Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Академия яңарыш һәм җанланыш кичерә!”

“Академия яңарыш һәм җанланыш кичерә!”
08.02.2018 / “Кызыл таң” кунагы

“Академия яңарыш һәм җанланыш кичерә!”8 февраль – Русия фәне көне

Педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов белән әңгәмә.


– Әлфис Суфиянович! Башкортстан Фәннәр академиясен тулы хокук белән илдә 1985-91 елларда барган үзгәртеп кору процесслары җимеше итеп карарга мөм­киндер. Гыйльми оешманың утыз елга якын гомер эчендә ирешелгән казанышлары да шактый. Сезнең карашка, аларның иң әһәмиятлеләре кайсылары? Һөнәри бәйрә­мегезне нинди кәеф белән каршылыйсыз?
– Әйе, Башкортстан Фәннәр академиясе – 90нчы еллар башында, ил өчен шактый авыр шартларда төбәкләр арасында иң беренче булып барлыкка килгән гыйльми оешма. Башкортстанда академия оештырылгач, ул вакытта барган таркалу процессларына киртә куелды дип әйтергә кирәк. Бу үзгәрешләр, беренче чиратта, фәнни учреж­дениеләрдә һәм югары уку йортларында эшләгән галимнәр язмышына турыдан-туры кагылды. Шул елларда тикше­ренүләрне, тәҗ­рибәләрне финанслау тукталды, хезмәт хакын түләү зур проблемага әверелде, галимнәребез, туган якларны ташлап, үзәккә, чит илләргә китә башлады. Менә шушы шартларда Башкортстан Фәннәр академиясе төзелү бик файдалы күренеш булды. Һәм безнең оешмабыз әлегә кадәр гыйльми даирәләрне берләштерү вазыйфасын үтәп килә.
Казанышларга килгәндә, алар шактый. Медицина, генетика, авыл хуҗалыгы, төгәл һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендә зур тикше­ренүләр алып барыла. Бүген безнең иң мөһим бурычыбыз – шушы тикшеренүләрнең нәтиҗәсен республиканың сәяси, икътисади торышын яхшыртуга, республиканы яңадан-яңа икътисади биеклек­ләргә күтәрүгә юнәлтелгән. Менә шундый хәстәрлекләр белән яши безнең галимнәр.
– Соңгы елларда Русия һәм Башкортстан җитәк­челеге тарафыннан фәнни даирәләр алдына икътисади өлкә белән тыгыз хезмәт­тәшлек итү, инновацияле алымнар булдыру бурычы куелды. Бу өлкәдә Башкортстан Фәннәр академиясе нинди эш башкара?
– Бу, чынлап та, шулай. Фәнни хезмәте­безнең нәтиҗәләре төбәк­не, илне, бөтен дөньяны, кешелекне алга алып бару максатына юнәлтелгән. Бу фәннең барлык өлкәләренә дә кагыла. Шуңа күрә дә без, заман таләпләрен аңлап, хезмәтебезне бүгенге көн ихтыяҗ­ларына тәңгәлләштереп эшләргә тырышабыз. Тик­шеренү­ләр­не планлаштырудан башлап, аларны азагына кадәр үтәп чыкканчы уртак максатка хезмәт итәбез – бу җитештерүне оптималь­ләштерү, аны яңа технологияләр белән тәэмин итүне, баетуны күз уңында тота.
Бу уңайдан шуны да әйтер идем. Былтыр без “Башкорт­станның технологик башлангычы” дип аталган күләмле программа кабул иттек. Ул – югарыда аталган максатларны тормышка ашыруда фәннең фундаменталь, гамәли юнәлешлә­рен производство белән бәйләүче, шул процессның юлларын күрсәтүче программа. Ә монысы инде фән үсеше өчен аеруча катлаулы өлкә. Өстәп, шуны да билгелик: программа, үз эченә республика икътисады өчен бүген мөһим юнәлешләрне генә алып калмыйча, киләчәктә актуальләшә­чәк өлкәләрне дә алдан күзалларга тиеш.
Республикада фән үсешендә барган яңарышны исбатлаучы тагын да бер дәлил китереп үтим. Берничә ел элек тикшеренүләр галимнәр үзләре тәкъдим иткән юнәлешләр буенча гына башкарыла иде. Ә бүген инде без һәр елга тәгаенләнгән планнарыбызны “Фәнни тикшеренүләрнең өстен­лекле юнәлешләре” программасына ярашлы рәвештә алып барабыз. Бу программага заказларны төрле министрлыклар, ведомстволар бирә, алар үзләре өчен аеруча актуаль проблемаларны хәл итү юлларын табуны сорый.
