Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Табигатьне яратырга өйрәник”

“Табигатьне яратырга өйрәник”
01.02.2018 / “Кызыл таң” кунагы

“Табигатьне яратырга өйрәник”Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев белән әңгәмә.

Экология хәвефсезлеге дөнья күләмендәге глобаль проблема булып тора. Җәмгыятьтә әйләнә-тирә мохит сафлыгы белән беррәттән, агулы газлар бүлеп чыгаручы сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеген туктату таләпләре дә еш яңгырый. Елга-күлләрнең пычрануы, җирләребезнең деградацияләнүе, яшеллек дөньясы, сулаган һава саф­лыгы мәсьәләләре алга киткән илләрдә дәүләт дәрәҗәсенә куелган. Бу мәсьәләдә Русиядә дә проблемалар аз түгел. 2016 елгы мәгълүматларга караганда, мәсәлән, русиялеләр ташлаган чүп-чар күләме 70 миллион тоннага якынлашкан. Димәк, бу илдә яшәүче һәркемгә ел дәвамында 450-500 килограмм чүп-чар туры килә дигән сүз. Илдә барлыгы 14 меңнән артыграк чүплек бар. Аларның гомум мәйданы 4 миллион гектарга җитә. Бу — Кипр мәйданыннан 4 тапкырга зуррак. Һәм ул мәйдан ел саен 0,4 гектарга арта бара.
2017 елның Русиядә Экология елы дип игълан ителүе дә очраклы түгел. Чөнки бу өлкәдәге проблемаларны дәүләт күләмендәге чаралар белән ашыгыч хәл итәргә кирәк иде. Экология елы әлеге юнәлештә моңа кадәр күрелмәгән байтак проблемаларны аңларга һәм хәл итәргә этәргеч бирде. Шунысы да куанычлы, Русиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы каршындагы Яшел стандартлар үзәге мәгълүматларыннан күренүенчә, Башкортстан Экология елы йомгалары буенча иң актив эшләгән төбәкләрнең берсе буларак билгеләнгән. Төрле бюджет чыганакларыннан табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру максатында гына 1,5 миллиард сум бүленгән һәм әлеге юнәлештә 5 миллиард сум артык үзләштерелгән. Табигатьне саклау законнары үтәлешен тикшерүдә 3 меңнән артык тәртип бозу очрагы ачыкланган һәм барлыгы 42 миллион сумлык административ штраф салынган.
Әлбәттә, Экология елындагы эшчәнлек штраф салу яки закон бозучыларны ачыклау белән генә чикләнми. Узган елда бу уңайдан республика шәһәрләрендә һәм районнарда зур эшләр башкарылды. Экология хәвефсезлеге һәм табигатьне саклау проблемалары буенча Хөкүмәт дәрәҗәсендә мөһим карарлар кабул ителде һәм тормышка ашырылды.
“Кызыл таң”ның бүгенге кунагы — республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев. Илдар Рим улы белән узган ел башында ук очрашырга сөйләшкән идек һәм ул Экология елы уңаеннан республикада башкарылган эшләр, шулай ук алда торган бурычлар турында гәзит укучыларны шәхсән таныштырырга ышандырган иде.


“Табигатьне яратырга өйрәник”


