Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау

Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклау
13.04.2018 / “Кызыл таң” кунагы

Безнең бурыч — кешеләр мәнфәгатен яклауУзган елда Социаль страховкалау фондының төбәк бүлекчәсе чыгымнары 15 миллиард сумга җиткән.

Русиядә социаль страховкалау институты ХIХ гасыр азакларында барлыкка килә. Узган гасырларда аның төп эшчәнлеге эшчеләр һәм хезмәткәрләрне алар авырган очракта мәҗбүри страховкалау, инвалидлык һәм башка хәвеф-хәтәрләрдән страховкалау белән чикләнсә, совет власте елларында эшчәнлектәге социаль юнәлеш тагын да киңәйтелә. Дәвалануга һәм ял итүгә дәүләт социаль страховкалары бирелә башлый.

Әлбәттә, Русиядәге икътисади реформалар социаль страховкалау үсешендә “борылыш этабы” белән бәйле булды. Икътисадның артка тәгәрәве, төрле милек формалары барлыкка килү, базар мөнәсәбәтләренә күчү белән бәйле тетрәнүләр гражданнарны социаль яклау юнәлешендә киеренкелекне арттырды. Узган гасырның туксанынчы елларында башланган реформалар дәвам иткән бер вакытта хезмәт ияләрен социаль страховкалауга бүленгән финанслар белән идарә итү һәм нәтиҗәле тотыну, контрольне көчәйтү буенча җитди карар кабул итү таләп ителде. Шундый шартларда Башкортстанда илдә беренчеләрдән булып 1994 елда “Башкортстан Республикасының Дәүләт социаль страховкалау фонды турында” Указга кул куелды. Әлеге мөһим документ республикабызның үзенең социаль страховкалау системасын булдыруга нигез салды. Республика Президенты указы белән эшли башлаган яңа страховкалау системасы башкортстанлыларның яшәешнең барлык өлкәләрендә дә эшчәнлек һәм сәламәтлек страховкаларын үз эченә алды.

Ул елларда республика Дәүләт социаль страховка фонды эшчәнлеге, нигездә, өч юнәлештә эшли иде: эшче-хезмәткәрләрне социаль страховкалау; производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан страховкалау; гражданнарны шифаханә-курортларда савыктыру. Аннан соңгы елларда, дәүләтнең социаль сәясәтенә ярашлы, фонд инвалидларга уңайлы яшәү шартлары тудыру, реабилитацияләү системасын үстерү, “Родовой сертификат” программасы һәм башка проектлар буенча эшчәнлекне киңәйтте.

2000 елда Русия Социаль страховкалау фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе итеп аңа кадәр Дәүләкән шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы булып эшләгән икътисад фәннәре кандидаты Марат Латыйпов тәгаенләнде. Фондның төбәк бүлекчәсе соңгы елларда төп күрсәткечләр буенча илдә уңышлы эшләүче тәүге “өч”лектә ышанычлы урын тота. Әйткәндәй, 2001 елда Башкортстан бүлекчәсенең төбәк бюджеты 2,2 миллиард сум тәшкил итсә, былтыргы ел йомгаклары буенча бу сумма 15 миллиард сумга җитте.

“Кызыл таң”ның бүгенге кунагы Марат Латыйпов белән әңгәмәдә без республика халкының дәүләт тарафыннан ни дәрәҗәдә социаль якланган булуы, аерым категорияләргә керүче кешеләрнең дәүләттән нинди ярдәм алуы турында һәм гәзит укучыларны кызыксындырган башка мәсьәләләр хакында сөйләшергә булдык.


Әңгәмәдәш турында

Марат Мөэмин улы Латыйпов 1958 елның 15 апрелендә Дәүләкән районының Коръятмас авылында туган.
Урта мәктәптән соң туган районының “Россия” колхозында ике ел комбайнчы булып эшли. Армия сафларында хезмәт иткәч, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укый. Югары белемгә ия булгач, “Россия” колхозында инженер булып эшли.
1984 елда ВЛКСМның Дәүләкән район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Ике елдан партия эшенә үрләтелә. 1991 елда Дәүләкән районы Советы рәисе вазыйфасына күчерелгәнче, “Аслыкүл” колхозында рәис, район Агросәнәгать берләшмәсе рәисе булып эшли.
1992-2000 елларда — Дәүләкән шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы.
2000 елдан — Русия Социаль страховкалау фондының Башкортстан төбәк бүлекчәсе идарәчесе.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почет ордены иясе. Дистәгә якын медаль һәм Русия, Башкортстанның төрле министрлык һәм ведомстволары бүләкләре бар.


