Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җидегән йолдыз кебек балкыйлар

25.11: Җидегән йолдыз кебек балкыйлар

Җидегән йолдыз кебек балкыйларХалкыбыз борын-борыннан “7” санын могҗизалы дип исәпләгән, шуңа бәйле бик күп атамаларны беләбез. Узган җәйдәге сабантуйларның берсендә күргәннән соң, “Җидегән йолдыз” вокаль ансамбле чыгышының хәтергә уелып калуында да моның тәэсире бардыр, әлбәттә. Шулай да иң җәлеп иткәне – коллектив әгъзаларының яшь булуы, искиткеч милли киеме, репертуары һәм башкару осталыгы.

Чираттагы коман­ди­ров­калар­ның берсендә Туймазыдагы “Родина” Мәдәният сарае каршында эшләп килүче ансамбльгә йөрү­челәр белән якыннан таныштым. Унбиш кешедән торучы коллективка Айгөл Корбанова белән Илдар Госсаметдинов җитәк­челек итәләр. Иң тәүдә, әлбәттә, бик матур милли киемнәре белән соклануымны белдердем.
— Ансамбльнең концертына зал тутырып кеше җыйдык. Вокаль белеме булган Илдар Наил улы куйган классик әсәрләрдән һәм опера җыр­ларыннан торган бик эчтә­лекле концертлардан кергән акчага, шулай ук ига­нәчеләр ярдәме белән тектердек без аларны, — ди Айгөл Әбүзәр кызы.

Халык һәм композиторлар җыр­ларын башкарып килгән ансамбль бераздан фольклорга өстенлек бирә, коллективны сирәк яңгыраган җырлар кызыксындыра. Төбәктәге өлкән яшьтәге кешеләрдән сорашып, эзләнеп, борынгы такмакларны, уен җырларын, йола кү­ре­нешләрен тергезергә ният­лиләр. Ансамбльнең студент, исәп-хисап хезмәткәре, тәр­бияче, юрист һәм башка бик күп һөнәр ияләре булган әгъзалары җыр­лар аша татар телен өйрәнү­ләрен дә әйтә. Туймазыда үтүче барлык чараларда чыгыш ясыйлар, район хакимиятенең мәдә­ният бүлеге ярдәме белән республика конкурсларында да үзләрен күрсәтеп өлгергәннәр.

— Безнең уңышларга ышанып, җитәкчелек тарафыннан уңайлы шартлар тудырыла, шөгыльләнү өчен махсус бүл­мәбез бар, — дип дәвам итә Айгөл Корбанова.

Чыннан да, коллективның тырышлыгы бушка китмәгән. Ансамбльне хәзер районда да, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Ә күптән түгел үзешчән коллектив шатлыклы мизгелләр кичергән — “Җи­дегән йолдыз” ансамбленә халык исеме бирелгән. Анда йөрү­челәр үзләре өчен ачкан олы дөнья тагын да киңрәк, тирәнрәк һәм гүзәлрәк булсын.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Машиналар паровозы...
Сегодня, 15:31 :: Җәмгыять
Машиналар паровозы...
Иван-чәй үстерәләр!
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Иван-чәй үстерәләр!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»