“Евразия йөрәге” берләштерде
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Евразия йөрәге” берләштерде

14.06: “Евразия йөрәге” берләштерде

“Евразия йөрәге” берләштердеУфада халыкара фестиваль дүрт көн дәвам итте.

9 июньдә “Евразия йөрәге” халыкара фестивале кысаларында Уфаның Салават Юлаев мәйданында Идел буе, Урта Азия һәм Кавказ халкы вәкилләре, Кытай, Һиндстан, Вьетнам, Африкадан килгән студентлар җыелды. Алар әйлән-бәйлән уены оештырып, анда иң күп катнашучылар исемлегенә кереп, Русия рекорды куйды.


Милли киемнәрдәге төрле милләт кешеләре Салават Юлаев һәйкәле мәйданыннан “Ватан” этнопаркына юлланды. Республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйковага рекорд кую турындагы сертификатны да шунда ук “Русия рекордлары китабы” мөхәррире Станислав Коненко тапшырды.
– Бу вакыйга, чыннан да, истә калырлык. Миңа бик күп үзенчәлекле вакыйгалар шаһиты булырга туры килде, әмма мондый хәлне беренче тапкыр күрәм, – диде Станислав Коненко.
Республикада милли киемнәр парады беренче тапкыр 2016 елда Халыкара мәдәният фестивале һәм “Евразия йөрәге – “Heart of Eurasia” кысаларында үткән иде. Быел да бу чара, чын мәгънәсендә, милләтләр бәйрәменә әверелде. Быел анда 1192 кеше катнашты. Иң нәни катнашучыга – 2 яшь. Ул башкорт милли киемендә килгән иде. Гомумән, бу парад 40 милләт вәкилен берләштерде.
– Чыннан да, милләтләрнең дус, тату булуы барыннан да өстен. Илебез һәм республикабыз шушы дуслык белән көчле. Бүгенге чара моны тагын бер тапкыр исбат итте. Бу башлангычка кушылучыларга, аның әһәмиятен аңлаучыларга рәхмәтлемен, – диде Әминә Шәфыйкова.
Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Азат Ибраһимов билгеләвенчә, чит илдән килеп, бездә укыган студентлар бу башлангычка зур теләк белән кушылган. Шунысы да мөһим, бу проект елдан-ел халык арасында хуплау таба, аның абруй-дәрәҗәсе үсә.
10 июньдә “Евразия йөрәге” фестивале кысаларында Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының 50 еллыгына багышланган “Симфония төне. Alma mater багышламасы” чарасы оештырылды. Бәйрәм кичәсенең төп үзенчәлеге – анда бары тик аспирантлар, стажерлар һәм шушы уку йорты студентлары гына катнашты. Бер сәхнәдә өч оркестрның чыгышы, чыннан да, үзенчәлекле булды. Республика яшьләр симфония оркестры, урыс халык уен кораллары яшьләр оркестры, башкорт халык уен коралларының җыелма оркестры һәм институт хоры чыгышлары бездә яшәүче халыкларның дуслыгы символы булды.
Чыгыш ясаучылар, классик жанрлардан алып, этномә­дәнияткә кадәр, төрле юнәлешләр аша тамашачылар күңелен яулады. Бәйрәм барышында укып ишеттерелгән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның котлау хатында институтның республика мәдәниятендә югары урын тотуына басым ясал­ган иде.
Чыннан да, Заһир Исмәгыйлев исмендәге Уфа дәүләт сәнгать институты Русиянең иҗади уку йортлары арасында әһәмиятле урын били. Ачылган көннән алып, бу уку йорты 7 меңгә якын белгеч тәрбияләгән. Алар – бик күп Халыкара, Русия күләмендәгә конкурс, фестивальләр лауреатлары. Институт Русия һәм чит илләр театрларына, филармония-ләренә, оркестрларына, төрле уку йортларына белгечләр әзерләде. “Евразия төне” фестивалендә дә алар әзерлекле белгечләре, сыйфатлы номерлары белән чыгыш ясады.
“Этнотөн – 2018” ачык һавадагы Уфа амфитеатрында меңләгән кешене җыйды. Биредә Грузия, Казахстан, Бурятия, Мордовиядән килгән музыкаль төркемнәр, республикабызның бик күп вәкилләре чыгыш ясады.
Фестиваль 12 июньдә – Русия көнендә – “Ватан”
этнопаркында Гала-концерт белән тәмамланды.
Чара 31 мең кешене мәйданга җыйды.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 18:19 :: Җәмгыять
Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Вчера, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Вчера, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Вчера, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»