— Илдар Римович, Экология елында башкарылган чаралардан чыгып, Сез җитәкчелек иткән министрлык эшчәнлеге Русия күлә­мендә яхшы бәя алды. 2017 елда нинди бурычлар куелган иде һәм алар ничек үтәлде?
— Экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре — бер-берсеннән аерылгысыз. 2013 елда үткән Табигатьне саклау елыннан аермалы буларак, узган елда җитештерү һәм куллану калдыклары өлкә­сендә, яңа технологияләргә күчү буенча мөһим закон актлары үз көченә керде, контроль-күзәтү эшчәнле­гендәге реформалар, республикада аеруча сакланучы табигый мәйдан­нарны үстерү буенча җитди эш алып барылды. 2015-17 елларда табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру өчен төрле бюджетлардан финанслау күләменең артуы да Башкортстанда проблемаларны хәл итүдә зур эш алып барылуын дәлилли. 2015 елда, мәсәлән, бу сумма 967,7 миллион сум тәшкил итсә, 2016 елда 1,3 миллиард сумга якынлашты һәм узган елда 1,5 миллиард сумнан артты.
Дәүләтнең экология сәясәте 2016 елда үткәрелгән Дәүләт советында бәян ителгән иде. Игътибар иткән булсагыз, ул “Киләчәк буыннар мән-фәгатендә тотрыклы экологик үсеш” дигән көн тәртибе белән уздырыл­ды. Бу бик мөһим күрсәтмә. Чөнки, икътисадтагы бүгенге ихтыяҗлар бары тик киләсе буыннар мәнфә­гать­ләреннән чыгып кына каралачак. Әлбәттә, бу табигый ресурсларны файдалануда да, аеруча сакланучы табигый территория­ләрне үстерүдә дә һәм табигать һәйкәлләрен саклауда да чагылыш табачак. Минемчә, Экология елында үткән чаралар да, алга куелган бурычлар да әлеге проблема кысаларында башкарылды.
Гомумиләштереп әйткәндә, Башкортстанда Экология елында башкарылган эшләр федераль дәрәҗә­дә яхшы бәя алды. 2017 елның декабрендә тирә-як мохитне саклау буенча V Бөтенрусия съезды кысаларында Башкортстан актив экологик сәясәтне тормышка ашырган өчен зур бүләккә лаек булды. Без бу мәртәбәле бүләкне республикадагы законнар чыгару һәм башкарма власть органнарының берлек­тәге уңышы, муниципалитетлар, предприятие һәм оешмаларның, граждан­нарның уртак җиңүе дип кабул итәбез.
— Җавабыгызны башкарылган мөһим эшләр, саннар белән тулыландырсагыз иде.
— Экология елы кысаларында планга кертелгән 11 меңнән артык чара тормышка ашырылды. Әлбәттә, урыннардагы башлангычлар белән башкарылганын исәпкә алганда, мөгаен, әлеге күрсәткеч тагын да күбрәк булыр иде. Ләкин, бу очракта саннар мөһим түгел. Төрле тематик чараларда катнашучылар саны 4 миллионнан артты. Экология елы уңаеннан чараларда катнашкан предприятиеләр саны ике меңнән узып китте.
Башкортстанда төрле дәрәҗә­ләрдә үткән чараларның һәммәсен дә санап чыгу мөмкин түгел, әлбәттә. Башкалада “Экология. Технология. Яшәеш” дигән халыкара форум оешкан төстә үтте. Республика буенча 10 меңнән артык кеше акциядә катнашып, 110 мең төп төрле агач үсентесе утыртылды.
Экология елының асылы шунда: үткәрелгән чаралар экоактивистларны гына түгел, җәмгыятьтә төрле караш-фикерле кешеләрне бер максатка берләштерде. Кешеләр табигать, әйләнә-тирәлек проблемаларын аңларга гына түгел, ә аларны булдырмаска да өйрәнде.
— Илдар Римович, Сез Экология елы байтак проблемаларны ачыкларга һәм аларны хәл итәргә этәргеч бирде, дип әйттегез. Бу очракта сез зур шәһәрләрдәге атмосфера сафлыгы, чүплекләр проблемасын күз уңында тотасыздыр? Бюджеттан бирелгән миллиардлар тәгаен нинди мәсьә­ләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде?
— Уфада атмосфера һавасы чис­та түгел, дип төрле имеш-мимешләр әледән-әле ишетелеп ала. Әйдәгез, сулаган һаваның ни сәбәпле пычрануы хакында сөйләшик. Аннары әлеге мәсьәлә буенча нинди чаралар тормышка ашырылуы белән таныштырырмын.
Соңгы биш елда республика буенча атмосферага зарарлы матдәләр чыгарылуы 300 мең тоннага кимегән. Бу мәгълүматны “иң усал” экологлар да кире кага алмый. Әйтергә кирәк, “Башкортстан Республикасының экологиясе һәм табигый ресурслар” дәүләт программасы эре сәнәгать предприя­тиеләренең атмосферага агулы газлар бүлеп чыгаруны киметү юлларын бәян итә. Әлеге документ нәтиҗәле эшли. Проблеманың икен­че ягы — һаваны шәһәр эчен­дәге транспорт зарарлый. Узган ел дәвамында башкалада гына автотранспорт саны 24 мең берәм­леккә артты.
Республикада Социаль максатлы программалар фонды исәбенә Уфада атмосфера пычрануын контроль­дә тотучы автоматик станция төзү мәсьәләсе дә тиздән хәл ителәчәк. Станция “Сипайлово” бистәсендә Кашкадан паркы территориясендә урнаштырылачак һәм башкаланың әлеге төбәген генә түгел, ә шәһәрнең төньяк-көнчыгышында урнашкан завод-фабрикалар “сулышы”н конт-роль­дә тотачак. Югарыда телгә алынган миллиард сумнар билгеле, әлеге максатлар өчен генә тотынылмады.