— Марат Мөэминович, Социаль страховкалау фондының төп эшчән­леге нәрсәдән гыйбарәт? Халык белән эшләүдә нинди яңа техноло­гияләр кулланыла?
— Илебез, социаль дәүләт буларак, һәр гражданның хокуклары үтәлешен закон нигезендә гарантияли. Безнең алда да мөһим бурыч тора — эшләүче, мөмкинлекләре чикле һәм ташламаларга ия гражданнарның мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Йөклелек һәм бала тудыру белән бәйле ана һәм бала пособиеләре; производствода зыян күргән гражданнарга, аларның реабилитация һәм дәвалану чыгымнарын түләү, инвалидларны реаби-литацияләү средстволары һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү; ташламага ия гражданнарны шифа­ханә-курорт дәвалану өчен путевкалар белән тәэмин итү.
Безнең Фондта 650гә якын белгеч эшли. Аларның һәммәсе дә — үз эшендә профессиональ. Хезмәт хаклары шәһәр буенча уртача айлык эш хакыннан түбән түгел. Димәк, һәркем үз урынының кадерен белә. Узган елда, мәсәлән, мөрәҗә-гать иткән гражданның соравына тулы җавап бирә алмаган, яки аның белән сөйләшкәндә игътибарсызлык күрсәткән берничә белгечебез эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Үткән елда 250гә якын шикаять алдык. Алар, нигездә, льготалы категория­дәге гражданнарга шифаханә­ләргә путевкаларның аз бирелүенә, яки чиратның акрын баруына кагыла.
Безнең эшчәнлек үтәкүренмәле. Шуны да ассызыклап әйтергә телим: “Электрон чират”ларда кешеләр безнең һәр юнә­лештәге эшебезне күзәтеп бара ала. Шу­ңа күрә эшчәнлегебезнең кайсы юнәлешендә дә “кырын эш”кә урын калмый. 2015 елдан “Вашконтроль” сайты эшләве дә яхшы нәтиҗә бирә.
Безнең төп максатыбыз — страховкаланган гражданнарның законлы ихтыяҗ­ларын, мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм саклау, страховка средстволарын һәм ресурсларын нәтиҗәле һәм максатлы файдалану өчен уңай шартлар тудыру. Фонд бюджетының төп өлешен — 83 процентын — страховканы тәэмин итү һәм пособиеләр түләү чыгымнары тәшкил итә.
— Бүген төбәк бүлекчәсендә республикада рәсми рәвештә эшкә урнашкан 1,2 миллионнан чак кына кимрәк кеше страховкаланган. Бу 97,5 меңнән артык төрле оешма һәм предприятие, учреждениене берләштерә. Ә менә эшләп йөрүче гражданнар Фонд тарафыннан тәгаен нинди ярдәм алды?
— Билгеле, сүз бу очракта махсус рәвештә Фондка килеп яисә агентлар тарафыннан страховкалау турында бармый. Дәүләт социаль страховкасын күз уңында тотарга кирәк. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан һәркем автоматик рә­вештә безнең тарафтан страховкалана дигән сүз. Кабатлау булса да, искә төшерү зыян итмәс: производстводагы бәхет­сезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль страховкалана, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксыз булганда һәм бала тәрбияләү белән бәйле вакытта шушы ук тәртип саклана. Узган елда, мәсәлән, авыру яисә яралану сәбәпле хезмәткә вакытлыча яраксыз булган гражданнарга 5,1 миллиард сум түләнде. Бу, 2016 елдагы белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк. “Больничный”ларга түләүләрнең артуын һич тә авыручылар саны күбәю белән бәйләргә ярамый. Процент үсешенә көндәлек уртача эш хакының бермә-бер күтәрелүе сәбәпче. Киресенчә, авырган кешеләргә гомум түләнгән көннәр саны, 2016 елдагы белән чагыштырганда, 134 меңгә азрак булды.
— Марат Мөэминович, Фондның эшчәнлеге үзәктән килгән акчаларны нәтиҗәле бүлү, тотыну белән генә чикләнми. Производствода төрле тән җәрәхәтләре алуны кисәтү дә мөһим урын алып тора. Мәгълүм булуынча, төрле дәрәҗәдәге фаҗигаләрне, имгә­нүләрне кисәтү чараларына средстволар бүлүдә Сезнең бүлекчә Русия төбәкләре арасында лидер булып тора.
