Без бергә, без бердәм!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Без бергә, без бердәм!

05.04: Без бергә, без бердәм!

Без бергә, без бердәм!Бер гасырлык басманы нәшер итүдә бүген кемнәр хезмәт сала һәм гәзитнең һәр саны ничек әзерләнә?

Илебез һәм халкыбыз белән бергә утны-суны кичкән, данлы-шанлы елларны үткән, сынауларда чыныккан олпат “Кызыл таң”, 1 мартта 100 яшен тутырып, икенче гасырны ваклый.

100 ел буена халыкка хезмәттә булган басманың буыннан-буынга тапшырылып килгән традицияләрен дәвам итеп, күркәм яңаларын кертә баручы “Кызыл таң” нәшриятында кемнәр эшли соң бүген?


Без бергә, без бердәм!Шуны ачыклау максатында эш сәгате башлану белән үк, иртәнге тугызда Матбугат йор­тының алтынчы катына күтәрелеп, сүзне җи­тәк­чедән башларга ният­ләп, коридор­ның түре­нә, баш мө­хәррир бүл­мәсенә юнәл­дек. Безне секретарь Альбина Мөхәммәдиева каршылады. Биредә әлегә бер генә ел эшләүче бу мөлаем кыз – редак­циянең йөзе дә, тавышы да, чөнки кабул итү бүлмәсенә килгән кунакларны якты йөз белән каршылый, шалтыратучыларга телефоннан ягымлы тавыш белән аңлаешлы һәм тулы җаваплар бирә. Биредә тавык чүпләсә дә бетмәс эшне (кадрлар бүлеге дә, редакциянең почтальоны да ул) Борай кызы БДУда магистратурада укуы белән бергә алып бара.
Без бергә, без бердәм!Менә шул чибәр һәм өлгер Альбина әйтүенчә, иртүк дигәнебез соң булып чыкты, чөнки нәшрият директоры-баш мөхәррир Фаил Фәтхетдиновның кызу эш көне күптән башланган икән. Иртәнге сигездә инде җаваплы сәркәтип Илдар Фазлетдинов, баш мөхәррир урынбасарлары Фәнис Гәрәев белән Резеда Нуртдинова катнашлыгында үткән кече планеркада алдагы көндә укучыга тәкъдим ителәчәк гәзитнең һәр бите (гәзитчеләр телендә ул “полоса” дип атала) тикшерелә, кыскарту, өстәмәләр, үзгәрешләр, фоторәсемнәр турында тәкъдимнәр әйтелеп, яңа сан тулысынча күзаллана.
Көн саен иртәнге тугызда баш мөхәррир бүлмәсендә журналистлар белән үткән планеркада исә халыкка таралган санның уңышлы-уңышсыз яклары тикшерелә. Иҗат коллективының “этлек уйлау сәгатьләре” дә шунда. “Бер баш яхшы, ә берничә баш – тагын да яхшырак” дигәннән чыгып, биредә яңгыраган тәкъдимнәр тулыландырылып, камил­ләштерелеп, гәзит мәкаләсе яисә чара-тантана булып халыкка җиткерелә. Менә шушы планерканың нинди рухта үтүе коллективның эш көненә кәефен билгели дә инде, һәм яңа санны җиренә җиткереп төгәлләү өстендә киеренке эш башлана.
“Кызыл таң”чылар фикеренчә, унбишенче мөхәррир, филология фәннәре кандидаты, Баш­кортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фаил Камил улы Фәтхетдинов – “идеяләр генераторы”. Һәм ул коллективка теге яки бу башлангычны тәкъдим иткәндә эшнең тормышка ашачагына инанган була. Димәк, барысы да мең кат уйланылган, йөрәге аша кичерелгән, күңеленнән үткәрелгән. Шуңа күрә дә баш мөхәррир кузгатып җибәргән механизм – мәкаләләр циклы, гәзит рубрикасы булсынмы, “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты, “Өзелгән гомерләр эзеннән” акциясеме – сәгать кебек эшли, аларның җиренә җиткереләчәгенә, нәтиҗә көтелгәнчә булачагына шик юк. Һәм алар барысы да – бердәнбер, уникаль, “Кызыл таң”ныкы гына!
