Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Матурлана елдан-ел моңлы-җырлы Яңавыл!

07.10: Матурлана елдан-ел моңлы-җырлы Яңавыл!

Матурлана елдан-ел моңлы-җырлы Яңавыл!Район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов белән әңгәмә.

Башкортстанның төньягында урнашкан Яңавыл районы – республиканың алдынгы, тотрыклы территорияләренең берсе. Биредә уңган, булдыклы, сәләтле кешеләр яши. Район җитәкчесе – Илшат Вазигатов белән әңгәмәбез районның бүгенгесе һәм киләчәге хакында.


— Илшат Әгъзамович, Яңавыл халкы Республика көнен нинди кәеф белән каршылый? Ялгышмасам, сездә бу көнгә яңа балалар бакчасы ачу һәм башка бик күп матур чаралар билгеләнгән?
— Республика көнен матур күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Халык тырыш бездә, эштән куркып тормый, матур яшәргә омтыла. Ә эш­ле кеше, билгеле булуынча, ашлы да була. Балалар бакчасына килгән­дә, чыннан да шәһәрдә 160 урынга исәп­ләнгән балалар бакчасы төзелә, аны тапшыру срогы 31 декабрьдә иде. Әмма заказчыбыз — рес­публика­ның Капиталь төзе­леш идарәсе дә, төзүче компания — “Эстра” җәм­гыяте дә эшне кы­зу тотты, шу­ңа күрә аны озакламый ачу мөмкинлеге туды. Шә­һәрдә шундый ук заманча итеп төзелгән яңа 10нчы балалар бакчасы 2014 елда сафка кергән иде инде.
— Яңа бакчалар төзүгә ихтыяҗ булгач, димәк, районда демографик хәл яхшы дигән сүз?
— Агымдагы елның 8 аенда районда барлыгы 286 бала туды. Узган ел Яңавыл 521 яшь гражданга артты. Районда бакча яшендәге 3894 бала бар, шуларның 70 проценты мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүнең төрле формалары белән тәэмин ител­гән. Яңа бакча ачылу исә районда ике яштән өч яшькә кадәр балаларны тулысынча бакча белән тәэмин итүгә булышлык итәчәк.
— Илшат Әгъзамович, аграрийлар өчен быелгы ел җиңелдән булмады. Нинди уңыш җыеп алуга ирештегез?
— Тәүдә яңгырлары белән куркытса да, августта җылы көннәр игеннең өлге­рүенә булышлык итте. Нәти­җәдә, уңыш начар булмады, безнең хуҗалыклар җәмгы­сы 46500 тонна уңыш җыеп алды, гектар көче уртача 18,1 центнер тәшкил итте. Безнең үзенчәлекле туфрак өчен бу ярыйсы яхшы уңыш.
“Победа” җәмгыяте,
“Ал­ек­сеевский” совхозы бү­лек­­чәсендә исә бу күрсәткеч — 24, А. Вәлиев, А. Фәтхул­лин крестьян-фермер хуҗа­лык­ларында 25 центнерга җитте. Районның барлык хуҗалык­лары да фураж, киләсе ел уңышына орлык белән үзлә­рен тиешле кү­ләмдә тәэмин итте.
— Район терлекчелек тар­магында да елдан-ел югары уңышларга ирешеп килә, фермалар яңа­ра...
— Әйе, бу тармакта эш­ләп килгән республика һәм федераль максатлы прог-рам­маларның ярдәме бик зур.
Бүген районда 15676 баш сыер малы исәпләнә. Моңа өстәп, 19208 баш дуңгыз, 710 ат, 10 937 баш сарык бар. Ел башыннан 3986 тонна ит, 21930 тонна сөт җитешт­ерелгән. Бер сыердан уртача 3366 килограмм сөт савыл­ган, бу исә узган ел күрсәт­кечләреннән күбрәк. “Победа”, “Урада”, “Колхоз “Восток”, “Агро М” җәмгыятьләрендә бу күрсәт­кеч 4 меңгә җитте. Бүгенге көндә тәүлегенә бер сыердан 12,1 килограмм сөт савып алына, тәүлеклек тулай савым — 34,2 тонна. Сөт җитештерүгә зур игътибар бирәбез, чөнки сөт — хуҗа­лык­­ларга тере акча булып көн саен әйләнеп кайта торган товар.