“Табигатьне яратырга өйрәник”


— Илдар Римович, очрашуда республика күләмендә чүплекләр­дә тәртип кайчан булдырылачак, дигән сорауны әңгәмә башында ук бирергә уйлаган идем. Калдыкларны сортларга аерып җыю, аларны эшкәртү мәсьәләсе дә күптәннән өлгергән проблема. Федераль ведомство башлыгы Сергей Донской узган ел чүп-чарны сортларга аерып эшкәртүче цех-заводлар төзү өчен ил күләмендә 150 миллиард сум инвестиция кирәк дип әйткән иде.
— Бу сорауга җавапны да тәгаен саннар аша бирергә кирәктер. Соңгы өч елда республикада чүп-чар, төрле калдыклар күләме ике тапкыр кимеде һәм 21 миллион тонна тәшкил итте. Бу бездә файдалы казылма байлыклар эшкәртү кимү белән дә аңлаты­ла. Тау тимер рудасы сәнәгате калдыклары, мәсәлән, республикада тупланган гомум чүп-чар калдыкла-ры­ның 85 процент алып тора иде. Республикада ел саен уртача 1,5 миллион тонна күләмендә каты сәнәгать калдыклары барлыкка килә. Әлегә кадәр эшләгән 48 полигон ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Алар нибары 2 миллион кубометр калдыкны гына кабул итәргә сәләтле, калган 10 миллион кубометры чүп­лек­ләргә ташлана. Соңгы мәгълү­матлар буенча, республикада әлеге вакытта каты көнкүреш калдыгы түгелгән 2846 чүплек бар. Алар әлегә закон таләпләреннән ерак тора. 380е исә файдаланудан чыгарылган.
Сез телгә алган чүп-чарны сортларга аеру линиясен төзү буенча эш дәвам итә. Бүген шундый 12 ли­ния эшли. Экология елында Хөкүмәт ярдәме белән башкала читендәге чүплекләрне тәртипкә китерү эше дәвам итте. Ничек кенә булмасын, Экология елында башкарылган эшләр байтак еллар дәвамында хәл итүне көткән проектларга игътибар бирергә мәҗбүр итте. Кызганычка каршы, кешеләр­нең теге-яки бу проб­леманы күтәрүе, зарлануы гына җитми. Җитешсезлекләр еш кына кеше факторына да бәйле. Узган елда, мәсәлән, дәүләт тарафыннан экология күзәтүе чаралары кысаларында, министрлык рөхсәтсез чүп түгелгән 600 мәйдан булуын ачыклады. Әлеге фактлар буенча гомум суммасы 2,1 миллион сумлык 381 административ штраф салынды.
Әйтергә кирәк, чүп-чардан икенчел ресурс алу мәсьәләсе дә уңай хәл ителәчәк. Бюджет исәбенә 47 полигон төзелде һәм 33е дәүләт реестрына кертелде. Сәнәгать калдыкларын эшкәртүдә бизнес активлыгы көчәя. 150дән артык малтабар шушы юнә­лештә кызыксынуын күрсәтте. Беренче чиратта башкала читендәге полигоннар яңача шартларда эшләр­гә яраклаша. Мисал өчен, соңгы елларда бизнес исәбенә республика буенча чүп-чарны сортларга аеручы 10 комплекс сафка басты. 2012 елда андый предприятиеләр саны икәү генә иде, хәзер 12гә җитте.
— Илдар Римович, Экология елы йомгаклары турында сүз алып барганда, күпме кешенең закон бозуы, кайсы предприя­тие­ләрнең атмосфера һавасын зарарлавын телгә алып, вазыйфа биләүчеләрнең йөзләрен кызартмыйк. Әлбәттә, проблемалар бар. Табигатьтән файдалану, казылма байлыклар белән эш итү, су хуҗа­лыгындагы уңай яңалыклар турында матбугат басмаларында әледән-әле язмалар дөнья күреп тора.
