Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Күңелләр саекмасын!”

“Күңелләр саекмасын!”
28.06.2018 / “Кызыл таң” кунагы

“Күңелләр саекмасын!”Җырчы-шагыйрь Радик Хәкимҗан рухи байлык барыннан да өстен, дип исәпли.

Бөек Ватан сугышы шул чор балалары күңеленә онытылмаслык яралар салган. Бу дәһшәтле еллар гына түгел, аннан соңгы чор да бик күп авырлыклары белән хәтердә саклана. Ничек кенә булмасын, нинди шартларда гына яшәмәсен, безнең халык, чыннан да, бик талантлы. Сугыш елларында туган җырларда, төрле әдәби әсәрләрдә халыкның мәдәнияте генә түгел, тарих та чагыла. Нинди ул безнең тарих? Һәм әдәбиятта, сәнгатьтә нинди роль уйный? Әлеге чынбарлыктан ничек аерыла? Шушы һәм башка сораулар белән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 800гә якын җыр, 14 шигъри китап авторы Радик Хакимҗанга мөрәҗәгать иттек.


— Радик абый, сез 1941 елда дөньяга килгән­сез. Бу ел тарихта мәңге онытылмаслык вакыйга белән бәйле. Икенче Бө­тендөнья сугышы турында күңеле­гездә нинди хатирәләр саклана?
— Әйе, мин шул елда Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында дөньяга килгәнмен. Апам Фруза 1939 елгы. Әтием, Закир­җан Хә­ким­җан улы, авыл хуҗалыгы техникумын тә­мамлап, озак еллар урындагы колхозда эшләгән. Бригадир вазыйфасыннан колхоз рәисенә кадәр күтә­релгән ул. Авыл Советында да эш­ләгән. Бронь булуга карамастан, үзе теләп сугышка киткән. Мин бу вакытта яңа гына дөньяга аваз салган сабый булганмын. 1943 елда әти фронтта батырларча һәлак бул­ган. Сугыш мине генә ятим итмәде. Әтисез калган балалар бик күп иде. Әмма бу коточкыч язмыш белән килешәсе килмәде, без гомер буе әткәйләрнең кайтырына өмет иттек. Сугыш чоры балаларының язмышы да уртак: әтиләрнең назын, терәген тоя алмадык, тормышта һәркем үз юлын үзе ярды.
Мәктәп еллары да авырлык белән үтте. Ул вакытта бер киемне гаиләдәге балалар алмашлап кия иде. Сыйныфларда утызлап бала булуга карамастан, китаплар берничә генә. Аны да алмаш­лап укыйбыз. Шулай булса да, укырга, белем алырга тырыштык.
Безнең район Чиләбе өл­кәсе белән чиктәш бул­ганга, күпләр шунда белем ала иде. Мин дә урта мәк­тәпне тә­мамлагач, хәрби продукция җитештерү буенча белгечләр әзерләүче техник училищеда белем алдым. Безгә хәрби техника җыярга, корырга, җиһаз-ландырырга туры килде.
— Димәк, әтиегез үрнә­гендә хәрбиләрнең эше, язмышы авыр булуын аң­ласагыз да, үзегез дә шу­шы юнәлешне алгансыз.
— Әйе, 1961 елда мин дә хәрби бурычымны үтәргә чакыру алдым. Безне Байконур космондромына җи­бәрделәр. Моңа багышланган “Байконур” дигән шигырем дә бар.
1964 елга кадәр, өч ел ярым шунда хезмәт иттем. Шушы чорда бөтен дөньяга билгеле беренче тапкыр кешенең космоска очу вакыйгасы булды. Космонавтлар белән дә очраша идек. Әмма ул вакытта безнең бу эшчән­лек дәүләт сере булды. Шуңа да әниләргә, туганнарга, якын­нарга кайда хезмәт итүебезне бел­дермәдек. Язган һәр хат җентекләп тик­шерелә иде. Бервакыт сөй­гән кызыма лалә чәчәге киптереп, хатка салган идем. Шушы чәчәк тә туган якларга барып җитмәгән.
Хезмәт иткән чакта тагын бер коточкыч хәл булды. Без иске техниканы да төзекләндерә идек. Сер булып сакланган бу объектка, частька керү­челәрне 5-6 тапкыр тикшерәләр. Бервакыт бире­дә көчле янгын чыкты. Ан­да йөзләгән кеше һәлак булды. Чит илләрдә бу турыда тиз арада мәгъ­лүмат таралган. Ә бездә моны сөй­ләүче булмады.
— Радик абый, Сез иҗат­ка да бик иртә кил­гән­­сез. Шушы вакытларны хә­терлисезме?
— Беренче шигыремне 5-6 сыйныфларда укыганда яздым. Элек мәктәпләрдә түгәрәк тимер мич була иде. Утынны мич алдына алдан ук әзерләп куялар. Бер заман малайлар, шаярышып, шул утынны мәктәп коридоры буенча тараткан. Укытучы апа миңа шушы малайларны тәнкыйть­ләп шигырь язарга кушты. Аны стена гәзитенә бастырып чыгардылар. Шу­шы көннән миңа “шагыйрь” кушаматы тагылды. Акрынлап ши­гырь­­ләрем гәзит битлә­рендә басыла башлады, үзем сәхнәдән әсәр­ләремне укырга гадәтлән­дем.
