Иҗатыбыз синдә бөреләнде
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иҗатыбыз синдә бөреләнде

05.04: Иҗатыбыз синдә бөреләнде

Иҗатыбыз  синдә бөреләндеҮсмер чакта альбомга ябыштырылган өйрәнчек язмаларымны карап утырам. Вакыт үтү белән саргая башлаган бу язмалар аеруча кадерле миңа. Алар бик күп серләрне, хатирәләрне, олы әдипләрнең хәстәрлекле киңәшләрен саклый.

Менә катлаулы утыз сигезенче елның апрелендә “Коммуна” гәзитендә басылып чыккан “Тукай” дигән тәүге шигырьләремнең берсе. Бөек татар шагыйренең якты дөнья­дан китүенә чирек гасыр тулу уңае белән язылган иде ул. Бүгенгедәй хәтеремдә, Уфа­ның Володарский урамындагы Матбугат йортының өченче катына күтәрелдем. Коридорда Тимер Алюк абый елмаеп тора. Ул: “Котып” дигән шигыреңне секретариатка тапшырдым, озакламый чыгар”, – дип хәбәр салды. “Ул басылып чыкты бит, абый”, – дигәч, “Әй, шулай бит әле, – диде. – Көнүзәк темага язылган әйберләр чират көтми ул. Әле нәрсәләр китер­дең?” – дип кызыксынды. Мин аңа Тукай турындагы шигыремне тәкъ­дим иттем. Тимер абый: “Тукай турында шигырьләр ки-рәк, – диде. – Әдәбият бүле­гендә хәзер яңа иптәш эшли, ул Мәскәү­дән, “Эшче” гәзитен-нән килгән шагыйрь Мансур Крымов. Тиз генә укытып ал”.
Әдәбият бүлегендә урта яшьләрдәге абый каршы алды. Өстәлендә “Мансур Крымов. Сайланма әсәрләр” дип язылган зур гына китап ята иде. Ул, кем икәнемне дә сорап тормыйча, язмамны укый башлады. Соңыннан: “Шигырең ошады. Шимбә көнне Тукайга багышлап тоташ бер бит бирәбез, шунда укырсың”, – дип өметлән­дерде. Менә шул көннән мин Мансур абый белән якыннан аралаша башладым. Соңрак ул миңа теге китабын бүләк итте. Ул әле дә минем китап киш­тәмдә саклана.
Ул елларда “Коммуна” гәзите әдәбиятны яратучы бик күпләрнең борын төртер урыны булды. Монда мин күптәнге дустым Тимер Арслан белән дә, Камал Хәбиб, Гали Ибра-һимов, Әхмәт Шакири кебек яшь талантлар белән дә аз очрашмадым.
Сугыштан соң “Коммуна”-ның эстафетасы яңа оештырылган “Кызыл таң” гәзитенә күчте. Ут-суларны кичеп җиңү яулап кайткан минем буындашлар элекке кебек үк үз гәзитен сердәш тә, киңәшче дә итте, анда үзләренең тыныч чорда язган хикәя-шигырь­ләрен зур теләк белән бастырдылар.
Илленче еллар башында “Кызыл таң” гәзите урнашкан ике катлы агач йорт­ның ишеген ачып кергәндә кояш чыккан кебек булды миңа. Шул көнне атты да инде минем яңа хезмәт та­ңым. Башта авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче­ләрнең кулъязмаларын эшкәрттем, соңрак секретариатта, икенче төрле әйт­кәндә, гәзитнең штабында эшләдем. Җитәк­чем Фәйзи абый Шаяпов белән бергә хезмәт итүемә мин гомерем буе канәгать­мен. Ул тәҗ­рибәле журналист кына түгел, киң күңелле дус та, авыр чакта киңәшче дә, кирәк икән, ярдәмчел иптәш тә булып, һаман күңелемдә яши. Фәйзи абый кебек уңганнар аз булмады безнең редакциядә. Оста тәрҗемәче Харидә Сәгадиева белән Наилә Мәү­летова да, Сәхи Мусин белән Мөгаллим Бикбаев та, Әхмәт Насыйров белән Кәли Габитов та гәзитне чыгаруга бөтен көчләрен биреп эшлә­деләр.
Редакциягә яңа көчләр өстәлә торды. Бу чорда Ә. Атнабаев, Д. Исламов, Ә. Бәйрә­мов, Ә. Мирзаһитов кебек дистәгә якын үзенчәлекле каләм остасы үсеп чыкты. Бу күпкырлы иҗади үсешнең нигезе үзебезнең “Кызыл таң” гәзитендә тамырланганын аңлавы кыен түгел хәзер. Гәзитнең юбилеен билге­ләгән истәлекле көннәрдә безнең дә кечкенә хезмәт өлешебез барлыгын тоеп куанмый мөм­кин түгел.

Якуп Колмый,
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь.
2 март, 1993 ел.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»