Баш мөхәррир фикеренчә исә, “Кызыл таң”да иң чибәр кызлар эшли һәм көчле коллектив тупланган. Моның сере – гәзиткә тугрылык, эшеңне яратып башкару. Биредә хезмәт салучыларның уртача эш стажы 20 еллап булуын исәпкә алганда, моның матур сүзләр генә булмавы аңлашыла.
Редакцияне кечкенә бер дәүләткә тиңләсәк, аның башында, һичшиксез, мөхәррир күзаллана, ә менә башкаручы орган – “хөкүмәт”не исә җаваплы сәркәтип Илдар Камил улы Фазлетдинов җитәкли. Аның бүлмәсеннән кеше өзелми, туктаусыз телефон шалтырый. Республика җитәкчелегенең, власть органнарының матбугат хез­мәтләре белән элемтәдә торырга, аларда үтүче төрле чараларны яктырту өчен хәбәрче тәгаенләргә, иң “кайнар” һәм кирәкле яңалык­ларны чыгып килүче санга куярга онытмаска, командировкаларга машиналар билгеләргә, журна­листларның һәм чит автор­ларның мәкаләләрен кабул итәргә кирәк. Шул ук вакытта җаваплы сәркә­типнең төп эше – гәзитнең алдагы санын, ягъни секретариатта туп­ланган журналист материалларыннан, эшкәртелгән хатлардан, мәкаләләрдән, темасы, бизәлеше, башка таләпләргә ярашлы, полосалар формалаштыру, чыгып килүче сан өстендә эшне төгәлләп, аны басмага җибәрү. Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты, 20 елга якын “Кызыл таң”да хезмәт салучы Бәләбәй егете Илдар Фазлетдинов шуларның барысына да һәм “Безнең карашка” рубрикасын алып барырга да, республика буенча командировкаларга чыгып, көнүзәк мәкаләләр язарга да өлгерә.
Җаваплы сәркәтип әзерләгән полосаларны баш мөхәррир урынбасарларына укырга тапшыра. “Кызыл таң” буенча урынбасарлар Фәнис Гәрәев белән Резеда Нуртдинова мәкаләләрне төзәтә, кыскарта, атамасын үзгәртә, өстәмәләр кертүне сорый, хәтта бөтенләй кире кайтара ала. Соңгысы, гадәттә, бик сирәк була. Барысы да гәзит укучыларның зәвык-ихтыяҗларыннан чыгып, алар хакына эшләнә, әлбәттә. Урынбасарларның төп бурычы – фактик, сәяси хаталарга юл куймау, материаллар гәзит полосасына урнаштырылгач, текстларны һәм фоторәсемнәрне тагын бер тапкыр энә күзеннән үткәрү.
БДУның өченче курсыннан соң укуын М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналис­тика факультетында дәвам итеп, аны тәмамлагач, “Кызыл таң”га эшкә чакырып кайтарыл­ган Илеш егете Фәнис Флүн улы Гәрәев басмага өч дистә елга якын гомерен багышлаган. Редакциянең барлык бүлекләрендә диярлек эшләп, егерме елга якын баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара. Соңгы 25 елда барлык дәрәҗәдәге сайлау кампанияләренә кагылышлы бөтен эшчәнлек аның җитәкчелегендә һәм җаваплылыгында үтте. Үткен каләмле журналист, баянчы, җырчы, популяр җырлар авторы Фәнис Гәрәев – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Туймазы район гәзитендә 20 елга якын эшләп, тәҗрибә туплаган Резеда Рәис кызы Нуртдинова “Кызыл таң”га тәрҗемәче буларак чакырыла, биредә 10 ел хезмәт сала. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектын районнарда гамәлгә ашыруга зур көч куя.






Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»

Show Box APK