Очкын » Страница 2
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 2

Сочидан җиңү белән!

Сочидан җиңү белән! “Гүзәл” халык бию ансамбленең яшь талантлары.Балтачның 2нче мәктәбендә белем алучы 19 унберенче сыйныф укучысы өчен дә бүген — иң дулкынландыргыч мизгелләр. Укыту­чы­ларының хәер-фатихасын алып, олы тормыш юлына аяк басарга җыена алар. Узган ел, мәсәлән, мәктәпне тәмамлаган 20 укучының 18е югары уку йортларына кергән. “Быелгылар да алардан калышмас, сынауларга җитди әзерләнәләр”, — ди мөгаллимнәр.

431 бала белем алган уку йортын тәҗрибәле директор Азамат Мәгъзумов җитәкли. Һәр мәктәпнең йөзен билгеләгән үзен­чәлек була. 2нче мәктәп укытучылары балаларга төпле белем бирү белән беррәттән, аларның сәләтен үстерүгә, буш вакытын оештыруга зур көч сала. Биредә һәр бала берничә түгәрәктә шө­гыльләнә. Шуңа да аларның районда, республикада уңышлары бихисап күп. Мәктәп коридоры буйлап тезелгән стендлардагы грамоталар, кубоклар, сыннар – болар барысы да әлеге коллек­тивның бердәмлеге, тырышлыгы хакында сөйли.

25.05.2017 (№ 60 (25064)): Очкын

Шәһәр уртасында – сабантуй!

Шәһәр уртасында – сабантуй! Ямьле җәй табигатьтә патшалык итә. Җәйне башлап җи­бәрүче күңелле милли бәйрәм­нәребез – сабантуйлар үтте инде, дисезме? Юк ла, шушы көннәрдә генә Уфада бик матур сабантуй булды әле. Шәһәр уртасында нинди сабантуй ул диеп аптырыйсызмы? Аптырамагыз, 84нче татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары булдыра ул! Шәһәр уртасында бар шартын китереп, искиткеч күңелле һәм матур бәйрәм – милли балалар сабантуе оештырды алар. Мәктәп каршындагы “Дуслык” көндезге савыктыру үзәгенә йөрүче малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп чүлмәк ватты, аркан тартты, капчык киеп, йомыркалы кашык кабып, су тулы чиләкләр тотып, йөгереп ярышты. Һәр ярыштан соң яуланган бүләкләр, татлы күчтәнәчләр балалар күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Оештыручылар укучыларны сабан­туйның тарихы, йолалары белән таныштырды. Калфаклы кызларны, түбәтәйле малайларны Уфаның Октябрь районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алена Одинцова, гимназия директоры Равил Идрисов җылы тәбрикләде.

30.06.2016 (№ 75 (24929)): Очкын









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»