Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Рәсүл Госманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе: Авылга “үзгәрешләр җиле” исә

Рәсүл Госманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе: Авылга “үзгәрешләр җиле” исә
25.01.2018 / “Кызыл таң” кунагы

Рәсүл Госманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе: Авылга “үзгәрешләр җиле” исә“Росстат” мәгълүматларына караганда, үткән елның салкын җәе Русиянең авыл хуҗалыгында яңа рекордлы казаныш китерде: ил үз тарихында тулай ашлык җыемын моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә җиткерде. Аграрийлар 134 миллион тонна чамасы ашлык үстереп алды. 2016 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, бу 11 процентка күбрәк. Былтыргы хуҗалык елында илебез 20 миллиард доллар күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлау бурычын куйган булса, аграр культуралар арасында дөнья базарында тәкъдим ителәсе иң күп күләмле продукция бодай булачак. Шул ук вакытта, Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә ашлык бәяләре Яңа елга кадәр түбән булып калды. Гадәттәгечә, аграрийлар сәүдә биржасында хакларның күтәрелүен көтә. Ә үстерелгәнне бүгеннән сатарга кирәк. Аграр хуҗалыклар, нигездә, ел дәвамында җыелган бурычларын көзге уңыштан түләргә гадәтләнгән иде. Аннары, дәүләт ярдәменә дә гел генә өмет итеп булмый.
Ел ахырында ил башлыгы Владимир Путин төбәкләрдә инвестицион сәясәт мәсьәләләренә багышланган Дәүләт Советы утырышында авыл хуҗалыгына ярдәм итүдә ашлык интервенцияләрен генә түгел, ә башка механизмнарны да кулланырга чакырды. Димәк, дәүләт булышлык күрсәткән очракта да авыл хуҗалыгы җитештерүдә яңа механизмнар эзләргә, яңа икътисади алымнар кулланырга өйрәнергә тиеш булачак. Бәлки, аграр җитештерүдә традицион булмаган тармакларны тергезү кирәктер? Һәрхәлдә, әлегә кадәр ашлык җитештерүгә өстенлек бирүче аграр хуҗалыкларның киләчәктә сәүдә базарында бөтенләй югалып калуы да ихтимал.
Башкортстанда аграр сәясәт нинди юнәлештә алып барылырга тиеш? Авыл җитештерүчеләре киләчәктә бер урында таптанмас өчен нинди юлны сайларга тиеш? Әлеге сораулар белән без Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госмановка мөрәҗәгать иттек.


— Соңгы вакытларда ашлык культураларына бәя­ләр кимеде һәм, шул сә­бәпле, аграрийлар ел йомгаклары буенча зур югалту кичерде, дигән фикерләр еш ишетелә, — диде Рәсүл Үзбәк улы. — Бу мәсьәлә җитди өйрәнүне һәм каршылыклы нәтиҗә­ләргә урын калдырмауны таләп итә. Ашлык базарындагы проблема узган елның августында ук мәгълүм иде. Бөртекле культурага бәя­ләрнең “көйсез­ләнә” башлавы 2016 ел уртасында ук баш­ланганы хәтердә. Экс­перт­ларның бүген “чаң сугуы” яңалык түгел. Әлбәт­тә, илдә, Башкортстанда рекордлы уңыш җыеп алынды.
Билгеле, илнең игенле терәкләренең берсе булган Башкортстанда да хуҗа­лык­ларның үстергән ашлыгын сата алмавына республика Хөкүмәте читтән күзәтүче бу­лып кына кала алмады. Ерак һәм якын чит илләр бе­лән хезмәт­тәшлек итү буенча төрле дәрәҗәдәге сөй­ләшүләр алып баруы да шуны күр­сәтә. Беренче чиратта Казах­стан, Иран, Монголия һәм кайбер Африка илләре белән эшлекле очрашулар яхшы нәтиҗә бирде. Базар мөнәсәбәтенең асылы шунда — тәкъдим итәрдәй продукция булганда сатып алучы белән ышанычлы, кыю рәвештә сөйлә­шергә, бәхәс­ләшергә була.
Шунысы да куанычлы: республикада ашлык саклау һәм аны эшкәртү өчен терминаллар төзү мәсьә­ләсе буенча кайбер илләр белән сөй­ләшүләр дәвам итә. Ди­мәк, бу проблема хәл ителсә, уңышны экспортка озату гына түгел, ә эчке базарда реали­за­ция­ләү өчен дә мөм­кинлекләр үсә. Икенче­дән, Башкор­т­станның үзендә дә эчке базарның яхшы үсешкән булуын истән чыгарырга ярамый. Һәм халкы дүрт миллионнан арткан республикада икмәккә, онга, макарон һәм кондитер ризыкларына ихтыяҗның тотрыклы канә­гатьл­әндере­лүендә бу да мөһим роль уйный.
