“Кызыл таң” кунагы
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Акыл өстен булачагына ышанам

Акыл өстен  булачагына ышанам “Монродан Трампка кадәр превентив хәрби һөҗүм турында Америка доктринасы” китабы авторы белән әңгәмә.

Юридик фәннәр докторы, Русия Фәннәр академиясе Дәүләт һәм хокук институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, Евразия юридик журналының баш мөхәррире Инсур Фәрхетдиновның “Монродан Трампка кадәр превентив хәрби һөҗүм турында Америка доктринасы” дип аталган китабы дөнья күрде. Әлеге хезмәт халыкара хәвефсезлек хокуклары проблемаларын өйрәнүгә багышланган. Фәнни басмада бүгенге көнгә кадәр дөнья дипломатиясенең һәм халыкара хокукның кызыклы феномены булып калган Монроның Америка доктринасы үсеше һәм үзгәреш кичерүе проблемалары тикшерелә. Джеймс Монроның 1823 елгы доктринасыннан Дональд Трампның 2017 елгы “Amerika First” концепциясенә кадәр юл АКШ өчен генә түгел, халыкара мөнәсәбәтләрнең бөтен системасы өчен кызганыч һәм капма-каршылыклы. Әгәр дә Д. Монро Америка превентив һөҗүменең пионеры булса, Трампны аның лаеклы дәвамчысы дип атарга мөмкин.

Инсур Фәрхетдинов

05.06.2018 (№ 64 (25218)): “Кызыл таң” кунагы

Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау

Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау Узган елда Социаль страховкалау фондының төбәк бүлекчәсе чыгымнары 15 миллиард сумга җиткән.

Русиядә социаль страховкалау институты ХIХ гасыр азакларында барлыкка килә. Узган гасырларда аның төп эшчәнлеге эшчеләр һәм хезмәткәрләрне алар авырган очракта мәҗбүри страховкалау, инвалидлык һәм башка хәвеф-хәтәрләрдән страховкалау белән чикләнсә, совет власте елларында эшчәнлектәге социаль юнәлеш тагын да киңәйтелә. Дәвалануга һәм ял итүгә дәүләт социаль страховкалары бирелә башлый.

Әлбәттә, Русиядәге икътисади реформалар социаль страховкалау үсешендә “борылыш этабы” белән бәйле булды. Икътисадның артка тәгәрәве, төрле милек формалары барлыкка килү, базар мөнәсәбәтләренә күчү белән бәйле тетрәнүләр гражданнарны социаль яклау юнәлешендә киеренкелекне арттырды. Узган гасырның туксанынчы елларында башланган реформалар дәвам иткән бер вакытта хезмәт ияләрен социаль страховкалауга бүленгән финанслар белән идарә итү һәм нәтиҗәле тотыну, контрольне көчәйтү

13.04.2018 (№ 43 (25197)): “Кызыл таң” кунагы

Рәсүл Госманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе: Авылга “үзгәрешләр җиле” исә

Рәсүл Госманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе: Авылга “үзгәрешләр җиле” исә “Росстат” мәгълүматларына караганда, үткән елның салкын җәе Русиянең авыл хуҗалыгында яңа рекордлы казаныш китерде: ил үз тарихында тулай ашлык җыемын моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә җиткерде. Аграрийлар 134 миллион тонна чамасы ашлык үстереп алды. 2016 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, бу 11 процентка күбрәк. Былтыргы хуҗалык елында илебез 20 миллиард доллар күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлау бурычын куйган булса, аграр культуралар арасында дөнья базарында тәкъдим ителәсе иң күп күләмле продукция бодай булачак. Шул ук вакытта, Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә ашлык бәяләре Яңа елга кадәр түбән булып калды. Гадәттәгечә, аграрийлар сәүдә биржасында хакларның күтәрелүен көтә. Ә үстерелгәнне бүгеннән сатарга кирәк. Аграр хуҗалыклар, нигездә, ел дәвамында җыелган бурычларын көзге уңыштан түләргә гадәтләнгән иде. Аннары, дәүләт ярдәменә дә гел генә өмет итеп булмый.
Ел ахырында ил башлыгы Владимир Путин төбәкләрдә инвестицион сәясәт мәсьәләләренә

25.01.2018 (№ 9 (25163)): “Кызыл таң” кунагы

“Җаныбыз – үтәкүренмәле...”

