Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Аллаһ шулай кушкан булгандыр...”

12.07: “Аллаһ шулай кушкан булгандыр...”

“Аллаһ шулай кушкан булгандыр...”Яки искиткеч моң иясе Флизә Шәйдуллинаның артист һөнәрен сайламавының сәбәпләре нидә?

Мин аның тавышын чишмә челтерәвенә охшата, аны тыңлаган саен тау күкрәгеннән ургылып чыгып, үз җаена челтер-челтер генә агып утырган чишмәләрне күз алдыма китерә һәм һәрвакыт: “Шушындый моңлы тавышка ия була торып, нишләп бу апа җырчы булып китмәде икән?” дип уйлана идем. Бу соравыма җавапны мин Флизә апаның 75 яше уңаеннан интервью алырга баргач кына таптым һәм бу хакта сезгә дә бәян итәргә булдым. Башкортстанның халык артисткасы Фәнүнә Сираҗетдинованың бертуган апасы, Илеш районының иң өлкән яшьтәге кешесе Миңнезадә әбинең кызы Флизә Шәйдуллина турында язма берегезне дә битараф калдырмас, дип ышанам.


Флизә апа белән мин моннан дүрт ел элек әнкәсе Миңнезадә әби Шәйдулли­наның 100 яше уңаеннан сурәтләмә язарга баргач якыннан таныштым. Зәвык белән җыештырылган йортын, күз явын алырлык картиналарын күргәч, тәмле ашларыннан авыз иткәч үк аның әнисе кебек үк бик булдыклы һәм талантлы хатын-кыз икәнлеген аңладым.
Күпләрегез хәтерлидер, Илеш районының Ишкар авылында яшәүче Миңнезадә әби Шәйдуллина турында “Кызыл таң”да дүрт ел эчендә ике мәкалә басылды, берсе — “Кояш гомере” дигәне 100 яше уңаеннан язылса, “Озак яшәү серләре” дигәне берничә ай элек кенә дөнья күрде. Миңнезадә әби — шаккатмалы кеше: 104 яшендә дә күзлексез гәзит укый, бәйләм бәйли, чигү чигә, бакча утый, җиләк җыя һәм үзе белән бергә яшәүче кызы Флизәне, 75 яшьтә булуына карамастан, әле булса тормыш итү серләренә өйрәтә. Шундый әнкәйдән тусын да, нишләп булдыклы булмасын ди инде Флизә апа? Алма агачыннан ерак төшми, дигән мәкаль халык телендә юктан гына барлыкка килмәгән. Халык барын да белә, төгәл итеп әйтеп бирә инде...
Интервьюга баргач, Фли­зә Хәниф кызына иң беренче итеп: “Шушындый моңлы тавышка ия булып та, нишләп Сез җырчы булып китмә­дегез соң?” дигән, берничә еллар буе күңелемне кызыксындырып торган сорауны бирдем. “Аллаһ шулай кушкан булгандыр инде”, — дип җаваплады бу сорауга Флизә апа. Ә мин бу җавап белән генә канәгатьләнмичә: “Әнә бит, сеңлегез Фәнүнә Сираҗет­ди­нова барлык татар-башкорт дөньясына билгеле җырчы булып танылды. Әгәр дә шул юлдан киткән булсагыз, Сез дә әллә кайчан инде “халык артисткасы” булыр идегез, зал тутырып тамашачы җыяр идегез”, — дип, кызыксынуымны дәвам иттем. Флизә апа ялындырып тормады, җырчы булып китә алмавының сәбәбен бер тында сөйләп тә бирде:
— Мин 1943 елда Миң­незадә һәм Хәниф Шәйдул­линнар гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга килгән­мен. Июль ае, печән өсте, уттай эш вакыты булган ул. Әнкәй, авырлы булуына карамастан, көн дә эшкә йөргән. Басуда бәбиләп куйсаң балаңның кендеген кисәргә кирәк булыр, дип, иптәш хатыннары үзләре белән пычак я кайчы алып барыр булганнар. Тик мин басуда түгел, өйдә туганмын. Әнкәй, ул вакыттагы тәртип­ләр буенча, икенче көнне үк эшкә чыгып киткән, мине дә үзе белән алган. Шулай итеп, мин туган көнемнән башлап эш арасында кайнап үскәнмен.