—Төрле министрлык һәм ведомстволар белән беррәттән, без дә республикада мондый күңелсез хәлләрне генә түгел, ә аларның сәбәпләрен анализлыйбыз, өйрәнәбез. Башкортстанда производствода имгәнү һәм һөнәри авырулар саны кимү дәвам итә. Предприятиеләрнең әлеге максатларга бүлгән суммасы да, аларны алучылар саны да арта. Узган елда 2,5 меңгә якын предприятие 275 миллион сум акчаны фәкать үз хезмәткәр­ләренең хәвефсез хезмәтен тәэмин итү чараларына бүлде, бу сан да алдагы елдагыдан 8 процентка күбрәк.
Белешмә. 2016 елда хезмәт урынында теркәлгән 1088 фаҗигадә 54 кешенең гомере өзелсә, узган елда 922 очракта 41 кешенең үлеме тер­кәлгән.
Билгеле, мондый кимүдә профилактика һәм реабилитация чаралары мөһим урын тота. Фонд тарафыннан шушы максатларга средстволарның арта баруы йөзләрчә фаҗигане кисәтергә, шул рә­вешле кешеләр гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә. Минемчә, һөнәри хәвеф-сезлекне страховкалау эшләп йөрүче­ләрне бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәр белән бәйле авырулардан дәүләт тарафыннан ышанычлы социаль яклау да булып тора. Узган елда әлеге максатларга 1,3 миллиард сум чамасы акча тотынылды.
Әйтергә кирәк, телгә алынган очракларда зыян күрүчеләр законда билгелән-гән барлык түләүләрне, шулай ук, дәва-лауның һәм реабилитациянең һәр этабындагы түләүләрне ала, дару бәяләре түләнә, программа кысаларында ул шифаханә-курорт дәвалану мөмкинлегенә ия була.
— Республикада хезмәткә вакытлыча яраксыз булу турында “электрон бит” гамәлгә керде. Яңалык кешеләргә уңайсызлык тудырмыймы?
— Мондый хезмәт күрсәтүгә күчүне Фонд узган елда ук тәкъдим иткән иде. Яңалык авырлык белән юл ярса да, кешеләрдә ул хуплау тапты. Иң мөһиме — вакытны янга калдырырга булышлык итте, кәгазь эшен киметте. Болары — күзгә күренгәннәре генә. Бер сүз белән әйткәндә, эшкә яраксыз булу турындагы мәгълүматның электрон бит аша теркәлүе уңайлы. Икенчедән, страховкаланучы “шәхси кабинеты” аша да бу мәсьәләне җай гына хәл итә ала. Проект республикада уңышлы тормышка ашырыла. Башкортстандагы барлык эре медицина оешмалары бу проектка керде. Әлеге күрсәт­кеч буенча республика ил күләмендә алдынгы урында. Үткән елда шушы яңа ысул белән 4 мең чамасы “больничный” бирелсә, шушы елның тәүге кварталында ул 15 меңгә якынлашты.
Моңардан тыш, Фонд бүлекчәсе тагын берничә пилот проектында катнаша.
— Дистә еллар элек ил күләмендә берничә гомумдәүләт проекты кабул ителгән иде. Аларның күбесе онытылып та бетте. Ә менә “Сәламәтлек” проекты кысаларында һаман да зур эшләр башкарыла. Бала тудыру сертификатлары тапшыру соңгы елларга кадәр яхшы нәтиҗә бирде. Аның әһәмияте нәрсәдә?
— Узган елда республикада 49700 чамасы сабый туды. Якты дөньяга килүче балалар саны тоташ Русия күләмендә дә кимүгә карамастан, Башкортстан яңа туган нәниләр саны буенча илдә — җиденче, федераль округта беренче урында.
Шунысы куанычлы: 12 ел дәвамында “Бала тудыру сертификаты” үзен бик нәтиҗәле итеп күрсәтте. Шушы вакыт эчендә медицина оешмаларына 6,5 миллиард сумнан күбрәк акча бүленде. Бу акчалар аналарга төрле хезмәт күрсәтүче хатын-кызлар консультацияләренә, бала тудыру йортларына һәм балалар поликлиникаларына күчерелде. Нәтиҗәдә, әлеге учреж­дениеләр үзләренең матди-техник базасын ныгыта алды, үз хезмәт­кәрләренең эш хакларын күтәрде.
Әйткәндәй, гомум алганда, аналар һәм балалар өчен пособиеләр безнең чыгымнарыбызның 42 процентын алып тора, ягъни узган елда әлеге максатларга 6,2 миллиард сум бүленгән дигән сүз. Аянычка каршы, озак еллар эчендә былтыр беренче тапкыр бу пособие күләме кимеде. Төп сәбәбе — 2016 елдагы белән чагыштырганда, бала тууның узган елда 14 процентка кимүе.
— Хезмәт хәвефсезлегенә әйләнеп кайтсак, эш урынында имгәнгән, башка төрле зыян күргән кешеләргә нинди ярдәм күрсәтелә?
