Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзе генә белгән юл белән...

Үзе генә белгән юл белән...
27.07.2017 / “Кызыл таң” кунагы

Үзе генә белгән юл белән...Исем-шәрифләре: Нәфкать Тимергали улы Нигъмәтуллин;
Йолдызнамә буенча: Чаян;
Яраткан чәчәге: розалар;
Яраткан ризыгы: токмачлы аш;
Яраткан җәнлеге: Ходай тарафыннан яралтылган һәрнәрсәне яратырга кирәк;
Хәмергә мөнәсәбәте: берничек тә яхшы була алмый инде;
Үзендәге уңай сыйфатлары: ярдәмчеллек, гадилек, юмартлык;
Кире сыйфаты: тиз кызып китүчән;
Тормыш девизы: “Аек башта – аек акыл!”


...Кичке эңгер-меңгер... Урҗа елгасының аръягыннан көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләп, үзе салган сукмак буенча кечкенә бер малай йөгерә. Вәт, ләгънәт төшкере! Гадәтләнде бит турыга өйгә кайтмаска! Гел елга аръягына, тугайга борыла да куя. Аны эзләп, малайның теңкәсе корыды шул. Җитмәсә, аякка камыл кадала, кыяк үләннәр, кычытканнар тәнеңнең кием астына яшерел­мәгән җирләрен “иркәләргә” генә тора.
Бераз шүрләтә. Бабайлар, монда өрәкләр, качкыннар яшеренеп ятып, ялгыз йөрү-челәрнең юлын кисә, ди. Шуңа да күпер аша чыкканда ук “бисмилла”ларыңны укып ат­лыйсың. Ә барыбер шүрләтә... Тукта, үз-үземне аз булса да тынычландырыйм, курку хисен басыйм, дип, малай җыр башлый. Ярат­кан җырчысы Фидан Гафаровның “Сиңа килдем, иркәм” җырын. Әллә нигә ошый аңа шушы җырчы. Радиодан тавышын ишетсә, барлык мәшәкатен онытып, нәүмиз була да кала. Фидан абыйсының тавышы күңелнең әллә нинди нечкә кылларын тибрәтә, күзләрдән яшьләр китерә. Хәер, малай үзе дә моңлы күңелле. “Ятим бала моңлы була”, диләр, шуннандыр инде. Күптән түгел генә әнисен югалтты бит малай. Хәтирә апа, гомер буе колхозга бил бөгеп, 8 бала табып, 49 яшендә дөнья куйды. Эх, үкереп бер елыйсы иде дә – ярамый. Ир кеше бит ул... Дөнья тоткасы... Әле үзенә тугыз яшь кенә булса да...
Кара, җырлап атласаң, алай ук куркыныч түгел икән! Үз тавышың үзеңне тынычландыра, атларга көч бирә. Юкка гына җырны юлдаш дип атамыйлар шул. Тормыш юлыннан җырлап атлаучы кеше ялгыз була алмый. Әйтәм бит, әнә йолдыз маңгайлы сыерлары да күренде. Тыныч кына күши-күши, шомырт куагы төбендә басып тора. Малайны күргәч, аңа таба борылып, муенын сузып, озын гына итеп мөгрәп тә җибәрә.
Сиңа килдем, иркәм,
Үтеп чакрымнарны...
Малай елмаеп куя. “Иркәсе” шушы сыерлары булып чыга түгелме соң? Чакрымнар үтеп, күпме вакыт эзли бит ул аны. Тәмам караңгы төшкәнче өйгә алып кайтып, савып, утарга кертеп җибәрергә кирәк. Һәм ул, янә җырлый-җырлый, туган авылының басу капкасына таба юл ала... Үзе генә белгән сукмак, үзе генә белгән юл белән...

...Үзенең сихри моңы, кабатланмас тавышы, сәхнәдәге зыялылыгы белән милләттәш­ләребезнең күңелен әсир иткән күренекле якташыбыз, Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның балачагын мин нәкъ шулай күз алдына китердем. Ул әле дә сәхнәдә дә, тормышта да авыл малае булып кала. Көтү көткән, ялан тәпи тугайлардан йөгереп сыер эзләгән, карт бабайларның әкият-хикәятләрен әсәренеп тыңлаган авыл малае булып... Аның күңелен аңлар өчен, тавышын тыңлау белән бергә, күзләренә багарга кирәк. Бу күзләр Моң белән тулы. Асылын сүз белән аңлатып бетерә алмаслык тирән һәм сихри Моң белән. Әйткәндәй, шундый ук Моң бөек әдибебез Габдулла Тукайның фотопортретларындагы карашыннан да сарыла... Шигъри моң... Ятимлек моңы...