Ит җитештерүгә килгән­дә, дуңгызчылык белән шө­гыль­ләнүче “Мичуринский” җәм­гыя­­­тенең уңышларын аерым билгеләп үтәсе килә: барлык җитештерелгән ит күләменең 2975 тоннасы алар исәбенә туры килә.
Гомумән, терлекчеләр тырышып эшли, әлеге вакытта 2450 баш бозау алынган, малларны ясалма орлыкландыру буенча күләм-ле эш алып барыла. Шулай ук аларның рационына зур игътибар бирелә. Быел мал азыгы хәзерләү экстремаль шартларда үтсә дә, аны җи­тәрлек күләмдә хәстәр-ләдек. Бүгенге көндә 13500 тонна печән, 42000 тонна сенаж, 22000 тонна силос хәзер­ләнгән, бер шартлы баш малга 31,8 центнер дигән сүз. фермалар даими яңарты­лып тора. Хәзер терлек асрау шартлары бөтен­ләй башка. “Колхоз “Восток”, “Победа”, “Дружба”, “Ленин”, “Агро М” хуҗа­лык­лары фермаларда үз көче белән реконструкция үткәрде, корпуслар төзек­лән­дерелде.
— Эш барганы авылларда да яхшы күренә, соң­гы елларда алар тө­зек­­ләнеп, аеруча матурланып китте...
— Әйе, авылларда да уңай үзгәрешләр шактый. Әйтик, соңгы биш ел эчендә район авылларында 1109 гаилә өй туйлаган. Урындагы башлангыч буенча 2016 елда 11 авыл биләмә­се Программада катнашты, проект­лар­ның алтысы юллар төзеклән­дерү белән бәйле иде. Быел исә тәкъ­дим ителгән 17 проект­­ның алтысы сайлап алынды. Балалар бакчалары, мәктәп­ләрне төзекләндерү, балалар өчен уен мәйдан­чык­лары булдырудан тыш, бу Программада катнашуның тагы бер файдасы бар: авыл халкы, үз акчасын чыгарып салгач, төзелгән объектларга да хуҗаларча карый. Шулай ук “Бердәм Русия” партия­сенең “Эшлекле гамәлләр” программасы авылларга бик зур ярдәм булды. Аның буенча 20 объектта 2 миллион 273 мең 700 сумлык эш башкарылачак. Шуның 1 миллион 803 мең 700 сумы — республика бюджетыннан, 451 мең 700 сумы — үзе­бездән.
— Авыллар белән беррәттән, Яңавыл шәһә­ре дә үсә, үзгәрә, бик күп яңа йортлар да калкып чыкты.
— Әйе, халыкның торак мәсәләсен хәл итүгә зур игътибар бүленә. Ел саен шәһәр территориясендә 26 мең квадрат метр йорт төзелә. Соңгы биш елда якынча 15 күпкатлы йорт сафка кертелде. Төрле федераль һәм республика программалары ярдәмендә 491 гаилә торак шартларын яхшыртты, алар арасында 174 ветеран, 35 ятим бала, 181 яшь гаилә һәм бюджет өлкәсендә эшл­әү­челәр бар. Шулай ук 318 күпбалалы һәм инвалид бала тәрбия-ләүче гаиләгә шәхси төзе­леш өчен җир бүлеп бирелде. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерү программасын тормышка ашыру буенча аеруча зур эш алып барыла, 2010 елдан алып 96 иске йорттан 1432 кеше барлык уңайл­ыклары булган 560 яңа йортка күчерелде.
— Илшат Әгъзамович, шәһәр үсешенә эшкуарлар да үз өлешен кертми калмыйдыр, аларның тот­кан урыны нинди?
— Кече һәм урта бизнесны үстерүгә районда зур игътибар бирелә. Моның нәти­җәсе — аларның саны елдан-ел арта бара. Бүген инде алар 1061 җитте. Мал­табар­лар эшчәнле­геннән кергән салымнар гомум салым­нарның 18 процентын тәшкил итә. Соңгы биш елда төрле дәрәҗә бюджетлардан 101 кече эшкуарлык субъекты 27 миллион 789 мең сум финанс ярдәм алды. Шулай ук бик күп фермерлар хөкүмәт ярдәменнән файдаланды.