Әнием бик матур итеп халык җырларын башкара, район үзешчән сән­гать коллективларында чыгыш ясый иде. Г. Тукай, Һ. Такташ ши­гырь­ләрен яттан безгә сөйли иде. Аның Фә­ридә Кудашева белән аралашуы турында сөйлә­гән­нәрен дә хәтерлим. Иҗатка тартылу, бәлки, аннан күч­кәндер.
— Радик абый, иҗа­тыгызда нинди темаларга өстенлек бирәсез?
— Мин күбрәк туган якның матурлыгын, аның кешелә­рен тасвирларга яратам. Шул ук вакытта патриотик темаларны үз итәм. Мәсәлән, сугыш ба-лаларының язмышы чагылган “Заманасы шун­дый иде” дигән шигырем күпләр­гә таныш. Ул тоташ ил тарихын, чордаш­ла­рым­ның язмышын чагылдыра.
— Чыннан да, ил тарихы иҗаты­гызда еш чагыла. Шулай да, сез­нең-чә, элекке заман белән хәзер­гесенең аермасы нидә?
— Аерма бик зур. Габдел­фәт Сафин башкарган “Яп-яшь чаклар бар иде” җырын гына искә алыйк. Анда: “Учаклардай дөрләп-дөрләп янган чаклар бар иде”, дип яздым. Чыннан да, кайчандыр янып, гөрләп яшәсәк, хәзер халык бераз сүлпәнләнде төсле. Элек кеше турында кайгырту көчле булды. Аның язмышын җиңе­ләйтергә тырышу бар иде. Тормыш көннән-көн яхшырды. Бүген бөтен нәрсә дә бар кебек, әмма күңелләр ярлыланды. “Күңел елый” шигырендә нәкъ шушы халәт чагыла. Бер телемне бишкә бүлеп яшәгән заман сагындыра. Күңелләр саекмасын, кешеләр бер-берсенә игътибарлы булсын иде. Күптән түгел иҗат иткән “Нигәдер тынлык эзлим” шигырем дә кеше­ләрнең бер-берсенә битарафлыгын күрсәтә.
— Радик абый, җыр, шигырь юктан гына барлыкка килми. Сезне иҗат­ка нәрсә этәрә?
— Ниндидер тетрәндер­геч вакыйга шаһиты булсам, ул шигырь булып кә­газьгә төшә. Шулай ук кешеләр белән аралашу, аларның язмышы белән кызыксыну да эзсез үтми. 2016 елда басылган “Гомер көлтәсе” китабында “Багышлаулар” ди­гән бүлек бар. Анда якташларыма, гади авыл эшчән­нә­ренә, якын кешеләремә, иҗат­таш­­ларыма багышланган шигырьләр тупланган. Шул ук вакытта, тарихи вакыйгаларга бәйле шигырь­ләрем дә бар. Мәсәлән, шушы көннәрдә Баш­кортс­танның 100 еллыгына багышланган өр-яңа китабым дөнья күрде. Анда минем шигырьләрем урыс теленә тәр­җемә ителде, китап “Жизнь — это чудо” дип атала.
— Радик абый, җырла­ры­гызны бик күп артистлар яратып башкара. Ә шулай да Cезнең иҗатка аеруча өстенлек биргән­нәре бармы?
— Өлкән буын җырчы­ла­ры арасында Зәки Мәх­мүтов, Гали Хәмзин, Фәнүнә Сира­җетдинова, Рәис Вә­гыйзов, Мәгәриф Әхмәдиев һәм башкаларны атарга мөмкин. Шул ук вакытта Фәдис Ганиев, Айдар Галимов, Фәридә Тимербаева, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Гүзәл Әх­мә­това, Рәфисә Әсәдул­лина, Гөлчәчәк Шәрипова, Лилия Биктимирова һәм башкаларны әйтергә була. Татарстанда да безнең җыр­ларны халык яратып кабул итә. Хәния Фәрхи, Са­лават Фәтхетди­нов, Габделфәт Сафин, Рә­сим Низамов, Нәфкакть Нигъ­мә­туллин, Зәйнәп Фәр­хетдинова, Зөл­фия Шакирова, Рафаэль Латыйпов һәм баш­каларны атарга мөмкин. Кайбер җыр­ла­рым татар эстра­да­сы­ның “Ел җыры” номина­ция­сендә беренче урынны яулады. Әлбәттә, монда компо­зитор­ларның эшчән­леге дә бик зур. Рим Хәсә-нов, Ризван Хәкимов, Риф Арсланов, Нур Даутов, Роза Сәхәветди­нова, Наил Шәй-марданов, Роберт Тимербаев, Данил Хәсәншин кебек билгеле авторларның шигырьләремә туры килер­дәй музыка язуы да халык арасында билгелелек яулавыма этәргеч булды.
— Киләчәккә нинди уй-хыяллар белән яшисез?
— Җырларым халык арасында популяр икән, димәк, мин дөрес юнәлештә атлыйм. Киләчәктә бик күп җыр­­лар-шигырьләр иҗат ителер, дип өметләнәм...

Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»