“Без пионерлар булдык!”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Без пионерлар булдык!”

21.12: “Без пионерлар булдык!”

Дүртенчеләр өчен истәлекле көн.Дүртенчеләр өчен истәлекле көн.Пионер оешмалары бул­ган, дружина җыелыш­лары үткән мәктәпләр, якты уй-максатлар белән янып йөрүче, галстукка тугры калган кызлар һәм егетләр бармы хәзер?! Әлбәттә, бар! Күптән түгел без нәкъ шундый белем учагында укучыларның пионерлар сафына кабул ителүен күреп кайттык.

Балтач районының Сәйтәк авылына килеп керүгә без иң элек уку­чыларның мәктәп янындагы зур мәйданда шугалак ясау белән мәшгуль булуына игътибар иттек. Физкультура укытучысы Илдус Иб­раһимов җитәк­че­легендә ул ел саен булдырыла һәм укучылар язга кадәр рәхәтләнеп тимераякта шуа, хоккей уйный. Фигуралы шуу буенча бәйгеләргә кадәр үткәрәләр биредә.
Ә мәктәпнең үзендә бөтен коллектив бик дулкынландыргыч чарага — дүртенчеләрне пионерга кабул итәргә әзерләнеп йөри иде. Иң элек шунысын әйтик: Роза Мозаффарова җитәкчелегендәге Сәйтәк мәктәбендә барлыгы 103 бала укый, аларга 16 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Бирегә балалар җиде авылдан килеп укый, аларны ике автобус йөртә.
Узган елда белем учагы Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә кер­гән. Әлбәттә, мондый мәртәбәле исемгә лаек уку йортының горурланып сөйләрлек уку алдынгылары да, иҗади бәйгеләр­дә, спорт чараларында матур нәтиҗәләр күрсәтүче укучылары да җитәрлек. Мәсәлән, быел 11нче сыйныф укучысы Анастасия Вәлиуллина “Урал-батыр” республика бәйгесендә инглиз телендә чыгыш ясап, 4нче урынга чыккан. Мәктәптә “БЭД” КВН командасы белән хаклы рәвештә горурланалар. Төркемне яшь, заманча карашлы химия-биология укытучысы Инга Айметова җитәкли. Күптән түгел команда район мәктәпләре арасында Экология елы уңаеннан үткәрелгән КВНда беренчелекне алган.
Әлбәттә, Сәйтәк мәктәбе укучыларының актив, тәртипле булуында пионерлар оешмасының роле зур. Монда ул исем өчен генә эшләми. Ә чын-чынлап дружина утырышлары, алга бурычлар кую, аларны үтәү, мәсьәлә­ләрне бергәләп хәл итү рәвешендә алып барыла.
Конституция көне уңаеннан 4нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә пионерлар сафына кабул иттеләр. Алар да абый-апалары кебек үк бердәм, тырыш, тәртипле булырга сүз бирде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»