә түгел, биредә укучылар лабораторияләрдә, остаха­нәләрдә шөгыльләнеп, үз­ләрен инженерлар, галим­нәр буларак сынап карый. Алар фәнни проектларын булдыра. Техно­паркның төп максаты – балаларны фәнни иҗатка тарту, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау һәм өйрәтү, аларга үсеш өчен шартлар булдыру. Биредә мәк­тәптән үк галим, программист, роботехник, инженер, авиаконструктор, нефтьче, биотехнологларны тәрбия­ләргә була. Технопаркларда кечкенәдән уйлап табуга, конструкцияләү, төзү-коруга әвәс балалар­ның сәләтләрен үстереп, аларны илебезнең иң яхшы югары уку йортларына әзерләячәкләр.
17 октябрьдә илебездә әнә шундый технопарклар ачу марафоны үтте. Төрле төбәкләрдә эшләп килүче 24 “Кванториум” технопаркына янә 18 шундый фәнни-техник иҗат мәй­данчыгы кушылды. Алар­ның өчесе безнең республикада ачылды.
Уфаның “Гагарин-үзәк” мәй­данчыгындагы “Кванториум”ны ачу тантанасына республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов килде.
— Бүгенге көннең геройлары — “Башкортстан Кванториумы” дип язылган футболкалардагы кызлар һәм малайлар ул. Болар барысы да балалар өчен, үсеп килүче буын өчен эшләнә. Аларга яңача төзү, уку мөмкин­леге би­ре­лү аеруча куанычлы. Без әлеге юнә­лештә эшчәнлекне дәвам итәчәкбез, — диде Рөстәм Зәки улы.
Әлеге технопарк аэрокосмик инженерия, робототехника һәм пилотсыз очу аппаратларын кон­струк­цияләү кебек өч юнәлештә эшләячәк. Төркемнәр заманча корылмалар һәм техника белән җиһазлан­дырыл­ган. Биредә шөгыльләнү бушлай.
Республиканың өч “Кванториум” мәй­данчы­гында 1,5 мең бала шө­гыльләнәчәк. Республика Башлыгы киләчәктә мондый техник сыйныфлар мәктәпләрдә, техникумнарда, колледжларда, университетларда да ачылачагын әйтте. Быел шундый — 10-20 сыйныф, ә киләсе елда исә 100не ачу күз уңында тотыла. Бу исә техник үзәкләрдә шөгыль­ләнәсе килгән укучылар­ның хыялларын чынга ашырачак.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»