— Мин Сезнең белән тулысынча килешәм һәм әңгәмәдә министр­лык­ның күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырып бетереп тә булмый. Шул ук вакытта, Экология елында байтак проблемаларны төрле дәрәҗәдәге власть органнарына җиткерә алдык. Алар безнең тәкъдим-фикерләрне ишетте. Хөкүмәт утырышында ел дәвамында чыгыш ясавыбыз да, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары каршында закон үтәлеше буенча отчет тотуыбыз — һәммәсе дә кискен проблеманы уртага салып тикшерергә, хәл итәргә мөмкинлек бирде. Экология елы, минемчә, киләсе унъеллыклар өчен бүгеннән башкарылырга тиешле эшләрне ачып салды.
— Экология дигәндә, беренче чиратта, саф һава, чиста эчәр су һәм таза табигать күз алдына килә. Һәм бүгенге әңгәмәне дә куанычлы һәм бер үк вакытта горурлык уятучы яңалыкка бәйле фикерләрегез белән тәмамлыйсы килә. Республикада урнашкан табигый парклар яңа статус алырга тиеш, дигән хәбәр мөгаен, Экология елындагы иң зур вакыйга­ларның берсе буларак та тарихта калыр. Узган елның октябрендә Казанда үткән Бөтенрусия киңәшмә­сендә Русия мәдәният министры Владимир Мединский, Башкорт­станның өч районында урнашкан “Башкортстан Уралы” биосфера резерваты, алдагы 7-8 елда ЮНЕСКО­ның Бөтендөнья мирасы объекты статусын алырга мөмкин, дип белдергән иде.
— Бик дөрес әйттегез. Экология елы чаралары озак еллар дәвам итәргә тиеш. Гомумән, Экология елы республикада аеруча сакланучы табигый территорияләрне киләчәктә дә үстерүне күз уңында тота. Табигый байлык булу белән беррәттән, алар туризмны үстерүгә булышлык итәчәк. Салават районында “Янган-тау” геопаркын булдыруны да ЮНЕСКО үз канаты астына алды. Әлегә “геопарк” төшенчәсе дә, андый юнәлеш тә Русиядә юк. Һәм ул статусны алуга дәгъва итеп, документлар Парижга озатылды. “Башкортстан Уралы” турында сүз барганда шуны билге­ләргә кирәк, ул “Шүлгәнташ” тыюлыгын, “Башкортостан” милли паркын һәм “Морадым мәгарәсе” табигый паркын берләштерә. “Алтын чолык” һәм “Ык” зоологик заказниклары да аңа кушылган. Аларның гомум мәй­даны 346 мең гектарга җитә. Матбугатта Башкортстан заявкасын Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавровның хуплавы турында да хә­бәр булды. Геопаркларның киләчәге зур. Дөньяның 24 илендә 80гә якын геопарк бар. Экология елында Башкортстанда геопарклар булдыру мәсьәләсен Хөкүмәт дәрәҗәсендә карауны зур вакыйга дип кабул итәм мин. Башкортстанның табигате, миллионнарча еллар дәвамында формалашкан “яшеллек дөньясы” дөнья күләмендә танылырга хокуклы.
Сүземне йомгаклап, “Кызыл таң” гәзитенең күптәнге укучысы буларак та, әйтергә теләгән фикерем шул: яше-карты өчен дә, балалар күңе­ленә дә хуш килгән язмалар белән җәлеп итәсез. Гәзитнең башкалардан аерылып торган үз йөзе бар. Проблемалар җитди һәм төпле. Журна­листларның принципиаль булуы ошый.
Республиканың иң абруйлы һәм өлкән яшьтәге басмасы “Кызыл таң” коллективын якынлашып килгән бер гасырлык юбилее белән котлыйм. Барыгызга да иҗади уңышлар һәм җан сәламәтлеге телим.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»