Әйтергә кирәк, респу­б­ликаның Авыл хуҗалыгы министрлыгы төрле кате-
г­о­риягә караучы аграр җи­тештерүчеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү буенча җитди чаралар әзерли. Һәм ул яңалык тиздән мәгъ­лүм булачак.
Шул ук вакытта пробле­маның икенче ягы да бар — алар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачак? Беренче чиратта югары интен­сификациягә нигезләнгән терлекчелек тармагын үс­терү проблемалары ни рәвешле хәл ите­ләчәк? Мин, әлбәттә, республикада ашлыкның их­тыяҗ­дан күбрәк җитеш­тере­лүен күз уңында тотып әйтәм. Уңышны саклау өчен элеватор компанияләре белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәдә, эшлекле урнаштырылуы мөһим.
Узган елның октябрендә Дәүләт җыелышы-Корылтайда агросәнәгать тармагында электрон сәүдәне үстерү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” үткәрелгән иде. Анда башка төбәк­ләрдәге тәҗ­рибәләр дә анализланды. Ачыклануынча, югары уңыш алучы барлык төбәкләрдә дә электрон сәүдәгә өстен­лек бирелгән. Ул бигрәк тә экспортка эшләүдә отышлы. Кызганычка каршы, Башкортстанда электрон сәүдә белән эш итүчеләр бик аз. Ә бит дөньяда инде блокчейн технологиясе күптән үсештә. Товарларны тәкъ­дим итүдә алдынгы башка алымнар да юк түгел. Башкортстанда аларны үстерү өчен мөм­кинлек бар, әмма республика күлә­мендә җәел­дерү өчен “башлангыч” һәм тәҗрибә җи­тешми. Билгеле булуынча, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов парламентка Юлламасында һәр өлкәдә, тармакта һәм, шул исәптән, авыл хуҗа­лыгында алдынгы фәнни казанышларга күбрәк игътибар бирергә, аларны киңрәк кулланырга кирәк­легенә басым ясады. Бу яшьләргә генә түгел, төрле яшьтәге кеше­ләргә дә кагыла.
Аграр тармактагы проблемаларга глобаль дәрә­җәдә карасак, чынлап та, респуб­ли­када авыл хуҗа­лыгын ди­верси­фикацияләү мәсьә­лә­сенә җитди караш таләп ителә. Без һаман да элеккечә фикер йөртәбез, ягъни күбрәк ашлык һәм ит җитештерергә кирәк, дигән максат белән ге­нә эшлибез. Әмма бүген мондый “лозунг” актуаль түгел. Безгә электән сакланып килгән схемалардан арынырга кирәк, ягъни традицион ашлык культуралары белән генә чик­ләнергә ярамый. Уҗым культуралары, арпа, борчак, азык һәм техник куль­тураларның моңа ка­дәр игелгәннәре генә аз. Аграрийлар нәтиҗәлерәк, табышлырак авыл хуҗа­лыгы культуралары үсте­рергә өйрәнергә тиеш. Хә­ер, алар инде беркемгә дә яңалык түгел.
Узган елда, мәсәлән, рапс, җитен, наркотик булмаган киндер яхшы уңыш бирде. Алар — яңа түгел, ә онытылган, керемне күб­рәк бирүче культуралар. Кәрешкә (вика) һәм люпин, ярмалардан борай (полба), тары да югары рентабельле.
Депутат эшчәнлеге буенча еш кына авыл малтабарлары белән очрашырга туры килә. Арада җитеш­терүгә традицион булмаган юнәлешләр буенча эшләү­челәренең зур уңышка ире­шүләрен күреп күңел куана. Күгәрчен районында, мәсә­лән, затлы мехлы җәнлек асраучы эшкуарлар бар, Гафури районында, тәвә кошлары, башка экзотик хайваннар үрчетүче малтабарлар тәҗ­рибәсе мактауга лаек. Анда туристлар еш була. Димәк, өстәмә керем дә арта. Уфа, Туймазы һәм тагын берничә районда йорт куяннары үстерүчеләр байтак. Диетик ит һәм тире чималы аларга яхшы табыш китерә. Тегер­мән төзеп халыкка он тәкъ­дим итүчеләр, балыкчылык белән шөгыль­ләнүче мал-табарларның эшчән­леген дә билгеләргә кирәк. Төрле җиләк-җимеш, бакча агачлары сатучы кеше­ләрнең тәҗ­рибәләрен дә киңрәк таратырга кирәк. Ә бит кайчандыр алар һәммәсе дә авылда ха­лык­ның яшәү чыганагы, тра­дицион шөгыле иде. Бүген аларны аграр хуҗа­лыкларда табыш бирүче тармак буларак оештырырга була.