Тагын бер яңалык турында әйтми мөмкин түгел. Башкортстан Фәннәр академиясе аша федераль үзәктән килгән грант программалары да үтә. Республика Хөкүмәте грант откан оешмалар белән төрле килешүләр төзеде, шуңа күрә дә тикшеренүләр төбәк өчен актуаль һәм кирәкле булган темаларны үз эченә ала. Бу хәл дә гыйльми эшчәнлекне республика ихтыяҗ­ларына якынайта һәм республиканың үсешен тәэмин итә.
– Узган елда республикабызда Башкортстан Фәннәр академиясе составындагы Стратегик тикшеренүләр институты тарафыннан төзел­гән “Башкортстан Республи­касының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе” кабул ителде. Анда куелган максат-бурычларны гамәлгә ашыруга Фәннәр академиясе нинди өлеш кертә?
– Әлеге Стратегия – ул безнең галимнәр тарафыннан төзелгән документ. Ул – республиканың соңгы еллардагы үсешен, аның мөмкинлекләрен анализлап, төбәкләр алдында нинди үсеш баскычлары торуын һәм шуларга күтәрелү стратегиясен билгеләүче җитди план. Билгеле, әлеге баскычларга ирешү һәр икътисади адымны фәнни яктан нигезләгәндә, көчәйткәндә генә мөмкин. Шуңа күрә дә Стратегиядә билгеләнгән бөтен максат-бурычлар, юнәлеш­ләр дә безнең галимнәрнең эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Шунысы игътибарга лаек: анда без, производствоны күтәрү юлларын гына билгеләп калмыйча, аны бүгенге көн таләпләренә яраклаштыру юлларын да күрсәтәбез.
– Әлеге көндә нинди проектлар буенча эш алып барасыз? Башкортстан Фәннәр академиясе алдында торган көнүзәк бурычлар белән уртаклашсагыз иде.
– Проектлар күп. Авыл хуҗа­лыгы тармагында җирнең уңды­рышлылыгын күтәрүгә кагылышлы проектлар бар һәм без бу тәҗри­бәне тарату өлкәсендә тикше­ренүләр алып барабыз. Безнең галимнәр тәкъдим иткән техноло­гияләр бик өметле, алар бездәге катлаулы табигый шартларда да моңа тиклем күрелмәгән уңыш алырга мөмкинлек бирә (академик Х. М. Сафин төркеме). Монда инде академия составындагы үсемлек­ләрнең үсешендә стимуляторлар куллану һәм гербицидлар чыгару фәнни-тикшеренү институтының роле зур (А. М. Колбин).
Медицина өлкәсендәге проектлар да өметле. Алар, күп клиникаларда кулланылыш табып, авыруларны дәвалауның яңа ысулларын тәкъдим итә (академик В. М. Тимербулатов, мөхбир-әгъза­лар Ш. Х. Ганцев, В. В. Плечев). Ә инде Күз авыруларын дәвалау фәнни-тикшеренү институтының даны Русиягә генә түгел, бөтен дөньяга таралды (мөхбир-әгъза М. М. Бикбов коллективы). Безнең гене­тикларның уңышлары да киң билгеле: бүгенге генетик диагностика табибларга ярдәм итеп кенә калмый, күп авыруларның сәбәбен, табигатен дә күрсәтә (академик Э. К. Хөснетдинова төркеме).
Техник өлкәләрдә эшләүче бүлекнең заводлар белән хезмәт­тәшлек нәтиҗәләре дә игътибарга лаек (мөхбир-әгъза В. С. Жернаков төркеме). Иҗтимагый фәннәр дә алга бара. Монда инде безнең академия әгъзалары Ф. С. Сәетов, М. Н. Исәнбаев һәм башкаларны атап үтү кирәктер. Химия производствосы өлкә­сендәге галимнәр дә бик уңышлы эшләп килә (академиклар У. Б. Имашев, Ә. Г. Мостафин, Р. В. Кунакова, мөхбир-әгъзалар В. А. Докичев, В. В. Зорин).
Гомумиләштереп әйткәндә, соңгы елларда академия тормышында җанланыш сизелә, һәм бу хәл барыбызны да шатландыра.
– Башкортстан Фәннәр академиясенең матди хәле ничегрәк?
– Шунысы шатлыклы: академияне финанслау буенча проблемалар юк, республика Башлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте бу мәсьәләне һәрвакыт күз уңында тота. Хезмәтебезгә яшьләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз. Фәнни-тикшеренү институтларының үсеше безнең киләчәкне тәэмин итүче фактор булуы көн кебек ачык.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Тынгысыз эшегездә уңыш­лар юлдаш булсын! Бәйрә­мегез белән!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»