Юкка гынамыни бөек Тукай;
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә
кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, – димәгән.
Балачакны гомернең иң татлы, бер кайгысыз мизгеле дип атыйбыз. Ләкин Нәфкатькә фани дөнья үзенең ачысын бик иртә татыта, тормыш сынауларын аңа яшьли үтәргә туры килә. 1962 елның 16 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында Хәтирә һәм Тимергали Нигъмәтуллиннарның ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән Нәфкать 9 яшендә үк әнисез кала. Бертуганнарының да гомере озын булмый. Сигез баладан бүген өчесе генә исән, бишесе – бакыйлыкта. Ятимлек күз яшьләре, хәсрәтләр күңелдә илаһи моңга әверелмичә, нәрсәгә әверелсен инде?! Әле әнисе авырып, урын өстендә ятканда ук кечкенә Нәфкать: “Әни, җырлыйммы?” – дип, аны юата торган булган һәм аның җырларының дәвалау көче әле дә исән, тамашаларына барган һәркем аннан күңеленә – ял, җанына дәва алып кайта...
Мәктәп елларында ук Нәфкатькә мөстәкыйль яшәргә, үзен-үзе тәрбияләргә өйрәнергә туры килә. Башта ул якындагы Байгуҗа сигезьеллык мәктәбендә укый, VII-VIII сыйныфларны Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан 2нче мәктәп-интернатта үткәрә, ә инде Яңавылның 3нче мәктәбендә урта белем ала. Туган авылын, якыннарын нык сагынса да, ул түзә, сагышларын җырга сала.
Урта белем алгач, 1979 елның августында Нәфкать Нигъмәтуллин, икетуган агасының киңәшен тотып, химия-технология институтына укырга керү өчен Казанга юл ала.
– Поезд белән барып төштем. Кесәдә өйдән биреп җибәрелгән 60 тәңкә акча. Вокзалда каршылаучы беркем дә юк, – дип хәтерли бүген җырчы. – Казан миңа беренче күрүдә бөтенләй ошамады. Тукай әйтмешли, “монда бар да ят миңа...” Уфа бик матур булып тоела иде. Казанда кая барырга да белмим бит инде. Химия-технология институтында уку теләгем бөтенләй онытылды. Укырга кермичә кайтып китү дә оят. Авылдашларың күзенә ничек күренерсең? Вокзал уртасында ялгызым басып торам шулай. Шунда күзем “Укырга кая барырга?” дип язылган тумбага төште. Янына барып, уку вакыты азрак һәм шуның белән бергә тулай тораклы уку йортларын сайларга тотындым. Көн кичкә авышып бара иде инде. Карыйм, Казан элемтә техникумы үзенә абитуриентлар җыя икән. Тулай торагы бар, уку вакыты да 1 ел да 10 ай гына. Тоттым да документларны шунда илттем. Кунарга урын юк, төнне дә, вахтер карчык белән сөйләшеп, техникумның фойесында үткәрергә туры килде.
Ике елга якын вакыт бер мизгелдәй үтте дә китте. Техникум тәмамлагач, мине Көнчыгыш Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәренә эшкә җибәрделәр. Аннан армиягә киттем...
Нәфкать Нигъмәтуллин хәрби бурычын 1981-83 елларда башта – Төньяк Осетиядә, аннары Украинада үти, элемтәче була. Нәкъ шушы чорда фаҗигале рәвештә аның абыйсы һәм энесе үлеп китә. Хезмәттәшләре Нәфкатьне ташламый, штаб начальнигы хәленә керә, көн саен күрешеп тора. Шулай итеп, солдат шулпасын җырчы кайгы яшьләре белән бергә чөмерә.