Минемчә, авыл хуҗа­лыгында басу һәм ферма продукциясе генә өстенлек алырга тиеш түгел. Шул ук ашлык җитештерүгә кабат кайтып, проблеманың асылы нәрсәдә дигән сорау биреп карыйк. Фикерем шундый — ашлык бездә беркайчан да артык булырга тиеш түгел. Башкортстан шартларында үстерелгәне, әл­бәттә, беренче чиратта – фураж, катнашазык. Аны азык рәвешендә терлек­ләргә ашатырга һәм продукция алырга була.
Аннары, балыкчылык тармагына да игътибарны кө­чәйтергә кирәк, дип уйлыйм. Республикада балыкчылык хуҗалыклары саны арта, әлбәттә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге юнәлешне үстерү өчен субсидия күлә­мен дә арттырды. Игътибар итегез: яхшы балыкның бәя-се итнекеннән байтакка югарырак. Ишетеп белүемчә, малтабарлар арасында елга кыс­лалары үстерүче­ләр дә аз түгел. Аларга яр­дәм итәргә һәм тәҗрибә­ләрен таратырга кирәк. Гөмбә үстерү­челәрне дә мактау урынлы. Аларның продукциясе ел дәвамында сәүдә ноктасыннан өзелми. Димәк, ихтыяҗ да бар, керем дә начар түгел. Узган җәй авылда суган һәм сарымсак үстереп сату бе­лән шөгыльләнүче малтабар белән таныштым. Эшеннән бик канәгать иде ул. Иң мө­һиме — алар җитеште­р­­­гәнгә ихтыяҗ кимеми. Ке­ремнең яхшы булуы алар­га җитеш­терү куәт­ләрен үс­терергә, ка­милләш­те­рергә ярдәм итә.
Әлбәттә, җитештерү, сәү­дә итү, логистика проблемалары бүген авылда милек­нең кайсы төре өчен дә үзара кооперацияне оештыруны таләп итә.
— Авылда кооперацияне оештыру буенча ашыгыч рәвештә “юл картасы”н булдыру мөһим. Масштаб бик җитди. Һәр авыл биләмә­сендә кимендә бер-ике кооператив оештырырга омтылырга кирәк. Бу әлегә эшнең башы гына. Республикада 818 авыл биләмәсе бар. Кабатлап әйтәм, аларның һәркайсында кооперативлар булырга тиеш. Шул чагында гына авыл икътисады яңа сулыш алачак, авылда яшәү­челәрнең керемнәре арта башлаячак. Без әлегә башка юлларны күрмибез, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов узган ел ахырында республикада кооперативлар хәрәкәтен үстерү мәсьә­лә­ләренә багышланган киңәш­мәдәге чыгышында.
Чынбарлык шундый: кем финанс мәсьәлә­ләрен хәл итә алмыйча бурычка батып яши һәм табыш алуда яңача алымнар куллануга сәләтсез — иртәме-соңмы, алар сәүдә базарыннан китәргә мәҗбүр булачак. Дәүләт зыянга эш­ләүче аграр хуҗа­лыкларга ярдәм күрсәт­мәячәк.
Әйт­кән­дәй, узган елдагы киңәш­мәләрнең бер­сендә Рөстәм Зәки улы рентабельле эш-ләүче, тотрыклы икътисадлы һәм үз хуҗа­лыгын үстерү мөмкин­легенә ия булучыларга гына ярдәм булачак, дип белдер­гән иде. Һәм бу бик дөрес фикер.
Әлбәттә, заман үз сынауларын куя. Аграр җи­теш­терүнең дә киләчәге күб­рәк ашлык һәм ит җи­теш­терүдә генә түгел, беренче чиратта, ил, республика сәүдә базарындагы ихтыяҗны, сулышны тоеп яши белүдә. Базар­ның таләпләре кырыс һәм усал. Шундый шартларда үзеңне ышанычлы тою өчен җитәк­ченең дә менеджмент, маркетинг эшчәнлеген оештыра белүе мөһим. Узган гасыр ахырында башланган реформалар да бүгенге социаль-сәяси шартларда авыл хуҗалыгында хәзер­дән яңа алымнар кулланырга кирәк­леген дәлил­ләде. Төрле кате­гориядәге аграр пред­прия­тиеләр дә авылны һәм крестьян ихаталарын саклап калу өчен тырыша. Ә бу җи­тәк­ченең заман җилләренең кайсы яктан искәнен дөрес тоя белүенә бик тә бәйле.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»