Игезәкләр бәйрәм итә
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Игезәкләр бәйрәм итә

30.09: Игезәкләр бәйрәм итә

Игезәкләр бәйрәм итәУфада узган милли бәйрәм­нәр­нең үзәгендә кемнәр кайный дисезме? Әлбәттә, Айдар бе­лән Алмаз Юнысовлар! Аларның чыгышын тамашачы һәрчак яратып, көтеп ала.

Былтырдан башлап республика сәхнәләрен “Игезәкләр-шоу” проекты яу­лый. Башкортстан өчен дә, Татарстан өчен дә яңа проектта күп талантлы игезәкләр катнаша. Сәнгать сөючеләр өчен икеләтә сөенеч!
Биш ел Юнысовлар Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшләде, бигрәк тә җырлары, баянда уйнаулары белән сәхнәне бизәделәр. 2015 елдан егетләр “ALMAZ&AIDAR” тавыш яздыру студиясе оештырды. Җырлар язалар, аранжировкалар эшлиләр.
Айдар белән Алмаз ел саен Уфада аерым концертлар әзерли. Баксаң, быел кечкенә юбилей дә җиткән икән.
Юбилей булгач, бар да бәйрәмчә: яңа җырлар булачак, мәртәбәле кунаклар киләчәк. Әйтик, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән иҗади дуслык биш елдан артык дәвам итә икән. Ул Юнысовларның күп җырларын башкара. Бу концертта да тамашачы каршына чыга. Юбилейга Казаннан Рифат Зарипов киләчәк. Билгеле композитор һәм җырчы Наил Шәймәрданов, “Кызыл таң” проектларында да теләп катнашкан игезәк җырчылар — Айдар белән Рөстәм Гобәйдуллиннар, “DIVA-TWINS” шоу-балеты да катнашачак концертта. Болар барысы да 4 октябрьдә Яшьләр мә­дәният сараенда булачак.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»