“Казанны бер тапкыр күргән кеше аңа мәңге тартылып яши”, – дип юкка гына әйтмиләр. Иҗади җаннарны Тукай, Җәлил эзләре, Сәйдәш моңнары үзенә тартадыр, күрәсең. Демоби­ли­зацияләнеп, берникадәр вакыт Уренгой – Ужгород – Пермь газүткәргечендә элемтәче булып эшләгәч, 1984 елда Нәфкать кабат татарның рухи мәркәзе – Казанга юл алырга карар кыла.
– Барып, эшкә урнаштым, күңелдән җырлап йөрим. Ул вакытта һәр заводның үз Мәдәният сарае бар иде. Минем башта “профессиональ җырчы булам” дигән уй бөтенләй юк, тик күңел җырга тартыла иде. Җырламыйча түзә алмыйм. Шуңа да берничә Мәдәният сараеның вокаль-инструменталь ансамбленә язылдым, чөнки алар атнага икешәр көн генә репетиция үткәрә иде. Бер ансамблемдә ял булса, икенчесенә йөгерәм. Шул рәвешле, Төзүчеләр мәдәният сараеның – “Ялкын”, Киров мәдәният сараеның – “Яз”, Зиннур Гыйбадуллинның “Якты елга” ансамбльләрендә, Сара Садыйкова исемендәге хор составында җырлап йөрдем. Кабатлап әйтәм, бу җырчы булу максатыннан түгел, ә күңел тартылуын басу өчен эшләнә иде. Чөнки мин эшлим дә, укыйм да – Казан авыл хуҗалыгы институтында агрономия белгечлеге буенча белем алам. Аны тәмамлагач, берникадәр вакыт фәнни-тикшеренү институтында да эшләп алдым әле, – дип көлемсери бүген җырчы.
Белмим, Русия элемтә хезмәте, авыл хуҗалыгы Нәфкать Нигъмәтуллин йөзендә кемне югалткандыр, әйтә алмыйм, әмма җыр-моңы белән йөрәкләр арасында элемтә урнаштыру серен Ходай аңа да ачкан. Күңел тибрәнешләрен үзенә җыйган җыр Нәфкатьнең шәхси язмышын да билгели. “Яшьлек” ансамбле составында җырлап йөргәндә ул гомерлек мәхәббәте Рәмзия Сәләхова белән таныша.
– Минем тормыштагы уң кулым да, сул кулым да, дустым да, хатыным да, продюсерым да – Рәмзия. Казанга килгәч тә сәхнәдә беренче күзем төшкән кеше ул булды һәм Аллаһы бу талантлы артистканы үземә насыйп итте. Ул – минем гомерлек юлдашым. Без инде 23 ел бергә, – ди Нәфкать.
Шулай итеп, җырлы ике язмыш бергә үрелеп китә. Шунысы да мөһим: җырчы бу вакытта махсус музыкаль белем дә алган – 1987-92 елларда Казан музыка училищесының вокал бүлеген тәмамлаган була инде. Дөрес, аңа алдарак та тавыш, җыр-моң осталыгын махсус уку йортында камилләштерергә тәкъдимнәр күпләп ясалган була; хәтта танылган композитор Марс Макаров, үзенә ияртеп, Казан консерва-т­ориясенә дә алып килә. Ләкин октябрь ае булу сәбәпле, алар имтиханнарга соңга кала. Менә шушы музыкаль белем бушлыгын ул барыбер соңгарак калып булса да тутыра. Һәм барлык гомерен сәхнәгә багышларга карар кыла.
1995 елда аның “Җырым, синең хакта” дип исемләнгән тәүге аудиоальбомы дөнья күрә. Аңа кергән җырлар Нәфкатькә шунда ук популярлык китерә, аның лирик-драматик баритон тавышын барлык татар дөньясына таныта. Шуннан соң бер-бер артлы “Унсигездәмен”, “Үзем белгән юл белән”, “Көзге моң”, “Синең кулда язмышым”, “Яңа гасырга бергә”, “Җырым синең хакта”, “Уралды моңнарына” һ.б. аудиоальбомнары дөнья күрә һәм йөзләрчә мең тираж белән Русия киңлекләренә тарала. Бүген аны Русиядә белмәгән татар кешесе юктыр, мөгаен. Өлкәннәр, “Нәфкать балакай”ны тыңлап, яшьлекләрен исләренә төшерә, кыз-кыркын исә аңа күңеленнән үлеп гашыйк булып йөри.
