“Чәчкәләр уяныр”
10.11.2015 / Мәдәният һәм сәнгать

Республикада соңгы чорда, күренекле сәнгать әһелләренең иҗатына багышлап, аларның туган төбәкләрендә фестиваль-конкурслар үткәрү матур гадәткә әверелеп бара. Мәсәлән, татар-башкорт сәхнә йолдызлары Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә мондый чара Чишмә һәм Авыргазы районнарында быел икенче тапкыр оештырылды. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, мәшһүр композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручы һөнәри әзерлекле җырчылар һәм үзешчән сәнгать осталары исә җыр-моң бәйгесенә Благовар районына җыелды.
Булачак композитор район үзәге Языково авылында 1947 елның 9 мартында туган. Балачагы, үсмер еллары монда үтә, аннан соңгы тормыш юлы, нигездә, Уфа белән бәйле.
— Һөнәри эшчәнлегемә бәйле, гомерем чит тарафларда үтсә дә, туган якны сагыну тойгысы язмышымда даими юлдаш булды, — диде якташларын тәбрикләү чыгышында Рим Мәхмүт улы. — Алай гына да түгел, бу тойгы иҗатыма да илһам бирде, сагыну хисләре җырларымда да чагылыш тапкандыр. Языковода 15 елдан артык булганым юк иде, авыл зур үзгәрешләр кичергән, матурланып күркәмләнгән. Хәзер инде аның югары дәрәҗәдәге чараларны да кабул итәргә лаек район үзәгенә әверелүе куандыра.

Фестиваль ике турда үтте, сайлап алу бүлегендә, мәсәлән, вокал ансамбльләр һәм солистлар Рим Хәсәнов язган икешәр җырны башкарды. Моннан тыш, яшь һәм өлкән буын башкаручыларның чыгышлары аерым бәһаләнде.
Җыр бәйгесенең Гала-концерт рәвешендә үткән икенче туры, чын мәгьнәсендә, Рим Хәсәнов җырларының матур балкышы булды. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтү урынлы: композиторның элегрәк иҗат ителгән җырлары бүген дә башкаручыларны ихласлыгы белән җәлеп итә, шуңа да халык аларны онытмаган, киресенчә, күп җырлар хәзер инде халыклашып киткән. Әйткәндәй, Рим Хәсәнов фестивальгә махсус күчтәнәч белән килгән: ул яңа гына иҗат иткән “Языково өстендә ап-ак томан” җырын башкарды.

Киләчәктә Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар фестивале даимигә әвереләчәк һәм аның чираттагысын 2017 елда үткәрү планлаштырыла.
Новости русской версии сайта

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (539)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»