Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йөрәкләр моңлы булса...

Йөрәкләр моңлы булса...
29.10.2014 / Мәдәният һәм сәнгать

Йөрәкләр моңлы булса...Суд хезмәткәрләре арасында оештырылучы “Фемида талантлары” дигән бәйге республикабызда моннан ике ел элек булдырылды. Шушы вакыт эчендә әлеге тамашаны халык үз итеп өлгерде. Күптән түгел аның Дүртөйле районы мәдәният сараенда узган зона этабын карарга яше-карты дәррәү җыелды.

Йөрәкләр моңлы булса...Без күреп өйрәнгән суд хезмәт­кәрләре түгел иде бәйгечеләр бу көнне: иңнәрдә кара мантия дә, кулларда карар чыгаруның аерылгысыз юлдашы кечкенә чү­кеч тә, йөзләрдә кы­рыслыкның әсәре дә юк. Закон сакчы­ларының сәхнәдә берсеннән-берсе сәләтлерәк җырчы, биючеләргә әверелүе гаҗәп­лән­дерде дә, сокландырды да. Уфа, Бәләбәй, Октябрьский шәһәр­ләреннән, Благовещен, Бүздәк районнарыннан килгән кунаклар зур, матур концерт күрсәтте. Кабул итүче як та сынатмады.
Дүртөйле мировой суды хезмәт­кәрләренең вокаль ансамбле чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Октябрьский шәһәре суды вәкиле Николай Пав­ловның баянда үзе уйнап җырлавын да бик яратты тамашачы. Бүздәк районы суды белгечләре Регина Галиева белән Алия Минһа­җе­ваның дуэт белән башкарган җыры да алкышларга күмелде.
Бәйгедә суд хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары да бик теләп катнашты. Дүртөйле районы мировой судьясы Гөлшат Җиһаншинаның уллары 11 яшьлек Айвар белән 6 яшьлек Илдарның чыгышы ямь өстенә ямь өстәде. Айварның туган шәһәренә багышлап үзе язган шигырен, Илдарның “Әниемә” җырын тың­лаганда, катгыйлыгы һәм гаделлеге белән танылган хөкемдарның өендә назлы әни булуын һәркем яхшы аңлады.
Бәйге бер тында узды. Ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгел җитте. Жюри әгъзалары йомгакларны игълан итте. Сәнгати ярышта беренче урынны Благовещен районыннан килгән Ольга Тангаева алды. Икенче урынны Чакмагыш егете Раҗим Зәйнетдинов яулады. Өченче урынны Бүздәк һәм Дүртөйле районнары хөкемдарлары бүлеште. “Тамашачылар мәхәббәте” дигән махсус бүләккә Дүртөйле кызы Настя Кудряшова лаек булды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Торатауны саклап калдык
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Торатауны саклап калдык
Медицина халыкка якын булырга тиеш
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Медицина халыкка якын булырга тиеш
Подъездлар көлеп  торсын!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Подъездлар көлеп торсын!
Күңел кылларын  чиртеп
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Күңел кылларын чиртеп
Дорфаларга бездә  урын юк!
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Дорфаларга бездә урын юк!
Конституция –  Русиянең төп законы
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Конституция – Русиянең төп законы








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»