Аларга Эстониядә алкышладылар
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Аларга Эстониядә алкышладылар

08.06: Аларга Эстониядә алкышладылар

Аларга  Эстониядә  алкышладылар Краснокама районы Куян мәдәният йортының “Таныптур сем” фольклор ансамбле күптән түгел Эстония буенча гастрольләрдә булды. Артистларыбыз матур чыгышлары белән эстонлыларның күңелен яуласа, үзләре дә чит төбәкнең матурлыгна сокланып кайтты.

“Таныптур сем” — уникаль ансамбль, чөнки ул һөнәри осталардан түгел, ә сәнгать яраткан үзешчән­нәрдән тора. Үзешчән дигәннәребез дә күптән пенсия яшендәге кешеләр.


— Ансамбльгә барлыгы 15 кеше йөри, моңарчы гел өлкәннәрдән генә торсак, күптән түгел безгә балалар да кушылды. Аларның милли җыр­ларга, биюләргә ихлас тартылуын күреп, әлбәттә, каршы килмәдек. Ә инде ерак Эстониягә уныбыз: сигез өлкән кеше һәм ике бала бардык. Бу сәяхәтне безгә Мәскәүдәге якташ марилар оешмасы җитәкчесе Елена Минилбаева һәм коммерция карамагында булмаган “Фенно-Угриа” оешмасы советнигы Яак Прозас оештырдылар, — ди ансамбль җитәкчесе Ольга Исинбаева.
Эсто­ния­дә Башкортстаннан килгән мари фольклор ансамблен кан кардәшләре күреп, җылы каршы алалар.
— Безгә зур игътибар бүлделәр һәм искиткеч кунакчыллык күрсәт­теләр. Һәр көнебез сәгатьләп диярлек бүленгән иде. Таллин, Тарту шәһәр-ләре, Балтыйк диңгезе яры буенча, музейларга экскурсияләргә, мари якшәмбе мәктәбенә, кинозалга бардык, анда без беренче тапкыр мари телендә бөек мари композиторы Иван Палантайга багышланган кино карадык.Танылган кешеләр: кинорежиссер Алексей Алексеев, философия фәннәре докторлары Людмила Ямурзина, Татьяна Алыбина, “Фенно-Угриа” оешмасы советнигы Яак Прозас, “Тарту марилары берләшмәсе” берлеге рәистәше Валерий Александров, Василий Николаев, Александр Рябчиков белән очраштык. Эстониядә биш көн булдык һәм һәр көнебез ямь­ле, матур узды. Гастрольләр тәмамлануын сизми дә калдык, — дип сөйли артистлар.
Краснокамалылар марилар йоласы буенча күчтәнәчкә каз һәм үрдәк­ләр алып бара. Таллиннда Яак Прозес һәм Тартуда Валерий Александров белән ядәч аера. Мондый йолага барысы да аптырый, концерттан соң Эстония президентының милли мәсьәләләр буенча урынбасары артистлар янына килеп рәхмәт белдерә.
— Тарту шәһәрендә Марий Талешкекече бәйрәме хөрмәтенә олылар да, балалар да мари киемнә-рендә килде. Зур бәйрәм табыны корылды. Безнең чыгышыбыз мариларга гына түгел, эстоннарга да ошады, рәхәтләнеп мари, эстон көй­ләренә биедек. Эстониядә уен коралларына кушылып җырлау югары бәяләнә. Безнең гармун, тумыр, шөл­дерле барабан аларда зур кызыксыну уятты. Алып барган борынгы костюмнар һәм чабаталар, милли бизәклә­ребез белән хуҗалар бик кадерләп танышты, — ди Ольга Исинбаева. — Безнең коллектив борынгы җыр­ларны башкара, ә алар әйтеп бетергесез уңай энергетикага ия, безнең ата-бабаларыбыз җыр­лар­га тирән мәгънә салган, — ди ул “Таныптур сем”ның искиткеч уңыш сере турында фикер йөртеп.
— Милли җырларны, борынгы көйләрне яшь буынга биреп калырга кирәк. Бу уңайдан Куян әбиләреннән үрнәк алыгыз, милләтне саклауга һәм үстерүгә һәркем үз өлешен кер­тергә тиеш.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 18:19 :: Җәмгыять
Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Вчера, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Вчера, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Вчера, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»