Әйтерсең, кояш нурлары күңелгә кереп тула...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әйтерсең, кояш нурлары күңелгә кереп тула...

21.12: Әйтерсең, кояш нурлары күңелгә кереп тула...

Бәйге җиңүчеләре остазлары белән.Бәйге җиңүчеләре остазлары белән.Республикабызда билгеләнеп үтелгән Әдәбият елы инде артта калса да, безгә ул күркәм бер башлангыч калдырып китте: аның “фатыйхасы” белән район мәктәпләре арасында “Каурый каләм” дигән иҗади бәйге башлап җибәрдек. Тәүдә бәйгенең шартнамәсен эшләп, район хакимияте тарафыннан раслатып алдык, бу башлангычка мәдәният, мәгариф хезмәт­кәрләре, район гәзите редакциясе, тел һәм әдәбият укытучылары да бик теләп кушылды.

Шунысы сөенечле: иҗатка тартылучы балалар саны елдан-ел арта. Бу елны бәйгедә Иске Кормаш мәктәбеннән генә дә егермедән артык бала катнашты. Иске Тукмаклы мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Айнур Нәбияров — үткән елда, 8нче сыйныфтан Ирина Бәдретдинова быел бәйгебезнең җиңүчеләре булып танылдылар. Карача-Елга, Әхмәт мәктәпләре дә сынатмады. Камышлы һәм Илек мәктәбе укучылары ел фасылларына багышланган нәсерләре, шигырьләре белән сокландырды. Кушна­ренконың 1нче мәктәбе һәм гимназиясе укучылары да каләм­нәрен бик уңышлы сынады. Бакай һәм Шәрип мәктәпләре уку­чыларының кулъязмалары да җылы тәэсир калдырды.
Әлбәттә, бу эшләрне оештыруда районның үзәкләштерелгән китап­ханә чел­тәре хезмәт­кәрләренә җаваплы­лык­ның зуры йөкләтелә. Ел дәва­мында мәктәпләр белән алар тыгыз бәйләнештә эш­ли.
Ел азагында йомгак ясыйбыз, анда төрле номинацияләрдә җиңү­челәр билгеләнә һәм бүләк­ләнә.
Дәртләндерү чаралары моның белән генә чикләнми, яхшы дип табылган иҗади эш үрнәкләре район һәм республика матбугатында да дөнья күрә.
Нинди максатны күзаллый соң бу бәйге?
Туган телне өйрәнү гаиләгә генә йөкләтелгән бу чорда яшь буында телебезгә, мәдәниятебезгә, әдәбия­тыбызга мәхәббәт тәрбияләргә омтыла “Каурый каләм”. Өч ел дәвам иткән тәрбияви омтылышның гамәлдә ниндирәк чагылыш табуын аңлар өчен иҗади ярышның нәтиҗәләре белән бераз таныштырып үтү урынлы булыр.
Кулына каләм алган бала иң элек сүз кадерен белергә өйрәнә. Әйе, сүз тылсымы, иҗади омтылыш әйди аларны рухияткә, мавыктыргыч хыял дөньясына. Һәм аларның ачыш-табышлары да сокланырлык:
...Кояш чыкса,
шундый шатлык,
Җырлыйсы килеп тора,
Әйтерсең, кояш нурлары
Күңелгә кереп тула...
(Данил Әхияретдинов,
5нче сыйныф укучысы).
* * *
Кыш бураннар алып килсә,
Чорнала ап-ак моңга.
Матурлык күрәсең килсә,
Кил син безнең авылга...
(Азалия Галәветдинова,
6нчы сыйныф укучысы).
Укучы баланың күңел халәте, сәләте хакында иң хәбәрдар кеше — аның укытучысыдыр, мөгаен.
Эше хаттин ашса да, каләм тибрәтүче шәкертен игътибарсыз калдырмый ул. Эчкерсез, ихлас тойгыларны әнә шул игътибар канатландыра да инде.
...Һәркөн иртән
бер сукмактан атлый,
Таныш юллар,
таныш дәресләр.
Балалар да шул ук,
мәктәп тә шул,
Акбур сызган тигез хәрефләр...
Һәр ел саен шулай кабатлана,
Укытучым, хезмәт юлларың,
Күңеле белән һаман шулай
яшь ул,
Кыңгыраудай күңел кыллары...
(Алзана Исламова,
8нче сыйныф укучысы).
Гомумән “минем гаиләм”, “әти-әни”, “туган җир”, “туган тел” һәр баланың яраткан темасы икәнлеге ачыкланды.
Мәгълүм ки, туган тел, туган җир кебек кыйммәтләрне яшьтән үк бәһаләргә өйрәнгән бала урынны да аларга күңел түреннән бирә.
9нчы сыйныф укучысы Рузинә Газизова “Каурый каләм”гә җибәргән иншасында телебезгә бик үзенчәлекле бәя бирә. Заманыбыз, яңадан-яңа техник чаралар үзләш­тереп, нинди генә югары баскычларга күтәрелмәсен, кешелек рухи тәгам тудыручы каурый каләм йогынтысын инкяр итмәс дип өметләник.
Безнең башлангыч әнә шул югары, иҗади рух белән әсәрләнгән балаларның тормыш дигән матур да, катлаулы да дөньяның үз кешесе булып танылуы өчен әзерлек эше алып бара. Ачыш-табышлары белән кешелекне алга әйдәүче, рухи казанышлары белән милләтебезнең горурлыгы булыр алмаш үстерәсе килә “Каурый каләм”нең.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтә алам: бу иҗади бәйге әдәби сүзнең, югары эстетик хисләр һәм ша­гыйранә тойгыларның балалар күңеленә зур тәэсир ясавын ачыклады. Мәктәпләребездә “физиклар” гына түгел, “лириклар” да тәр­бияләнсен иде!
Фәндидә ХАРРАСОВА,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»