“Җаныбыз – үтәкүренмәле...” Күренекле галим, медицина фәннәре докторы Эрнст Мулдашев белән әңгәмә.

Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәгенең генеральный директоры, медицина фәннәре докторы Эрнст Мулдашев – бөтен дөньяга танылган галим. Ул планетада беренче булып күз трансплантацияләү буенча операция үткәрде. Аны медицинаның яңа юнәлеше – регенератив хирургияне башлап ачучы дип тә саныйлар. Үлгән кешенең тукымаларын куллана торган хирургия... Бу хакта сөйләгәндә, галим үзе дә регенерация барышының ничек килеп чыгуын аңламавын белдерә. Моны аңларга теләп, ул физиклар, молекуляр биологлар белән күп аралаша, дин һәм эзотерика нигезләренә мөрәҗәгать итә. Серле белемнәр эзләп, Һималай, Тибет, Мисыр, Сирия, Ливан, Монголиягә, Пасха утравына фәнни экспедицияләр оештырып тора.

Эрнст Мулдашев әйтүенчә, бу сәяхәтләр нәтиҗәсендә ул кеше энергетикасының медицина проблемасына фәлсәфи яктан төшенә башлаган. Фикерләрен, ачышларын галим үзенең искиткеч китапларына сала бара. Табибның дөньядагы серле

12.01.2018 (№ 4 (25158)): “Кызыл таң” кунагы

Алган белемегезнең игелеген күреп яшәгез!

Алган белемегезнең игелеген күреп яшәгез! Бертуган Идрисовларның мәгариф тармагында ирешкән уңышлары аларның “тарихи” ядкарьгә ихтирамлы мөнәсәбәтеннән килмиме икән?

Җитәкче турында

Равил Идрисов 1962 елның 17 июлендә Чакмагыш районының Аблай авылында туган. 1985 елда Башкортстан дәүләт универ­ситетының тарих факультетын тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә тарих һәм башлангыч хәрби әзерлек укытучысы булып башлый. Ике елдан аңа шул уку йортын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Аннары ул “Правда” һәм “Якты күл” колхозлары партоешма секретаре вазыйфасына сайлана. 1992-94 елларда Аблай авыл Советы хакимияте башлыгы була.

Аннары Равил Рифкать улы янә күңеле тарткан мәгариф тармагына әйләнеп кайта, хезмәт юлын башлаган мәктәптә тарих укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, директор булып эшли.

Бер ел Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе каршындагы Фәнни-мәгълүмати-методик үзәктә методист булып эшләгәч, 2006 елның ноябреннән аны әлеге вазыйфага – башкаланың

18.11.2017 (№ 134 (25138)): “Кызыл таң” кунагы

Даян Мурзин партизаннары Власовны кулга алганмы?

Даян Мурзин партизаннары Власовны кулга алганмы? Күптән түгел Татарстанның Яр Чаллы шәһәренә, соңгарак калып булса да, сөенечле хәбәр килеп иреште: Казан шәһәре мэриясе киләчәктә исемнәре урамнарга биреләчәк шәхесләр исемлегенә Даян Мурзин фамилиясен дә керт­кән. Татарстанда киң даирәдә билгеле булмаган Даян аганың исемен мәңгеләштерү турында хат ни өчен Чаллыга килде соң? Чөнки Бөек Җиңү­нең 70 еллыгына якташыбыз, журналист Рәис Зариповның “Генерал Власовны кулга алу” дигән китабы чыккач, бер төркем зыялылар, сугыш ветераннары республика җитәкчелегенә легендар милләттәшебез, разведчик, партизаннар бригадасы командирының исемен мәңгеләштерүне сорап хат юллаган иде.

Илеш районының Кужбахты авылы егете, “Ватаным Татарстан” гәзитенең Чаллы төбәгендә үз хәбәрчесе Рәис Гали улы, исеме “Кара генерал” дип тарихка кергән майор Даян Мурзинның сугышчан юлын тирәнтен өйрәнеп, батыр яугирнең үзе белән аралашып, архивларда актарынып язган китабы белән каһарманның исемен Татарстан татарларына да танытты.

Бу гына түгел,

10.06.2017 (№ 67 (25071)): “Кызыл таң” кунагы









Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»