— Кызганычка каршы, андый хәлләр булгалый. Без, страховкалаучылар, әгәр эшләп йөрүче кеше шундый бәла­гә тарый икән, закон таләп иткән чикләрдә барлык ярдәмне күрсәтергә әзербез. Дәвалану, реабилитациядән тыш, югары технологияле медицина ярдәменә дә пособие каралган. Протез-ортопедия эшләнмә-ләре, реабилитация үзәкләрендә техник чаралар, махсус транспорт белән тәэмин итү – һәммәсендә дә дәүләтнең социаль страховкалау мөмкинлекләре билге-ләнгән. Узган елда әлеге максатларга 1,3 миллиард сум юнәлтелде, шул исәптән 275 миллион сум — әлеге очракларны булдырмау өчен профилактика чараларына. Әлеге вакытта төрле елларда производствода зыян күргән 9 меңнән күбрәк кеше исәпкә куелган.
— Марат Мөэминович! Республикада социаль страховкалау мәсьәлә­ләре буенча кызыксынучы һәркем, үзәк офиска яисә аның филиалларына килеп, борчыган соравына җавап таба ала. Үткән елда төбәк бүлекчәсе һәм аның филиаллары тарафыннан халыкка 440 мең дәүләт хезмәте күрсә­телгән һәм шуның 65 проценты — электрон төрдә. Димәк, соңгы елларда җавапны электрон төрдә алу киңрәк кулланылыш таба.
— Гомумән, безнең эштә документлар әйләнеше, нигездә, электрон-цифрлы төргә күчеп бара. Бу алым үзебезгә эшчәнлекне анализлауны һәм гражданнарга җавап бирүне тизләтә. Узган елда, мәсәлән, гражданнардан бер меңнән күбрәк язма мөрәҗәгать кабул ителде, бу алдагы елдагыдан 20 процентка ким­рәк. Димәк, кешеләр электрон хезмәткә ешрак мөрәҗәгать итә башлады дигән сүз.
— Хөрмәтле Марат Мөэминович! Сезнең белән очрашу тормышыгыздагы күркәм вакыйгага әзерлек барган көннәргә туры килде. Язның нәкъ уртасында 60 яшьлек юбилеегызны билгелисез. Якын туганнарыгыз, хезмәт­тәш­ләрегез һәм дусларыгызның матур теләкләренә без дә кушылабыз. Русия Социаль страховкалау фонды­ның Башкортстан буенча бүлекчәсе идарә­чесе вазыйфасында уңышлы эшләве­гезне күпсанлы ­дәү­ләт бүләк­ләре дәлилли. Ә менә туган районыгызда хезмәт салган еллар узган гомер елъязмасында нинди эзләр калдырды?
— Котлауларыгыз өчен рәхмәт. Яшермим, Дәүләкән районын, туган якны калдырып, башкалага һич тә китәсем кил­мәгән иде. Безнең нәселнең тамырлары көчле. Ата-бабалар, сугыштан тирән яра белән кайтып, тыныч тормышта бик аз гына яшәп калган мәрхүм әтиемнең тамырлары җиргә береккән иде. Мин дә бит хезмәт юлымны комбайнчы һөнә-реннән башладым. Инженер булып эш­ләрмен дип югары уку йортын тәмам­ладым. Еллар үтү белән газиз җиремне авылда эшләп кенә түгел, ә районда югары вазыйфа башкарып та үстереп, кеше­ләргә хезмәт итеп булганын аңладым.
Алтмыш яшьне ир-атның гомер көзенә аяк басуы белән чагыштырсалар да, узганнарга ниндидер йомгак ясарга иртәрәк дип уйлыйм. Чөнки башкарасы эшләр бар, ниятләнгән шәхси бурычларым да аз түгел. Тормышта илһам алырга туган якка кайтам. Авылдашлар, райондашлар алдында йөзем якты дип уйлыйм.
Әлбәттә, ул елларда авыр да булгандыр, чөнки илнең “кыйбласы” югалып торган чор иде. Әмма нәкъ шул елларда Дәүләкән районы авылларында табигый газ күбрәк яна башлады. Авыллар арасында, район үзәгенә кадәр юллар асфальтлануында да һөнәри командамның көчле булуын күрәм. Эчәргә яраклы су үткәргечләр төзүдә, мәктәп һәм балалар бакчасы саны артуда да хезмәтем аз булмагандыр. Дин тотучылар яңа мәчет­ләр, чиркәүләргә куана икән, болар — минем дә шатлыгым. Чөнки халкыбыз иман юлына баса. Аграр хуҗалыкларның, сәнәгать предприятиеләренең республика күләмендәге казанышлары халыкның яшәешендә, крестьян ихаталарында матур чагылыш тапты.
Гомумән, туган җирең, кендек каның тамган газиз төягең белән элемтәләрне сакламау яшәү тамырларыңны кисүгә тиң ул. Сагынып кайтам. Көтеп алган туганнарым, якташларым бар. Тормышны башкача күз алдына да китермим. Гаиләсе, балалары һәм оныклары белән куанып яшәүче кеше ничек бәхетле булмасын инде?!

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»