Нәфкать – искиткеч тыйнак, зыялы зат. Ул сәхнәгә җырлар өчен чыга. Кайбер билгеле артистлар кебек, җырлар алдыннан “Дусларым, тегеләй булыйк, болай итмик” дип ярты сәгать акыл да сатмый, әдәпсез мәзәкләр сөйләп, артистларының арт саннарына да тибеп йөрми. Ул, чыннан да, сәхнәдә яши. Җырлап, тамашачыларның күңеленә көч-егәр бирә, алар да аңа үз йөрәкләренең бер өлешен алкышлар аша җиткерәдер кебек. Концерт барышында ул 30дан артык җыр башкара һәм алар тамашачылар күңелендә яши башлый.
Аеруча Башкортстан җыр сөючеләре Нәфкатьне үз итә. Күрәсең, күңел тибрәнеш­ләренең дулкыннары туры киләдер. Хәер, Нәфкать үзе дә гомерен якташларыннан башка күз алдына китерә алмый. Ел да туган ягына кайтып, авылдашлары, якташлары алдында концерт программалары белән сынау тота ул. Чөнки иҗатына иң гадел бәяне аны бәләкәйдән белүче якын кешеләр генә әйтә ала. “Туган як”, “туган җир” төшенчәләре – җырчы өчен изге. Шуңа да ул Казанда да яңавыллылар белән ныклы бәйләнеш урнаштырган. Яңавыл яшьләре җәен Казан югары уку йортларына укырга керер өчен иң башта Нәфкать Нигъмәтуллинның йортына агыла. Билгеле, ярдәм өмет итеп. Нәфкать абыйлары, нишләсен, үзенең акыллы киңәше, абруе, популярлыгы белән ярдәмгә килә инде.
– Ярты Яңавылны Казанда укытып чыгардым бугай инде, – дип көлә ул.
Якташлары, Татарстанның халык язучылары һәм шагыйрьләре Нурихан Фәттах һәм Илдар Юзеев та Нәфкать Нигъмәтуллинның чын, якын дуслары иде. Аларның аксакалларча акыллы киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре Нәфкатькә әле дә рухи кыйбла булып тора.
Нәфкать Нигъмәтуллинның концерт төркеме аша татар халкының ил буйлап таралу географиясен өйрәнергә була. Менә шушы төрле җирдән җыелып, төрле су эчеп үскән, төрле холыкларны берләштергән коллектив үзендә татарның гомум йөзен берләштерә дә инде. Чөнки кая гына бармасын, тамашачы Нәфкать Нигъмәтуллин концертларында үз төбәген, үзенә генә хас сагыш-моң үзенчәлекләрен күрә. Җырчы һәм аның иҗади төркеме – ил буйлап сибелгән татарларны берләштерүче көч.
* * *
...Урҗа елгасының аръягындагы киң юлдан урта яшьләрдәге ир атлый. Ышанычлы, ныклы адымнар белән җиргә баса ул. Кайчандыр көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләп йөргән камыллы, шайтан таяклы балачак сукмакларын күңеленнән барлый. Ул сукмаклар күптән инде югалган; юк, югалмаган, киң юл булып үскән. Аякка кадала торган камыллары, шайтан таяклары да вакыт сынавын уза алмаган, кибеп, юкка чыккан. Күңелдә генә һаман җырлар өермәсе. Ир, кайчак туктап, үткәннәргә борылып карап ала, аннары карашын яңадан офыкка бага да юлын дәвам итә. Мәңгелеккә таба атлый ул. Мәңгелеккә таба... Үзе генә белгән юл белән...

“Сагышларым җырга күчте”
– Җырчының иҗади йөзе, гадәттә, балачакта, гаиләдә үк формалаша. Сезнең белән ничегрәк булды? Гомумән, сәх­нәгә тартылу кайчан башланды?
– Сәхнәгә тартылу кайчан башлангандыр, анысын әйтә алмыйм, ләкин мин үземне белә-белгәннән бирле җырлыйм. Гомумән, безнең гаиләдә кечкенәдән үк гармун, җыр тавышлары тынмады. Балачакта абыйлар, энекәш белән “армиягә озатышлы” уйный идек. Имеш, кочаклашып, җырлашып, һәрберебезне аерым-аерым армиягә озатабыз. Әнкәй, безнең тавышны ишетеп, авыл башыннан ук, нәрсә булды икән дип, йөгереп кайта иде.