Ул вакытта мәктәпкә 8 яшьтән генә алсалар да, мин 6 яшемнән үк укырга кергән­мен. Анысының да үз тарихы бар. Безнең күршедә генә миннән өч яшькә олырак Хәния исемле дус кыз яши иде. Без, кызлар, барыбыз бергә җыелышып, укытучы булып уйнарга ярата идек. Хәния безне, үзеннән кечерәкләрне, каршына тезеп утырта да дәрес аңлата башлый иде. Иҗек­ләп укырга да, җөмләләр төзергә дә, санарга да без күрше кызы Хәниядән өйрәндек. 6 гына яшьтә булсам да, мин мәктәпкә “Туган тел”не укый белеп бардым. “Бөтен дус кызларым мәк­тәп­кә бара. Минем дә алар белән укырга барасым килә”, — дигәч, әнкәй теләгемә каршы килмәде, аларга ияртеп мәктәпкә җибәрде.
Ярты ел буе мине исем­леккә кертеп тормыйча гына укыттылар. Ялкыр да, укуын ташлап кайтып китәр бу, дигәннәрдер инде. Ә мин кайтып китмәдем, үземнән ике яшькә өлкәнрәк сыйныфташларым белән ярыша-ярыша укый башладым. Укытучыларыбыз искиткеч әйбәт кешеләр иде. Нурҗиян Шаһапованы, Маҗиян Фазлыеваны бүген дә тик рәхмәт хисләре белән генә искә алам. Алар безгә башлангыч белем генә биреп калмадылар, бөтен яклап сәләтле балалар булсыннар, дип тырыштылар. Ул вакытта куелган концертларның исәбе-санына чыгарлык түгел, боларның барысын да безнең укытучыларыбыз оештыра иде. Җырларга булса да, биергә булса да, шигырь сөйләргә булса да иң алдан мин йөгереп чыга идем. 1нче сыйныфта укыганда Яңа ел бәйрәмендә урындыкка бастырып шигырь сөйләткәннәре бүген­гедәй исемдә әле.
Мәктәптә матур итеп шигырь сөйләүче кыз булып танылсам да, минем күңелгә шигырь түгел, җыр якынрак иде. Ни өчен дигәндә, безнең өйдә “эшләпә” радио тора, ә аннан бертуктаусыз Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова­ларның моңлы тавышы агыла иде. Җырларның көй­ләрен һәм сүзләрен мин әнә шул күренекле җырчы­лардан отып ала һәм мәк­тәптә узучы чараларда шуларны башкара идем.
Җырга булган сәләтем Югары Яркәйдәге урта мәктәпкә укуымны дәвам итәргә баргач тагын да ныграк ачыла төште. 8нче сыйныфта укыганда пионер слеты үткәрделәр. Шунда без аерым концерт номерлары белән чыгыш ясадык. Мин үзем яраткан “Салкын чишмә” җырын башкардым. Сәхнәдән төшүемә, урыс теле укытучысы Мәрьям Әхиярова: “Ай булдырдың! Бигрәк матур җырладың! — дип аркамнан кагып куйды да, — ә монысы миннән кечкенә бүләк булсын”, — дип, ручка, альбом, карандаш тапшырды. И сөенүем шуңа! Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китим, соңрак Татарстанда китаплар авторы булып таныласы Мәрьям Әхияровада урыс теле һәм әдәбияты серләренә төшенү бәхете тиде миңа. Ул гына да түгел, аның тормыш иптәше Зәки Әхияров безнең сыйныф җитәкчесе иде. Укытучы буларак та, кеше буларак та бик әйбәт шәхесләр иде алар. Тик, ни кызганыч, алар безне 10нчы сыйныфка кадәр укытып бетермәделәр, Казанга күченеп киттеләр.
