Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзебезнең Хәмдүнә

Үзебезнең Хәмдүнә
27.01.2015 / Мәдәният һәм сәнгать

Үзебезнең ХәмдүнәБез — Адәм балалары — мең төслебез, мең нәкышле. Кайсыларыбыз, кояшка уңган яулык кебек, аларны югалтып та бара — ни ыруы, ни тамгасы, дигәндәй. Ә Хәмдүнә Тимергалиевага бер генә карау да җитә — үзебезнең кеше! Йөз чалымнарында, атлап йөрешләрендә, кистереп әйтеп куюларында борайлылар холкы ярылып ята. Аны күпләр бик кырыс, хәтта тупас та дип уйлый. Әйе, сүз эзләп кесәгә керми ул, аңа өстәргә тоз-борычын да кызганмый. Әмма аның нинди нечкә күңелле булуын, кайвакыт хатын-кызларча, хис дулкыннары бөтенләй көтелмәгән ярга каккан, соңыннан, ялгышканын аңлап, югалып калган вакытларын бик сирәкләр генә беләдер. Ә концерт залларында диварларны дер селкеткән көчле, шул ук вакытта үзәкләрне өзәр моңлы тавышын барыбыз да беләбез. Бүген, 65 яшьлек күркәм юбилеен каршылаганда, аның үзе белән сөйләшәбез.

— Хәмдүнә апа, Сезнең беренче сайлаган һөнәрегез электр монтажчысы булган диләр, шул дөресме? Кискенрәк холык әллә шунда ук төсмерләнә башладымы икән?

— Әйе, автомат электр станцияләрендә эшләүче һөнәрен үзләштергән идем мин. Аны бик яратып башкардым, әле дә сагынып искә алам. Кискенрәк холык димәктән... Безнең шундый булуга ирләр үзләре сәбәпче бит.
Яшь чакта Илһам абый Шакиров бригадасы белән Кыргызстанның Ош шәһәренә барган идек. Кунакханәдә яшибез. Мин дүртенче катта торам. Озын буйлы, төз гәүдәле, буянгач, чибәрләнеп тә киткәнмендер инде... Кыскасы, күз төшмәслек түгел. Бәйләнә генә бит бер кыргыз! “Кызый, 50 сум бирәм, 100 сум бирәм”, — дип, арттан да калмый, бер алга, бер артка төшә. Юньләп әйтеп карыйм, аң­ламый. Шулай күз көеге булып йөреп туйдырган иде — баскычтан тибеп төшердем тегене. Китте мәтәлеп! Бу хәлне администраторыбыз күреп торды. Казанга кайткач, Хәмдүнә сугыш оештырды, дип сөй­ләгән. Ир кеше! Мине әле местком, әле җитәкчеләр каршына чакырып сүгәләр. Анда да ирләр генә диярлек. Алар теге кыргызны кызгана, димәк, аны аңлыйлар. Ә мин ни өчен хатын-кыз намусымны саклап калганмын — монысы аларга караңгы. Киресенчә булса, теге администратор да, филармония җитәкчелеге дә сөенер иде дә бит...

— Алар өчен күзгә кергән солы энәсе кебегрәк булдыгызмы әллә?

— Шулайрактыр инде. Кырык бер яшемә кадәр тулай торакта нигә яшәгән дип беләсез? Минем хезмәттәшләр әллә ничә фатир алыштырганда, мин бүлмәдә өченче кеше булып яшәдем. Берсенең кул баласы да бар, җитмәсә. Ул төннәр буе елап чыга — нинди йокы инде... Шундый төннәрнең берсеннән соң иртәгәгә концертым билге­ләнгән. Якынлашып киләм шулай Мәдәният сараена. Бер кыз йөгереп килде дә: “Апа, артык билетыгыз юкмы?” ди. Шунда үземнең никадәр арыганлыгымның йөземә чыгуын аңладым, грим бүлмәсенә кереп еладым.

— Уфага килгән чакларда Сезнең грим бүлмәсе тирә­сендә һәрвакыт күңелле ыгы-зыгы, көлешүләр, бигуди ураган башыгыз да күренеп кала. Гомумән, шундый бер ихлас мохит. Ә сәхнәдә — чын профессионал. Хәтер­дә, бервакыт элекке “Нефть­челәр” мәдәният сараенда микрофон сүнде. Сез аны читкә алып куйдыгыз да, бер мең кешелек залга микрофонсыз җырла­дыгыз. Кемнеңдер тавышы беренче рәттән ары китә алмас иде, ә Сезнеке залны тутырды. Сездән соң фонограммага җырлаган күпсанлы яшь­ләрне тыңлыйсы да кил­мәде...

— Чынында, яшьләрнең сәнгатькә тартылуы начар түгел. Кемдер үзен — җырчы, кемдер җырлаучы дип таныта. Ни кызганыч, алар арасында чын җәүһәрләр сирәк очрый. Менә, ичмасам, җырчы дияр­дәйләре әллә ни күренми. Бер җырчыны икенчесеннән аеру кыен. Тавышлары белән генә түгел, хәтта үз-үзләрен тотышлары, киенүләре белән дә бертөрле алар.
Фонограммага җыр­лаган­ны җенем сөйми. Сәхнәдә авызыңны ачып-ябып бер тордыңмы — җырчы буларак, үлемеңә юл алдың дигән сүз инде. Җырчы һөнәрен сай­лагансың икән, үз тавышың белән яңгыратып җырларга, көн сан махсус күнегүләр эшләргә, камилләшергә тиеш­сең. Сәләт — Ходай биргән бүләк, әмма ул тир түгеп эшләүне таләп итә.

