Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!

13.04: Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!

Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!“Кызыл таң”ның 100 еллыгына багышланган тантаналы кичәдән фоторепортаж.

5 апрель кичендә гәзит хезмәткәрләре, аның ветераннары, авторлары, укучылары, матбугат, әдәбият һәм сәнгать сөючеләр Уфаның Конгресс-холл бинасына җыелдылар. Кичә башланырдан байтак алда фойе тамашачылар белән тулы иде. Очрашулар, сөйләшүләр, хәл белешүләр... Чөнки монда очраклы гына кешеләр килмәгән: күпләр бер-берсен күреп белә, ә кемнәрдер гәзит битләре аша таныш.


“Хөрмәтле дуслар! Сезнең барыгызны да зур юбилей белән кайнар котлыйм! Бу – безнең барыбызның да уртак бәйрәме, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. – Бер гасыр буе бары тик бер юнәлештәге хезмәт белән генә шөгыльләнгән коллективлар тарихта тагын бар микән? Булса да берничә генәдер. Алары да, чорына-дәверенә карап, төрлечәгә үзгәреп беткәндер, оешкан елларындагы максат-омтылышлары инде онытылгандыр. Ә менә “Кызыл таң” гәзите 1918 елдан ук шушы төбәктә яшәгән халыкларны туплап, республиканы сәяси, икътисади, мәдәни яктан ныгытуга һәм үстерүгә күп көч салган һәм сала. Ул шушы төбәктә татар милләтен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә. Шуның өчен дә ул – халык гәзите. Бүген менә бергәләшеп 100 еллык юбилейны билгелибез.
Киләчәктә басма гәзитләрнең язмышы ничек булырын төгәл генә әйтү дә мөмкин түгел. Алар без күнеккән кәгазь рәвешендәме, электрон версиядәме яисә берьюлы шушы ике вари­антында булырмы? Әмма ничек кенә булмасын, “Кызыл таң” редакциясе коллективы сакланыр. Һәм бу коллектив, ХХ гасыр башында өлкән буын каләмдәшләребез нинди идеологик кыйбланы сайлаганнар, шул юлдан тайпылмас. Ә ул кыйбла һәркемгә мәгълүм – Башкортстан халыклары арасындагы татулыкны саклау, халкыңа, милләтеңә армый-талмый хезмәт итү. Борынгы төрки философлар да бит озын гомерлелекнең серен илең, халкың, милләтең мәнфәгатьләрендә хезмәттә булуда күргәннәр. Ә безнең коллектив бу эшкә һәрчак әзерлекле”.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның “Кызыл таң” коллективына котлавын Башлык Хакимиятенең Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе начальнигы Фәнүр Ягафәров укып ишеттерде. “Гәзитнең барлык ветераннары һәм журналистларына югары һөнәри осталык, талант, эшкә иҗади караш, вакыйгаларны объектив яктырту һәм оперативлык өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар һәм тугры укучы­ларыгызның тагын да күбрәк булуын телим!” – дигән сүзләр белән тәмамлана республикабыз җитәкчесе котлавы. Фәнүр Мөхәррәм улы, моннан тыш, иҗади коллективның һәрчак тормышның уртасында кайнап яшәве, куелган бурычларны белеп, аңлап, югары җаваплылык белән башкаруы турында сөйләп, редакциянең верстка инженеры Гөлсинә Мостаевага – Башкортстан Республикасының Мактау грамотасын, баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяховка “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме бирелү турында таныклык тапшырды.
Янә биш “Кызыл таң”чының хезмәтен Дәүләт җыелышы-Корылтай лаеклы бәяләгән. Бүлек мөдирләре Резеда Галикәева һәм Фәнүз Хәбибуллин – Мактау грамоталарын, верстка инженеры Гөлчәчәк Миңнебаева, корректор Илсөяр Вафина һәм фотохәбәрче Динар Кәлимуллин Рәхмәт хатларын парламентның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм территориаль үсеш комитеты рәисе Рузалия Хисмәтуллина кулыннан алдылар. Рузалия Сафиулла кызы, шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның юбиляр коллективка җибәргән тәбрикләү хатының эчтәлеге белән таныштырды.
Болардан тыш, гәзитебезнең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе Айгөл Юлъякшина республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
– “Кызыл таң” коллективы, аның җитәкчелеге матди кыйммәтләргә караганда рухи байлык мөһимрәк икәнлеген яхшы аңлап эшли, – дип башлады чыгышын республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов. – Чыннан да, кешене тәрбияләүдә, аны рухи азык белән тәэмин итүдә, халыкка объектив мәгълүмат бирүдә матбугаттан да камилрәк нәрсә уйлап тапмаган әле кешелек дөньясы. Алда торган икътисади һәм социаль бурычларны хәл итүдә гәзит-журналларның җаваплылыгы кимеми. Басма матбугат чараларында эшләүчеләр лаеклы хезмәт хакы, гонорар белән тәэмин ителсен өчен хәстәрлек күрәбез. “Кызыл таң”чыларның абруе, иҗади уңышлары республикабыз эчендә генә чикләнеп калмый, Татарстандагы конкурсларда да җиңү яулый. Төрле конкурс-проектларда актив катнашып һәм җиңеп, ике автомобиль белән бүләкләнделәр. Безнекеләргә һәрчак киңкүңеллелек күрсәтүләре өчен Казандагы коллегаларга рәхмәт әйтәсем килә. Редакциянең бер машинасы искергәнен беләбез. Ел дәвамында аны яңага алмаштырачакбыз”.

Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!


Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Уфага “Кызыл таң” гәзитенең 100 еллык юбилей тантанасына килгән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова белән очрашты. Алар парламентара хезмәттәшлек, берлектә Дәүләт думасына федераль закон проектлары әзерләү һәм кертү, аларны арытаба үткәрү эшен тикшерделәр.
— Безнең республикалар парламентлары норматив хокукый актлар һәм алар­ның проектлары белән даими алмаша, бу исә безгә төбәкләр дәрәҗәсендәге законнарны камилләштерергә ярдәмләшә, — диде Константин Толкачев. — Без Русия Федера­циясенең Закон чыгаручылар советында берлектә эш алып барабыз, федераль органнарда республикалары­быз­ның мәнфәгать­ләрен яклыйбыз. Үзара мәнфәгатьләргә кагылган мәсьәләләр буенча безнең берлектәге очрашулар, консультацияләр һәм сөйләшүләр еш булып тора, ике парламент комитетлары һәм депутатлары арасында туры элемтәләр урнаштырылган.
Константин Толкачев белән Римма Ратникова законнар чыгару өлкәсендә ге­нә түгел, демография, яшьләр сәясәте, мә­гариф, мәдәни бәйләнешләрне үстерү, халыкның социаль иминлеге өлкәсендәге берлектәге мәсьә­ләләрне дә тикшерделәр.






Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»