10нчы сыйныфта укыганда безне хор белән чыгыш ясарга Уфага җибәрделәр. Ниндидер смотр концерты иде ул, хорда укучылар арасыннан бер мин генә җырлый идем. Җырлап бетергәч, жюрида утырган Рәгыйдә Янбулатова яныма килде дә: “Син, кызым, 10нчыны тәмамлагач, туп-туры сәнгать институтына кил. Менә минем телефон номерым. Уфага килү белән шушы номер буенча шалтырат”, — диде. Мин, шатлыктан ярыла язып, “ярар” дип кәгазь кисәген алып калдым.
Рәгыйдә апаның киңәшен тотып, 10нчыны бетерү белән сәнгать институтына имтихан тапшырырга киттем. Телефон номеры язылган кәгазь кулымда булса да, Рәгыйдә апаны эзләп тормадым, туп-туры имтиханга юлландым. Үзем яраткан “Салкын чишмә” җырын башкардым. Жюри әгъзалары мине тыңладылар да: “Сеңлем, син бик матур җырлыйсың. Тик тавышың әле ныклап утырып бетмәгән. Бер елдан килерсең, яме”, — дип кайтарып җибәрделәр. Алар шулай дигәч, Рәгыйдә апага шалтырату уе да кар суыдай үзеннән-үзе эреп юкка чыкты. Мин, канатлары каерылган кош халәтендә, Ишкарыма кайтып киттем. Берничә көннән Казаннан Зәки абый белән Мәрьям ападан телеграмма килеп төште. “Туп-туры үзебезгә кил, сәнгать институтына кертергә ярдәмләшербез”, диелгән юлларны укыгач түбәм күккә тигәндәй булды. Тик әнкәй белән әткәйнең: “16 яшьлек балабызны япа-ялгызын гына Казанга чыгарып җибәрәбезме соң?” — диюләре күкнең җиденче катына менеп җитә язган күңелне шундук җиргә төшерде. Шулай итеп, сәнгать иленә таба ачыл­ган юлның монысы да ябылды. Төшенкелеккә бирелеп озак йөрмәдем, “Укытучы буласым килә, икенче елга мотлак рәвештә укырга керәм”, — дип РОНОга эш сорап бардым. Мине Гремучий Ключ авылына тәрбияче итеп эшкә җибәрделәр. Икенче елга инде мин Бөре дәүләт педагогия институ­тының татар-урыс бүлегенә имтиханнар тапшырдым һәм читтән торып укый башладым. Бер үк вакытта укытучылык эшемне дә дәвам иттем. Гремучий Ключта пионервожатый булып эшлә­гәннән соң Дүртөйледәге 1нче мәктәптә шул ук вазыйфаны башкардым. Аннары, гаиләле булгач, Чакмагышка күченеп киттем, андагы 1нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башладым. Шул елларда җырга булган сәләтемне тулысынча эшкә җиктем. Ул вакытта радиодан “Разучиваем новую песню” дигән тапшыру була торган иде. Мин һәр атнаны балаларга яңа җыр өйрәтә башладым. Үземнең беренче укытучыларым кебек үк, балаларны төрле яктан камил шәхесләр итеп тәр­бияләргә тырыштым.
1980 елда Чакмагыштан Илешкә күченеп кайттык, мине РОНОга кадрлар буенча инспектор итеп эшкә алдылар. 20 елга якын вакыт шунда үтте. 1999 елда Ишкарга кайтып төпләндек һәм әнкәй белән бер түбә астында яши башладык. Өч тапкыр нигез кордык: Чакмагышта да, Яркәйдә дә, Ишкарда да яңа йортлар салдык. Эш күп, дип зарланмадык, бул­ганына шөкер итеп яшәдек. Яшьлектә сайлаган ярым — Мөнирем минем ныклы терәгем дә, дусым да, ярдәмчем дә, киңәшчем дә булды. “Әнкәй картайды. Аны карарга Ишкарга кайтыйк”, — дигәч тә, берсүзсез риза булды. 19 ел инде әнкәебез белән бергә яшибез, барсына да мең шөкер, дибез.
