Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Эше – җайда, көне – балда-майда, Күңеле көр бию, җырда да!

Эше – җайда, көне – балда-майда, Күңеле көр бию, җырда да!
30.01.2016 / Мәдәният һәм сәнгать

Эше – җайда, көне – балда-майда, Күңеле көр бию, җырда да!Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Кырмыскалы районы сәнгать осталары мәйдан тотты.

“Кызыл таң”ның махсус проекты республика буйлап сәяхәтен дәвам итә. Моңа кадәр 29 район башкала тамашачысы алдында мәйдан тоткан булса, узган дүшәмбедә, 30нчы булып, республиканың Кырмыскалы районы сәнгать осталары Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсен балкытты.


25 гыйнвар кичендә “Нур” театры кырмыска күчен хәтерләтте – ишек алдына машиналар килеп туктый, аннан нидер бушатыла, кемнәрдер төшә, кайберәүләр билет кассасына ашыга, кемдер, танышын күреп, кул болгый... Театр фойесында да шул ук хәл: биредә күргәзмәләр эшли, районның фольклор төркемнәре җыр суза, халыкны биетә, шунда ук сату-алу оештырылган – “Карламан икмәк комбинаты”, “Карламан продукты” җәмгыятьләре, Район кулланучылар җәмгыяте үз товарларын тәкъдим итә.
Икенче катта гаҗәеп бай эчтәлекле күргәзмә эшли. Аны Елена Cәгадиева җитәкчелегендәге Прибельский Балалар-үсмерләр иҗаты үзәге, “Яшьлек” үзәге һәм районның Үзәк китапханәсе оештырган. Биредә район тарихы, аның бүгенгесе, шәрәфле шәхесләре белән танышырга мөмкин. Бу зәвыклы манзарага атаклы курайчы Азат Аеткулов башкарган көйләр тагын да зуррак мәртәбә һәм бәһа өсти.

Туган якларын сагынып килгән якташлар, төбәкнең кияү-киленнәре, кунаклар зур дулкынлану белән залга узды. Кемнәр генә юк тамашачылар арасында – районның һәм республиканың билгеле шәхесләре, шәһәр зыялылары, тамашага районнан махсус килгән авыл кешеләре дә бар иде.

Кырмыскалы җирендә туган Шәриф Биккол, Фәрит Исәнгулов, Барый Ногманов, Тимергали Килмөхәммәтов, Фәнил Әсәнов, Ирек Киньябулатов, Рәшит Низамов, Дилә Булгакова, Рамил Чурагулов – республикада шактый билгеле шәхесләр. Алар арасында Расих Ханнанов – безнең өчен аерым горурлык билгесе. Ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин, Әнгам Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь һәм публицист. Расих Нургали улы 1961 елдан бирле “Кызыл таң” гәзитендә эшләде, 1971-1991 елларда баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкарды, тагын өч ел ярым баш мөхәррир йөген тартты, фидакарь хезмәте өчен бик күп мактауларга лаек булды. Туган төяге алдында аның изге гамәлләре санап бетергесез. Шуларны искә алып, Расих Ханнановка “Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе” исеме бирелде. Ә яраткан шагыйрәбез Дилә Булгакова Мөхәммәтсәлим Өметбаев премиясенә лаек булды.






Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Сегодня, 09:26 :: Җәмгыять
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Сегодня, 08:54 :: Кызыклы яңалыклар
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сегодня, 08:46 :: Милләт
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Сегодня, 08:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада
Сегодня, 08:13 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»