Каз өмәләрендә, аулак өйләрдә абый-апалар энекәш белән икебезне сорап җырлаталар иде. Авылдагы бәйрәм концертларында һәрвакыт катнашып килдек. Хәтерлим, 1нче сыйныфта укыганда бер малай белән дуэт җырладык. Соңыннан әйттеләр: “Эх, минем улымның тавышы бөтенләй ишетелми, бу чукынчык Нәфкать ник шулчаклы кычкырып җырлый икән?!” – дип уфтанып, ачуланып утырган әнисе. Шулай булгач, җырга тартылу миндә тумыштан булып чыга инде.
– “Казан күз яшьләренә ышанмый” дигән гыйбарәне ишеткәнем бар. Башкортстан егетенә Казан сәхнәсенә юл яру авыр булмадымы?
– Казанның шундый бер үзенчәлеге бар: ул кешене я бер караштан кабул итә, я, тегесе ничек кенә тырышмасын, бөтенләй кабул итми. Мине ул яратып кабул итте. Мин дә аны яраттым. Шуңа да кайда гына яшәмим, күңелем Казанда булды. Мине җырчы итеп тә иң тәүдә Казан, Татарстан тамашачысы ачты. Эш болай булды.
90нчы еллар башында студияләр татар җырчыларының да аудиокассеталарын чыгара башлады. Минем авыл клубында җырлаган язмаларым да ниндидер юл белән атаклы музыкант, композитор Вадим Усманов һәм студия җитәкчелеге кулларына килеп эләккән.
Нәфкать кумиры Фидан Гафаров белән.Нәфкать кумиры Фидан Гафаров белән.“Менә бу “коммерческий тавыш” дип, кассетаны чыгару нияте белән мине студиягә чакырдылар. Шулай итеп, “Җырым синең хакта” дигән беренче альбомым дөнья күрде. Анда башкарылган барлык җырларым да халык арасында тиз таралып, танылып, миңа киләчәк альбомнарымны чыгару өчен юл ачты. Нәтиҗәдә, бүгенге көнгә 500гә якын җырым, аудио-видеоальбомнар булып, ил буенча таралды. Һәр көзне яңа концерт программасы белән каршылау соңгы елларда иҗади традициягә әверелде.
Шулай булгач, Казанга ниндидер үпкә саклау мөмкин дә түгел. Ул – минем яшьлегем шәһәре, мәхәббәтем шәһәре, илһамым шәһәре... Нәкъ бер җырымда җырланганча:
“Бәхетле син”, –
диеп көнләшәләр кебек,
“Казан каласыннан мин!” – дисәм.
Сагышларда көеп, яшәрмен күк боек
Казанкаем, синнән мин китсәм...

Бүген тормышымны Казаннан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Хәер, шул ук сүзләрне Башкортстанга карата да әйтеп була. Туган туфрак изге, мөкатдәс, аны берни белән дә алмаштырып булмый. Казан да, Яңавыл да, Уфа да – күңелемнең иң түрендә...
– Әйткәндәй, Татарстан тамашачысы белән Башкортстан сәнгать сөючеләре, Казан тың­лаучысы белән Уфаныкы арасында аерма бармы?
– Бар. Башкортстанда моңлы халык җыр­ларын, лирик әсәрләрне күбрәк үз итәләр. Татарстан тамашачысына җитезлек кирәк. Шул ук вакытта Уфа тамашачысы гадирәк, Казанныкы исә таләпчәнрәк. Казанда зыялылар концертларга күбрәк йөри. Тамаша ошамаса, алар күзеңә бәреп әйтә, Башкортстанныкылар исә итагатьлерәк. Шунысы кызык – минем җырла­рымның күбесе – Башкортстан шагыйрьләре, композиторлары иҗат иткән әсәрләр.
– Ә, гомумән, тамашачыгыз кем соң Сезнең? Нинди социаль төркемнән, һөнәр­дән, җенестән?.. Бу хакта кызыксынганыгыз юкмы?