— Яңа уку елы башында мәгариф өлкәсе алдына зур бурычлар куел­­ды, шуларның берсе — укытуның сыйфатын арттыру, тормышка әзерлек­ле балалар үстерү.
— Районда белем сыйфаты бүген 60,3 процент тәшкил итә, укучылар Бер­дәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырды, 54 укучы мәктәп­не медальгә тәмам­лады. Соңгы өч елда шәһәр һәм авыл мәктәп­ләрендә 28 яшь укытучы эшли башлады, аларга район бюджетыннан 1 179 466,18 сумлык матди ярдәм күрсәтелде. Яңа уку елы башында укытучылар коллективы тагы 7 яшь бел­гечкә артты. Укучылар төр­ле олимпиадаларда катнашып, республика, ил күлә­мендә саллы уңышлар яулый. Укытучылар да калышмый, әйтик, агымдагы елда, “Ел укытучысы” республика бәйгесендә катнашып, Карман мәктәбе­нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Хәлфәтул­лина һәм Яңавыл шәһәре лицееннан информатика укытучысы Александр Бронников үз фәннәре буенча номина­цияләрдә җиңү яулады. Узган ел янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә, террорга каршы чараларга 125 миллион сум акча тотылды. Быел җәй Иске Вәрәш мәктә­бенең спорт залы төзек­ләндерелде. Яңавыл шәһә-ренең 9нчы, 14нче балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Балаларга кит­кән чыгымнар — иң ях­шы инвестиция ул минемчә, барысы да яшь буын белемле, сәләтле, тырыш булып үссен өчен эшләнә.
— Районның мәдәни, спорт тормышы да гөр­ләп тора, яшьләр бүлеге уңыш­лы эшли.
— Әйе, бездә спортка хөрмәт зур, 2013 елда яңа физкультура-спорт комп­лексы сафка керде, аның ачылуы район халкы өчен зур шатлык булды. Анда 10 спорт төре буенча шөгыль­лә­нергә мөмкин, халыкка 6 төр хезмәт күрсәтелә, би­регә көн саен уртача 130 кеше йөри, бу куанычлы. Шулай ук ГТО программасы уңышлы үткә­ре­леп килә, аның да файдасы бик зур, минемчә, яшь буын яшьтән үк сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп ителә. Бик күп спорт төрләре буенча республика, ил күләмендә уңыш казанган спортчыларыбыз бар.
Бездә мәдәни тормыш та гөрләп тора, авылларда клублар эшли. Соңгы 3-4 елда 21 клуб газга тоташтырылды, 11енә капиталь ремонт үткәрелде. Барысы да халык өчен — ул бездә җыр-моңга әвәс. 351 үзеш­чән коллектив эшли. Шулай ук “халык” исемен йөрт­кән ансамбльләребез, театрыбыз да бар. Кыскасы, халык эшләп, җырлап, матур яши бездә!
Башкарасы эшләр, хәл итә­се мәсьәләләр аз түгел. Шул ук начар юллар, эш урыннары аз булу... Без алар өстендә эшлибез, тырышабыз.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Түбәтәй, калфаклар − ...җитәкчеләргә!
Сегодня, 09:41 :: Мәдәният һәм сәнгать
Түбәтәй, калфаклар − ...җитәкчеләргә!
Айдар Галимов - футболчы да!
Сегодня, 09:18 :: Спорт
Айдар Галимов - футболчы да!
Үзәктә - халык мәнфәгате
Сегодня, 09:02 :: Көнүзәк
Үзәктә - халык мәнфәгате
“Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез!”
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез!”
“Искра” яшәү  очкыны тарата
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
“Искра” яшәү очкыны тарата
Сыйфатлы һәм  заманча булачак!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сыйфатлы һәм заманча булачак!
Уфа – Ислам мәркәзе
Сегодня, 00:00 :: Иман
Уфа – Ислам мәркәзе








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»