Кешелекле остазым
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кешелекле остазым

05.04: Кешелекле остазым

Кешелекле  остазым“Кызыл таң”да эшли башлавымның тәүге көннәреннән үк Мазһар абый Гыймадиевка еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бәхеткә, ул бик кешелекле, ярдәмчел, тирән мәгълүматлы икән. Минем өчен четерекле тоелган мәсьәлә килеп туган саен аңа керә идем. Институтта укып, практика үтеп йөргән чагымнан ук мине үз кул астына алды, эшемне күзәтеп барды.

Бервакыт шулай, республика авыл эшчәннәре киңәшмәсенә барып, мәкалә язарга кушты. Киңәш­мә филармониянең концерт залында булачак икән. Сабакташым Рәхимә белән кушылган йомышны үтәргә дип шунда ашыктык. Бәй, анда керү өчен чакыру билеты кирәк икән, ә бездә ул юк. Эш белән мәшгуль булып, Мазһар абый аны бирергә онытканмы, әллә безне сынап карарга булганмы? Нишләргә? Безгә бит киңәшмәгә эләгергә кирәк. Тәвәккәлләп, Аллаһка тапшырып (мин бәләкәйдән үк Аллаһка ышандым), билет­ларны тикшереп үткәрүче апа янына барып бас­тык.
— Без “Кызыл таң” гәзитеннән киңәшмә турында мәкалә язарга килдек, чакыру билетын алырга онытканбыз, — дидек.
— Шулаймы? Алай булса, керегез!
Икенче көнне мәкаләне язып алып баргач, Мазһар абый безгә сөзеп карап торды да көлемсерәп әйтте:
— Мин сезгә билет бирмәгән идем, ничек керә алдыгыз?
Ничек булганлыгын Рәхимә әйтеп бирде.
— Тапкыр кызлар икәнсез. Әфарин!
— Зур килеп чыкты бит әле, күбрәк язганбыз, ахры, — дидем мин, уңайсызланып кына.
— Зарар юк, гонорары студентларга ярап куя ул.
Мәкаләне шунда ук, төзәтүләр керткәләп, укып та чыкты.
— Әйбәт материал алып кайткансыз. Кем язды?
— Фәридә язды, мин әйткәләп тордым, кул куйдым, — диде ахирәтем.
— Шушы көннәрдә басарбыз, — дип алып калды Мазһар абый язмабызны. Ул җаваплы секретарь булып эшли иде. Соңрак ул мине гәзиткә күзәтү язарга да өйрәтте.
Киров районы судына мине халык утырышчысы итеп тәгаенләгәннәр иде. Судның бер утырышында типография хезмәтенә бәйле эш каралды. Ул чакта мин анда кулланылучы шрифтларның ничек аталышын белми идем. Моны ничек ачык­­ларга икән дип, судья да аптырап калды. Ярдәм сорап, мин Мазһар абыйга шалтыраттым. Ул цицеро, боргес, петит, нонпарельләрнең кайсысы нинди материалларны җыйганда кулланылуын һич иренмичә, җентекләп аңлатып бирде. Шуны ачыклавыбыз нәтиҗәсендә дөрес суд карары чыгаруга ирешелде. Судья моның өчен миннән Мазһар абыйга рәхмәтен тапшыруны сорады.
Мазһар Гыймадиев 1921 елда Кырмыскалы районының Кабак авылында туган. Әтисе Гыйльметдин, заманының алдынгы карашлы кешесе булып, балаларының гыйлем үзләштерүен теләгән. Шулай итеп, Мазһар Уфа полиграфия училищесына укырга кергән. Анда наборчы һөнә­ре алып, туган районына эшкә кайткан. Озакламый аңа район гәзитенең җаваплы секретаре вазыйфасын йөк­ләт­кәннәр. 1940 елда ул ар­миягә алынып, Ерак Кө­н­чы­гышта ил са­гын­да торган. 1945 елда Япо­ниягә каршы сугыш хә­рә­кәт­ләрен­дә катнашып, исән-имин кайткач, “Колхоз юлы” гә­зите мөхәр­рире итеп тәгаенләнгән. Илленче еллар башында партия мәктәбендә укып чыккач, “Кызыл таң” гәзитенә авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе итеп эшкә алынган, тиздән аның мөдире дә булган. Кайда өзеклек — аны шунда билгеләгәннәр. Кайда да үзен тырыш, намуслы хезмәткәр, булдыклы җитәкче, оста оештыручы итеп таныткан.
“Кызыл таң”ның сәнәгать һәм транспорт бүлегендә мин Мазһар Гыйльметдин улы җитәкчелегендә эшләдем. Аңардан гәзит эшенә генә түгел, кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә булырга да өйрәнергә була иде. Телефон трубкасын алгач, кайберәүләр: “Ни йомыш?”, “Нәрсә кирәк?”, “Тиз генә сөйләгез”, “Вакытым юк”, дип дорфа гына сөйләшә. Мазһар абый авызыннан андый сүзләр һичкайчан ишетелмәде. Басынкы гына, ягымлы итеп тәүдә исәнләшә, хәл-әхвәлен, сәламәтлеген сораша, шуннан гына эшлекле темага күчә: кешене игътибар белән тыңлый, хәле­нә керә, яхшылап аңлата, киңәш бирә. Тыңлап торуы күңелле!
Аның мондый күркәм сыйфатлары гәзитнең җаваплы секретаре вазыйфасында аеруча ачык чагылды. 1968 елда аңа “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә. Шул ук елда республика гәзит-журналлары нәшрияты директоры итеп билгеләнә. Ул җитәкчелек иткәндә редакция-нәшрият комплексы төзелә, цехларга яңа технологияле җиһазлар кайтарыла.
Мазһар абыйның хәләл җефете Хәят апа да бик акыллы, сабыр, тырыш кеше иде. Алар тату яшәде, дүрт ул үстерделәр.
Остазым нәшрият директоры булып эшләгән чагында да миңа аның белән аралашырга туры килде. “Бу эштән бик арыдым инде, — дип зар­ланган чагы да булды. — Без монда коллективта бер төрле план корабыз, өлкә комитетыннан икенче төрлене таләп итәләр. Ни эшләргә дә белеп булмый, хет уртага ярыл инде...”
Озак еллар буе гел җаваплы эшләр башкару, катлаулы мәсьәләләр хәл итү, кызганычка каршы, эзсез үтмәде. 1981 елда пенсиягә чыкканда ул каты авыру иде, озак та тормыйча вафат булды. “Кызыл таң”ның да, гәзит-журналлар нәшрияты­ның да өлкән буын вәкилләре Мазһар Гыйльмет­дин улын кешелекле, кечелекле зат итеп хәтер­лиләр.

Фәридә Сәйфуллина,
“Кызыл таң”ның элекке әдәби хезмәткәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»