– Тамашачымны мин бер сүз белән “затлы тамашачы” дип билгеләр идем. Баштагы чорларда концертларыма хатын-кызлар күпләп килә иде. Залда утыручы халыкның якынча 70 процентын тәшкил итә иде алар. Соңгы ике елда исә концертларда ирләр күбәйде. Бу нәрсәдән киләдер, әйтә алмыйм. Үзем үзгәр­демме, җырларыммы, әллә ир-егет хисчәнрәккә әйләндеме – белмим. Концертларыма, нигездә, зыялы тамашачы йөри. Искә алсагыз, кесә телефоннарыннан сөйләшеп, чыр-чу килеп көлешеп, ашап-эчеп утыручылар минем концерт залларымда юк...
– Чынлап та, концертыгызга баргач, үземнең балачагыма, 80нче елларга кайтып килгәндәй булдым. Искиткеч зыялылык, тыйнаклык, сәхнә зәвыгы. Тез белән кендек арасындагы тозсыз мәзәкләр сөйләп, кеше көлдерүче дә, вәгазь укучы да юк. Бары тик илаһи моң гына... Һәммәсе дә классик җыр традицияләрендә. Сез кайберәүләр кебек биш-алты җыр җырлап, калган вакытны кәмит куеп үткәрмисез – җырлый­сыз да җырлыйсыз. Бүгенге “шау-шоуга” корылган эстрада мәгънә­сезлегенә каршы тору авыр тү­гелме?
– Мин сәхнәгә җырлар өчен чыгам. Сәхнә образым – зыялы, интеллигент. Ул тормыштагы халәтемә дә туры килә. Мин тамада-җырчы, табын-ресторан “сандугачы” түгелмен. Сүз сөйләү минем эшем түгел. Аның өчен сүзгә күбрәк оста язучы-шагыйрьләр бар. Вәгазь уку да минем өчен түгел. Үзеңдә булмаган акылны тамашачыга көчләп тагу – мәгънәсезлек. Аның өчен галимнәр, философлар бар. Минем эшем – җырлау. Һәм моны җиренә җиткереп башкарырга тырышам.
– Сезне күрү белән күз­ләрегезгә игътибар иттем. Ниндидер эчке моң яшерелгән аларда. Ятимлек моңы дип әйтимме, Тукай моңы дип атыйммы... Репертуарыгызда да сагышлы җырлар өстенлек итә. Күрәсең, алар һәммәсе дә биографиягез белән бәйледер инде...
– Шагыйрь Нияз Акмал шигыренә Фәрит Хатыйпов көй иҗат иткән җы­рымда шундый юллар бар:
Күзләремнең төсе үзгәрмәде,
Сагыш кына басты күзләрне.

Менә бу җырны моңлы итеп җырлыйм әле дип, махсус моңлы башкарып булмый. Моң күңелгә, үткән­нәремә яшерелгән. Балачакның бәхетле һәм бәхетсез мизгелләре күңелемнән беркайчан да киткәне юк. Бигрәк тә әнкәемнең бик иртә бакыйлыкка китүе, бер-бер артлы ярат­кан абыйларымны, энекәшемне югалту ачысы һаман күңелне әрнетә, җанны ашый. Сигез баладан өчәү генә калдык бит... Сагышларым моңга күчте минем.
Аннары “моң”, “сагыш” дигән төшен­чәләр халкыбызның йөрәгенә кереп урнашкан бит ул. Ә мин – халык улы. Димәк, үземнең эчке халәтемнән чыгып, татарның канлы-зарлы кичереш­ләрен дә җырларымда бирергә тырышам. Моң чыганагы булып, үз биографияң генә түгел, ә халык күңеле дә хезмәт итә булып чыга.
– Алайса, репертуарыгызда сагышлы мәхәббәт турындагы җырларның зур урын тотуын ничек аңлатырсыз?
– Тамашачы мине, беренче чиратта, лирик җырчы буларак кабул итте. Ә лириканы мәхәб­бәттән аерып карап булмый. Мәхәббәт темасы – ул мәңгелек тема. Мәхәббәт утында янмаган бер генә кеше дә юктыр ул дөньяда. Шуңа да сөю хакындагы җырларым, алардагы образлар гади халыкка аңлаешлы һәм якын.