— Кайбер җырчылар сәхнәдә шамакай, бәгъзе­ләре фәйләсүф, тарихчы булып китә...

— Моңа мин тискәре мөнәсәбәттә. Үз җыры, тың­лаучыга җиткерер моңы булмаганнар эше ул. Аннан — бер, моннан бер җыр туплап репертуар җыйганнар эшли моны. Җырчы тыңлаучыны мәзәк белән дә, кызганыч вакыйгалар, булган хәл яки гайбәт белән түгел, ә бары тик җыр белән әсир итәргә тиеш.

— “Үз җыры” дигәннән, Сез башкарган җырларны кабатлап җырлаганнар сирәк, ахрысы.

— Әйе, чынлап та, җыр­чының үз җыры булырга тиеш. Әмма һәр җырны бер генә җырчы башкарырга тиеш дигән сүз түгел бу. Илһам абыйның җырларын кем генә башкармады! Әмма аннан да уздыра алганнары юк әле. Менә башкачарак башкару алымнары табып шаккатырсын иде алар! Кайчак җырны кара тиреңне түгеп, ак кагәзьгә язылганнан сәхнәгә кадәр юл үтеп алып барып җиткерәсең, ә берәү аны нәкъ синең кебек кабатлап җырлый да куя. Аңламыйм, моның ни мәгъ­нәсе, ни кызыгы?!

— Хәмдүнә апа, матур юбилеегызны башкаланың яңа ачылган “Башкортстан” концерт залында билгелисез. Аның яңартылган сәх­нәсендә Сез — Татарстаннан иң беренче булып килгән кунак. Уфада үзегезне чынлап та кунак итеп тоясызмы?

— Юк, әлбәттә. Мин монда кунак булып килмим, ә туган җиремә кайтам. Монда минем кебек сөйләшәләр, минем кебек уйлыйлар, минем кебек тоялар. Их, белсәгез икән читтә яшәгәннәр өчен туган җиркәйләрнең никадәр кадерле булуын!..

— Гомерегезнең бик сагынган чорлары бармы, Хәмдүнә апа? Кайсыларын кабат кайтарып алыр идегез?

— Хәтердә, кызу печән өсте. Бригадир Әдһәм абзый әле тегендә, әле монда чаба. Кайда да аның киңәше, ярдәме кирәк. Шунда “Буян” кушаматлы ат чыгымчылап китте. “Хәмдүнә! Апаем! Синдә генә бөтен ышаныч”, ди бригадир. Мин тиз генә аркалыкка тотынып тәртәгә үрмәләдем дә, Буянга менеп тә атландым. Баскан җирендә биеп торган атым шунда ук юашланды, минем ихтыярга буйсынып, тыңлау­чан гына йөри башлады. И, ярата идек бер-беребезне шул ат белән.
Әти дә ат ярата иде. Кая барса да, мине үзе белән ала. И, ул яшел печән түшәлгән арбада йөрүләрнең рәхәтлеге! Әткәй бәет-хикәятләрне күп белә иде, “Сак-Сок”, “Суга баткан җиде кыз” бәетләрен шунда ишеттем инде мин.
Өйдә исә сәке — сәхнә. Шунда мине бастырып куялар да, җырлаталар. Олыларның яшереп кенә күз яшьләрен сөртеп алганнарын күреп гаҗәпләнә идем. Моң — безнең нәселдә. Әти Урал аръягына печән эшләргә китә дә, аннан бик күп башкорт халык җырларын отып кайта, Фәнәви абыем да җырга оста, бәләкәй чагында ук гармунда өздереп уйный иде. Табигатькә чыксак та бертуктаусыз җыр. Шул чакларны яңадан кайтарасы иде.
Хәмдүнә апа белән сөйләшүе рәхәт. Булганнан яхшырак күренергә тырышмый, кәнфитләнми ул. Тормышында күпләр яшерә торган вакыйгаларны да ярып сала. Туксанынчы елларда шаулап алган, үзе әйтмешли, кияүгә барып кайту вакыйгасын да сөйләде. “Балтачка кайткач дүрт көн утын ярдым, апаем, авыл халкы карарга килде”, дип башлады ул сүзен. Әмма без аңа бүген тукталып тормыйбыз. Кайчандыр күңелен кырган вакыйгалар бүгенге көчле, матур, яңгыравык тавышлы, көләргә генә торган күзләрендә очкын уйнаган Хәмдүнә Тимергалиева янында шулкадәр вак ки, хәтта аларны кабат яңартасы да килми.
Бәйрәмегез белән Сезне, Хәмдүнә апа, сәхнә гомерегез озын булсын, кайда да үзе­безнең Хәмдүнә булып калыгыз!






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»