Һәр буын өчен мавыктыргыч сәнгать
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һәр буын өчен мавыктыргыч сәнгать

23.06: Һәр буын өчен мавыктыргыч сәнгать

Һәр буын өчен  мавыктыргыч сәнгатьКиномарафон Бакалы районына килеп җитте.

Район “Башкортостан” киностудиясе режиссеры, Русия һәм Башкортстан Кинематографистлар берлеге, Русия Кинорежиссерлары гильдиясе әгъзасы Вилүрә Исәндәүләтова, рәссам-куючы, рәссам-мультипликатор Айгөл Бәйрәмголова, тавыш операторы Гүзәл Петряева, кинооператор Рафаил Сарваев кебек мәртәбәле кунаклардан торган делегацияне кабул итте.


Бакалылылар Башкортстан кинематографистларын район Мәдәният сарае каршында икмәк һәм тоз белән каршы алды. Мәртәбәле кунаклар тәүдә “Кино дөньясы” дип атал­ган күргәзмә белән танышты, арытаба район китап­ханәсенең уку залында кино яратучылар белән очрашты, “Сценарий язу осталыгы”, “Операторлык осталыгы”, “Режиссура”, “Анимация” темалары буенча мастер-класслар үт­кәрде.

Кинематографистлар бе­лән очрашуга килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде. “Бу үзе үк кино сән­гатенең төрле буын кеше­ләре арасында популяр булуына ачык дәлил”, — дип билгеләде Уфа кунаклары.

Арытаба чара Мәдәният сараеның тамаша залында дәвам итте. Биредә чарада катнашучыларга һәм мәртәбә­ле кунакларга Кино елына багышланган видеоролик күрсә­телде.

Төштән соң чараның тантаналы өлеше башланды. Вилүрә Исәндәүләтова район хакимияте башлыгы урынбасары Илһам Гыймалтдиновка киномарафон символын тапшырды, шулай ук “Башкортостан” киностудиясендә чыккан фильмнарның дискларын бүләк итте.

Арытаба “Башкортостан” киностудиясе әзерләгән фильм­нар күрсәтелде. Алар арасында “Алдар һәм соры бүре” (режиссеры Р. Шәрәфет­ди­нов), “Урал белән Шүлгән­нең маҗаралары” (А. Бәйрәм­гу­лова), ”Еще вьется над крышой дымок” (В. Исәндәүлә­то­ва) “Җиңмеш” (А. Әскаров) кебек төрле конкурсларда приз­лы урыннар яулаган фильмнар бар иде.

2002 елда Бакалыда телевидение оешкач, район елъязмасын кинотасмаларда саклау мөмкинлеге барлыкка килде. Бүгенге көндә урындагы телевидение фондында 15ләп кыска метражлы документаль фильм саклана.
Киномеханиклар Е. Куптарев белән Г. Тангаев турындагы шундый ике фильм тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде. Шулай ук бу көнне районның иң хөрмәтле кешеләренең берсе — СССРның кинематография отличнигы, киноҗиһазлар ремонтлау мастеры Игорь Бякшев турында видеосюжет күрсәтелде. Аңа медаль һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук озак еллар киномеханик булып эшләүчеләр: Яңа Урсайдан — Мирвәгыйзь Мәрданшин, Балчыклыдан — Ирина Дәүләтҗанова, Утардан — Николай Поляков, Урманайдан — Хәлиулла Хәми­дул­лин, Камышлытамактан — Марсель Раянов, Токбердинодан — Геннадий Миңне­баев, Михайловкадан — Николай Добров, Бакалыдан — Григорий Тангаев, Александр Малышев, Роза Даутова да бүләксез калмады.

Фильмнар карау, ветераннарны хөрмәтләү район мәдә­ният сарае хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән аралашып барды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




«Башкортстанның кечкенә сылукае» чакыра!
Сегодня, 10:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Башкортстанның кечкенә сылукае» чакыра!
Өч чиновникның берсе артык
Сегодня, 09:58 :: Икътисад
Өч чиновникның берсе артык








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»