Мәхәббәтнең нәрсә икән­­леген яши-яши аңлый­­сың икән ул. Һәр мизгел­нең кадерен белеп, яшәү­нең мәгънәсен аңлап, мәхәб­бәтне саклап гомер итү – ул зур хезмәт тә, бәхет тә, уңыш та. Авторларым тарафыннан язылган җыр­ларны башкарганда тамашачылар еш кына минем үземне шулардагы образлары белән тиңлиләр икән, бик әйбәт. Тиңләсеннәр! Чөнки мәхәббәт безне яшәтә дә, яшьнәтә дә, юата да, елата да. Яшәсен мәхәббәт!
– Иҗатыгызның башлангыч дәверендә Сезнең тавышыгыз Фидан Гафаров тавышына бик якын иде. Аның репертуарындагы җырларны да күпләп башкардыгыз. Моны нәрсә белән аңла­тыр­сыз? Ул Сезнең кумирыгызмы, әллә табигый тавышыгыз аныкына якынмы?
– Бу хакта бик еш ишетергә туры килә. Без үскәндә Фидан абыйның җырларын тыңлап үстек. Ул башкарган җырлар телебездән төшми иде. Фидан Гафаровның тавышы, моңы, образы шулкадәр күңелгә тирән сеңгән, үзем дә сизмәстән аңа охшатыбрак җырлый башлаганмын. Мин моны кыенсынып түгел, ә горурлык хисе белән әйтәм. Бөек, буй җитмәслек талант иясенең җырларына мөрәҗәгать итү – иҗатына соклану, ихтирам, сөю күрсәткече бу.
Бүген аның белән якыннан очрашып, аралашып тору миңа Фидан Гафаровны зур шәхес буларак та, гади җир кешесе буларак та ачарга мөмкинлек бирде. Мин аңа чиксез хөрмәт белән карыйм. Безгә, җырчыларга, маяк булган андый кабатланмас шәхесләр артык күп түгел – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева гына. Бүгенге эстрадада җырны бөтен эстрада кануннарына профессиональ дәрәҗәдә туры китереп Айдар Галимов башкара.
– Якташларыгыз, танылган җырчылар Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи белән бәйләнеш тотасызмы?
– Бер-беребезгә чәй эчәргә, кунакка йөрешмәсәк тә, күмәк концертларда очрашып, хәл белешеп, аралашып торабыз.
– Композитор һәм җырчы, шагыйрь һәм җыр­чы... Алар бер-берсен ничек таба, аларны нәрсә якынайта?
– Күңел халәте, характерлар якынлыгы берләштерә безне. Минем күңелемә, тормыштагы һәм сәхнәдәге халәтемә Марат Кәбировның шигърияте, Ризван Хәкимовның көйләре бик якын. Без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз, бер рухи ешлыкта яшибез. Үзенә күрә “иҗади өчлек” булып яшибез инде. Шулай ук Зөлфәт, Резеда Вәлиева, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Миңнуллин, Рәис Ханнанов, Илгиз Закиров, Фәрит Хатыйпов, Артур Туктагулов, Зөлфия Хәйретдинова кебек шагыйрь-композиторларның иҗаты минем күңелемә аваздаш. Гомумән, иң тәүдә җырның сүзләренә, эчтәлегенә игътибар итәм. Ул күңел халәтенә туры килсә, димәк, җыр уңышлы килеп чыгачак.
– Иң яраткан җырыгыз нинди соң?
– Барлык җырларымны да яратып башкарам. Яратмаган җырны җырлап булмый ул. Шуңа берсен аерып атасам, башкалары үпкәләр дип куркам.
– Гомерегез гел җырдан гына тормый­дыр... Буш вакытларыгызны ничек үт­кәрә­сез? Яраткан шөгыль – хоббиегыз нинди?
– Җырлардан тыш, минем ике яраткан шөгылем бар. Беренчесе – тарихи романнар уку. Китап калынрак та, искерәк тә булса, минем өчен икеләтә бәхет.
Икенче яраткан шөгылем – автомобильләр. Машина моторы тавышына кушылып җырлап та җибәрсәң, икеләтә күңелле.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Нәфкать. Иҗади уңышлар Сезгә! Тамашаларыгыз күңел­ләргә нур салып, өшегән җан­нарны җылы­тып, киләчәктә дә күңелләргә дәва булып хезмәт итсен!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»