75 еллык гомер юлын Флизә апа 10 минутлык хикәятенә сыйдырып бетереп бәян итте. Ә чынында исә сөйләр сүзләре, күрсәтер казанышлары бик күп аның. Сандыгында исәпсез-сансыз Мактау кәгазьләре дә, “Русиянең халык мәгарифе отличнигы” билгесе дә бар. Хәер, боларның берсе дә аның өчен мөһим түгел, аның өчен гомеренең бушка үтмәве, үз артыннан якты эз калуы хәерле. Төн утырып картиналар чигә башлавы да әнә шуннан — үз артыннан матурлык калдырып китәсе килүдән түгелме икән әле?!
Аларның йортына килеп кергәч, үзеңне картиналар галереясендә йөргәндәй хис итәсең. Флизә апаның алтын куллары аларда нинди генә матур бизәкләр тудырмаган! Картиналарның һәммәсе үзе бер сәнгать әсәре булырлык!
— Җыр-моңга булган сәләтем әнкәемнән бирел­гән, дисез, чигүгә бул­ган сәләт тә Миңнезадә әбидән киләме? — дип кызыксынам Флизә ападан.
— Әлбәттә, әнкәйдән. Әнкәйнең төн утырып, авыз эченнән генә моңланып җырлый-җырлый күлмәк теккәннәре, чигү чиккәннәре бүгенгедәй исемдә әле. Әнкәй безне беркайчан да, болай эшләгез, тегеләй итегез, дип өйрәтмәде. Без барысына да аннан карап торып өйрәндек. Әнкәебез бик булдыклы кеше булды. Әле дә бит, әнә, 104 яшендә булса да тик утыра алганы юк. Әле бәйләмен кулына ала, әле бакчага җимеш җыярга чыгып китә. Үзе исә ике сүзнең берендә: “Кешенең бәхете тырыш хезмәттә”, — дип кабатлый. Эш яратырга, кешенекенә тимәскә, гадел булырга, туганлыкны сакларга без әнкәйдән өйрәндек.
Туганнар, дигәннән. Бүген Флизә апаның дүрт туганы исән-саулар. Әнүзә апасы белән Фәнүнә сеңлесе Уфада яшиләр, Рәвис энесе Ишкарда гомер кичерә. Бер-берсенә йөрешеп, хәлләр белешеп, матур итеп гомер кичерәләр, барлык бәйрәм­нәрне-юбилейларны бергә­ләп үткәрәләр. Авырлык килгәндә бер-берсенә таяналар.
Флизә Хәниф кызы, 75 яшендә булуына карамастан, әле дә актив тормыш алып бара. Менә дистә елдан артык инде Ишкар мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Әхирәтләр” клубында шөгыль­ләнә. Авылдагы бер генә чара да аларның чыгышыннан башка үтми. “Әхирәтләр” — районда иң актив эшләүче клубларның берсе санала.
— 75 яшь — әз гомер түгел. Үткәннәргә борылып карауга күңелегезгә нинди уйлар килә? — дип кызыксынам юбилярдан.
— Иң мөһиме — Аллаһы Тәгалә каршында йөзебез ак: үз көчебез белән яшәдек, балалар үстердек, тырышып дөнья көттек. Адәм баласына бәхетле булыр өчен ни кирәк инде тагын? 75 яшеңдә дә әнкәеңнең исән-сау булуы, тормыш юлда­шың белән 54 елдан артык бергә гомер кичерүең, балаларыңның һәркайсы­ның югары белем алып, тормышта үз урынын табуы, матур гаиләләр коруы, оныкларыңның берсеннән-берсе яхшырак уңышлары белән куандыруы үзе зур бәхет түгелмени? Бәхет, әлбәттә. Бәхетне кем ничек аңлыйдыр инде, анысын әйтә алмыйм. Әмма мин үзем бәхетне әнә шундый төсләрдә күрәм. Кояшның үзе кебек якты һәм чагу төсләрдә генә...

Венера МӘҖИТОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»