Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Җаныбыз – үтәкүренмәле...”

“Җаныбыз – үтәкүренмәле...”
12.01.2018 / “Кызыл таң” кунагы

“Җаныбыз – үтәкүренмәле...”Күренекле галим, медицина фәннәре докторы Эрнст Мулдашев белән әңгәмә.

Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәгенең генеральный директоры, медицина фәннәре докторы Эрнст Мулдашев – бөтен дөньяга танылган галим. Ул планетада беренче булып күз трансплантацияләү буенча операция үткәрде. Аны медицинаның яңа юнәлеше – регенератив хирургияне башлап ачучы дип тә саныйлар. Үлгән кешенең тукымаларын куллана торган хирургия... Бу хакта сөйләгәндә, галим үзе дә регенерация барышының ничек килеп чыгуын аңламавын белдерә. Моны аңларга теләп, ул физиклар, молекуляр биологлар белән күп аралаша, дин һәм эзотерика нигезләренә мөрәҗәгать итә. Серле белемнәр эзләп, Һималай, Тибет, Мисыр, Сирия, Ливан, Монголиягә, Пасха утравына фәнни экспедицияләр оештырып тора.

Эрнст Мулдашев әйтүенчә, бу сәяхәтләр нәтиҗәсендә ул кеше энергетикасының медицина проблемасына фәлсәфи яктан төшенә башлаган. Фикерләрен, ачышларын галим үзенең искиткеч китапларына сала бара. Табибның дөньядагы серле күренешләргә дә үз карашы бар. 70 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан гәзит укучыларга аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


– Эрнст Рифгатович, Сез – күз хакында бик күпне белгән кеше. Ә менә халыкта “каты күзле”, “начар күзле кеше” дигән сүзләр бар. Яман күзле кеше буламы?
– Була. Мин моңа ышанам. Мондый сыйфатка үз эченә бикләнгән кешеләр ия. Алар дәшми торган, күп сөйләшмәгән кешеләр. Бу кеше белән сөйләшкәндә син сүзләреңне бушлыкка очыргандай хис итәсең. Ике гади кеше сөйләшкәндә алар арасыннан энергия үтә. Алар бер-берсенең күзләренә карап та күп мәгълүмат ала. Әңгәмәдәшегезнең күзләренә карамыйча сөйләшеп карагыз – сөйләшү килеп чыкмаячак. Күзләре бернәрсә хакында да сөйләмәгән кеше белән аралашканда энергияң югалгандай була. Халыкта бу кешене “каты күзле”, “яман күзле”, диләр.
– Ә кешегә күз тидерергә мөмкин­ме?
– Мөмкин. Күз тию – кара көчләрнең бер күренеше. Алар кешене саклый торган аура бозылган очракта гына йогынты ясый ала. Моны йоглар бик яхшы күрә. Мәсәлән, Тибетта кешенең дүрт тәне булуга ышаналар. Беренче тән – без аңлаган Тыгыз тән. Икенче тән – Су тәне, безнең һәрберебез 90 процентка судан тора. Өченчесе – Эфир тән. Медиклар аны “фантом” диләр. Мәсәлән, кешенең аягын кистеләр, ди, ә булмаган бармак һаман авыртуын дәвам итә. Бу фантом үз тормышы белән яши... Һәм, ниһаять, Ут тәне. Икенче төрле аны Вакыт тәне дияргә дә була. Бу тән – иң мөһиме. Ул вакыт энергиясеннән тора. Гади генә мисал. Бер күзәнәк, әйтик, өч көн яшәргә тиеш. Соңыннан ул үлә. Ләкин үлгәнче ул, бүленеп, үзеннән соң буын калдыра. Ул күзәнәк шулай ук өч көн яши һәм бу дәвам итә. Әгәр күзәнәк озаграк яшәсә, җыерчыклар яисә трофик җәрәхәтләр барлыкка килә. Әгәр күзәнәк тизрәк бүленә башласа, рак барлыкка килә. Уйлап карагыз: организмда бик күп күзәнәкләр һәм молекулалар. Аларның тормышы ниндидер бер көчле организм белән тәртипкә салына. Менә шул Вакыт тәне инде. Әгәр без үзебезнең энергетикага йогынты хакында сөйлибез икән, начар күзләр, күз тидерүчеләр нәкъ ике энергетик тәнгә – Ут һәм Эфир тәннәргә йогынты ясый инде.
– Кешенең җаны хакында. Ул да кешенең күзләренә яшеренгән, диләр. Килешәсезме?
– Җан ул менә монда! (Күкрәгенә, кояш үрелмәсе турысына суга). Тибетча күзаллау буенча ул свастика формасында һәм зур тизлек белән әйләнә. Никадәр тизрәк әйләнгән саен кешенең энергиясе шулкадәр тизрәк бетә. Җанның күзгә күренми торган тамырлары бар. Алар кешенең дүрт тәнен берләштерә дә инде. Ходай өчен безнең җаныбыз үтәкүренмәле. Әгәр кемдер юләрлек белән тагын әллә ничә гомергә җитәрлек акча җыя икән, ул бик ялгыша. Безнең уйлар бары тик кешеләрдән генә яшерелгән....
– Сез күп сәяхәт итәсез. Сезнеңчә, кайсы илләр рухи яктан үсешкән?
– Рухи яктан иң үсешкән ил – Япония. Алар бөтен планетадан алда бара. Искиткеч көчле икътисад булдырганнар һәм шул ук вакытта аларда тамчы да агрессия юк. Икенче урынга Һиндстанны куяр идем. Бу ярлы ил бик зур адымнар белән үсешә бара һәм андагы халык искиткеч шәфкатьле. Бу ике илгә бик сокланам һәм яратам. Американы яратмыйм, ул, бөтен Европа кебек, рухсыз. Андагы кешеләр механизмнарны хәтерләтә. Бервакыт миңа мәгарә эчендә бер йог әйтте: “Русия өстендә алсу төстәге аура күрәм. Сез беркайчан да бизнесменнар була алмаячаксыз. Сезгә икенче бәхет бирелгән – уйлап табарга”.
– Сез сәяхәтләрегездән төрле кичерешләр генә түгел, медицина эшчәнлегегез өчен күп файдалы мәгълүмат та алып кайтасыз, диләр?
– Һималайга экспедицияләр нәти-җәсендә аллоплант препараты эшли башладык, ул бик яхшы дәвалау нәти­җәләре бирә, кешенең су тәнен нормага китерә. Су – тере субстанция һәм бу хакта инде беркем шикләнми диярлек. Безнең биоматериаллар офтальмо­логиядән алып нейрохирургия һәм гинекологиягә кадәр кулланыла. Мин 150 операция ысулы уйлап таптым. Һәм ихластан әйтәм: бик тирән итеп интуи-циягә ышанам. Бер тибет ламасы әйткәнне һич онытмыйм, һәрвакыт күз алдымда: “Интуиция – ышанычның йөз проценты”. Мин ничектер интуицияне тыңлый белергә өйрәндем. Һәм бик авыр операцияләр вакытында да шулай итәм. Иң җитди галимнең дә эчке ачылыш минутларында кулын күкрәгенә куеп, күзләрен күккә күтәреп: “Рәхмәт сиңа, Ходай, барысы өчен дә”, – диюенә тамчы да шикләнмим.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»